16+

«Беркемнән ярдәм көтми эшләргә кирәк»

Алсу – авылда туып-үскән, үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән хыялларын чынга ашырып, үз эшеннән «тәм» табып эшләүче хатын-кыз.

«Беркемнән ярдәм көтми эшләргә кирәк»

Алсу – авылда туып-үскән, үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән хыялларын чынга ашырып, үз эшеннән «тәм» табып эшләүче хатын-кыз.

Югары белем алырга Казанга юл тоткач та, мин аннан дәрәҗәле һәм шәп укытучы чыгасына шигем юк иде. Һич көтмәгәндә, Алсу үзен бөтенләй башка яктан ачты: ул хәзер чәч ясый һәм визажист булып эшли. Укыта да! Тик мәктәптә түгел, ә чәчләрен матурлап ясап йөрергә һәм килешле итеп бизәнергә теләүчеләрне...

– Чәч ясау белән мавыгып китүем чәчләр үрүдән башланды, – дип сөйли Алсу. – Кечкенәдән үк кайбер үрү төрләрен белә идем. Университетта укыганда да төркемдәш кызларның чәчләрен үргәләдем. Ә инде кияүгә чыгып, бала ялында утырганда, үземне икенче өлкәдә сынап карыйсым килде. Менә шул вакытта теге бала чактагы, аннан студент елларындагы шөгылем исемә килеп төште. Куллар бит белгән эшне онытмый.

– Аның өчен кайда укыдың?
– Бала кечкенә булганлыктан, ял көннәрендә укыта торган курслар эзли башладым. Иң элек, ул вакытта бик тә актуаль булган дүрт-биш төрле, ленталар белән һәм башка катлау­лы үрүләр өйрәнергә булдым. Аны үзләштергәч, туйга прическалар ясап карыйсы килде. Анысы өчен махсус манекен – матур блондинка (көлә), төрле чәч ясау инструментларын сатып алдым. Көн-төн шул манекенга төрле прическалар ясый башладым. Шуннан тәвәккәлләп, өебездән ерак булган бер чәчтарашханәдән арендага урын алып эшләп карадым. Әмма ул вакытта миңа уңыш елмаймады. Һәм мин хезмәтемне башкача «көйләргә» уйладым: өйләргә йөреп эшләргә кирәк дигән фикергә килдем.

Ә визажист һөнәренә кереп китүем үзеннән-үзе килеп чыкты. Кая гына чәч ясарга барсам да, күп кызлар: «Макияж да ясый белмисезме?» – дигән сораулар бирә башлады. Мин тагын яңа һөнәр үзләштереп карарга – бизәндерүче булырга уйладым. Визажист – күп чыгымнар таләп итә торган һөнәр. Аның өчен бик күп бизәнү әйберләре сорала...

Укып кына син барысын да беләсең дигән сүз түгел әле ул. Үз өстеңдә эшләргә, эшеңне күрсәтә белергә дә кирәк. Курслардан тыш, мин онлайн укуларны да күп үттем. Һәм әле дә булса даими рәвештә дөньякүләм танылган осталардан мастер-класслар алам.

– Бүген хатын-кызлар нинди прическалар, макияжга өстенлек бирәләр?
– Элегрәк җайлы, гади прическалар гына сораса­лар, хәзер «афрокудри» һәм «локоны» кебек чәч бөдрәләтүләр күп ясала. Чәчләрен биек итеп ясатучылар да бар. Мода, стиль гел үзгәреп тора. Шуңа да, гел бөртөрле прическалар гына ясыйсы килми.

Макияжны үзем тематикага карап ясыйм: фотосессия өчен сорау­чыларны катырак, көндәлек бәйрәмнәргә-кичәләргә уртача бизәндерүне хуп күрәм.

Беркайчан да сәгатькә карап эшләмим. Иң мөһиме: эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Кеше белән эшләү авыр дисәләр дә, аның миңа процессы ошый. Яңа танышулар, төрле язмышлар, кай­чакта мин психологка да әйләнеп куям. Менә хәзер дә бушка 10 кешене әзерлисеңме дисәләр, тәҗрибә өчен алыныр идем.

– Белүемчә, син хәзер үзең дә укыта башлагансың...
– Мастер-класслар бирү турындагы фикерне дә миңа кызлар үзләре бирде. Берничә көн уйланып йөргәннән соң, укытып карарга булдым. Иң элек үзем берничә ай укыган дәресләрне бер көнгә сыйдырышлы итеп программа төзедем. Укучылар өчен мөмкин кадәр күп мәгълүмат булдырасым килде. Аннан сертификатлар әзерләдем. Барысын да хастәрләп бетергәндә, минем инде укырга теләгән 2-3 кызым бар иде. Менә шулай бу юнәлешкә-укыту эшенә дә кереп киттем.

Бөтен мастер-классларны да индивидуаль рәвештә алып барам: мин һәм укучы. Өйрәнергә килгән кеше өчен шулай уңайлы дип саныйм, чөнки без икәү генә эшлибез. Эш барышында мин аның хаталарын, ялгышларын вакытында күреп, төзәтеп җибәрә алам. Үзем белгәннәрнең бөтенесен дә белем алучыларга җиткерергә тырышам, күбрәк практикага игътибар итәм. Башкаларны укыту – аеруча җаваплылык сорый. Чөнки ул кызлар синнән башлангыч белемне ала дигән сүз. Укыган кызлар белән мастер-класслардан соң да гел элемтәдә торырга тырышам. Кирәк яисә онытып җибәргән сорауларына бик теләп җавап бирәм.

– Алсу, хатын-кызларга теләкләрең дә бардыр?..
– Иң беренче чиратта үз-үзеңә ышанычыгыз булсын. Тормыш сценарие «Мин барысын да булдырам!» дип башланырга тиеш. Беркемнән ярдәм көтми, көнләшмичә генә үз өстеңдә эшләргә кирәк. Иртәгә, соңрак, бала үскәч, фатир алгач түгел... Менә хәзер, бүген башлагыз, эшләгез, хыялыгызны чынга ашырудан туктамагыз!

Илүзә Шәрипова

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading