16+

Беркем берни дә күтәреп китми... Уйлар... Сез дә калырсыз

Кеше гомере... Кемгәдер шактый озын ул, кемгәдер бик кыска.

Беркем берни дә күтәреп китми... Уйлар... Сез дә калырсыз

Кеше гомере... Кемгәдер шактый озын ул, кемгәдер бик кыска.

Бер-берсенә охшаган бер генә гомер дә, бер генә язмыш та юк бу дөньяда.
Һәркемнең үз йөге үзенә. Бик күп кешедән "Мин күргәнне берәүнең дә күргәне юк” дигәнне ишеткәнегез бардыр. Кәнишне шулай, чөнки син күргәнне башка кеше күрмәгән, ул күргәнне син күрмәгән. 

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дигәннәре хак дөреслек.
Кеше җиргә килә, булдыра алган кадәр дөнья йөген тарта, көченнән килгәнчә мал-мөлкәтен туплый. Һәм еллар буе маңгай тирен түгеп җыйган мал-мөлкәтен калдырып, җир куенына кереп ята. Кемнәрдәндер хисапсыз байлык, алтын сарайлар, ә кемнәндер хәләл көче белән җиткерелгән гап-гади йорт-җир кала.

Рәхәт дөньяда яшибез. Җан түрләрендә утлы күмер көйрәп торса да, һәр догабызны илгә-көнгә тынычлык сорап башлап, тынычлык сорап тәмамласак та, җитешле-бар дөньяда яшибез, җәмәгать. Карале син бу рәхәтлеккә, кибетләр-базарларда, кем әйтмешли, атаң белән анаң гына юк бит хәзер, Аллаһка шөкер. Ул савыт-сабаны әйтәсеңме, элекке әбиләрнең әллә ничә җирдән сылаган сапсыз чокыр-чынаякларына алмашка нинди генә чынаяклар килмәде хәзер. "Муды" дигәне савыт-сабага да килеп җитте.

Бар иде бит заманнар, аш-су итәсе булса, күршеләр буенча савыт-саба җыя идек, хәтта өстәл клеёнкасына кадәр. Ә хәзер һәркемнең шкафында бер туй итәрлек савыт-саба. Аллаһка шөкер, шулай гына була күрсен. Шкафтагы затлы савыт-сабаны көн саен тотмасаң да, кирәк чакта әзер булып торуы әйбәт инде аның.

Тик чынаяк-тәлинкә, төшеп ватылмаса, кеше гомерләрен дә уздырып яши әле ул. Бу керделе-чыктылы, өчле-тугызлы уйлар башларыма тәрәзәдән карап, каршымдагы мәрхүмә әбинең өенә күз салганнан соң туды һәм мин ничә көннәр инде шул уйларны әкрен генә баш шәрифләремдә әйләндерәм әле.
Тәрәзәдән карап, каршыдагы Урал тавы кадәр карның әкрен генә сызып барганын, гомерләрнең узып барганын уйлаганда туган уйлар инде бу.
Каршыдагы ике өй, рәттән ике өй... бөтенесе буш.

Хуҗалары кайтмас җирдә, минем дә алар белән узган күкрәп торган яшь гомерем кайтмас җирләргә язгы гөрләвекләр булып агып киткән.
Акыллы-сабыр, дөньяның агын-карасын, күп күргән күрше әбиләрем.
Сез киттегез, менә сез җыйган әзме-күпме дөнья малыгыз калды.

Каршыдагы әбинең Казандагы кызы кайтып, кош оясыдай гына өен сатты, диван, суыткыч, өстәлләренә дә урын тапты, әнисенең бөтен киемен өй миченә якты, озак якты, әллә ничә көн якты. Элек кенә ул киткәннәрнең кием-салымын авыррак тормышлы кешегә бүләк итеп биргәннәр, узган гасыр ахырында инде беркемдә дә кешедән калган киемгә мохтаҗлык юк иде.

Якты кызы әнисенең киемнәрен, кая куйсын инде ул аны. Аның якканын гаепләмим дә. Әбинең яңа сауган сөт шикелле, яңа яуган кар шикелле миче кара корымга батты. Ничә еллар әбигә гадел хезмәт иткән, бер генә дә төтен кайтармаган миче әбинең пәлтә-курткаларын яндырырга теләмәдеме, нигәдер, төтене күкләр катына түгел, өйгә чыкты. 

Уйларым бу турыда да түгел иде әле, монысы сүз арасында гына.
Әнисенең бөтен әйберен сатып-ягып урнаштырып бетергән кызы әнисеннән калган пыяла варенье-кәнфит савытларына, безнең авылда әйтелгәнчә, касә савытларына урын таба алмады. Яңа хуҗаларга калдырасы килмәдеме, Казан каласындагы фатиры болай да шыплап тулган иде инде, ул аларны бер кайтып алып китү шарты белән күршесенең мунчасына кертеп калдырды. Кайтмады ул яңадан, кайта-китә йөреп арып киттеме, инде яше дә шактый иде бит.

Ул касә савытларына көннәрдән бер көнне гомерен читтә яшәп, ахыргы елларын әти-әнисе нигезенә кайтып төпләнгән тагын бер күршенең күзе төшкән. Төшеп калмаган, аларны өенә күтәреп алып кайтып киткән.

Казан каласында гомер итүче, кайчандыр бер күршедә гөрләшеп яшәгән күрше кызына җавабын үзем бирермен дип. Мунчасында касәләр саклаучы күршесенең "Хуҗасы кайтса, мин ни дип әйтермен?" дигән соравына җавап булган инде бу. Табар иде җавабын да, табар иде, гомер буе читтә яшәгән, Камчаткага кадәр барып җиткән Мөнәвәрә бит ул. 

Ничә еллар инде күрше өйләр буш, биш ел инде Мөнәвәрәнең дә өе буш, ул да бакча башындагы гына зиратта, йокыларыгыз тыныч булсын инде берүк.

Ә бер өйдән бер өйгә күчеп йөргән касә савытлары бүген Мөнәвәрә апаның өстәлендә утыралардыр. Кагылучы юк, төшерүче юк, ватучы юк. Төшермәсәң-ватмасаң, пыяла озак яши ул. "Кеше китә, җыры кала" дигән язучы абый.

Кеше китә, бар да кала, кем күпме җыйган, кем күпме булдырган... Беркем берни дә күтәреп китми...
Уйлар... Сез дә калырсыз. Матди байлыктан аермалы шул сез.
Синең ни уйлаганыңны беркем белми, беркем күрми, беркем сизми.
Үзең чыгарып җилләргә сипмәсәң...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading