«Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез әле һаман яшь, күзләрегездә очкын сүрелмәгән». Башка берәр җыелышта утырган 60-80 яшьләрдәге кешеләр бу сүзләрне «урынсыз шаярту» дип кабул итәр иде бәлки.
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенә (ВЛКСМ) 100 ел тулуга багышланган тантана узды. ВЛКСМ оешмасына 29 октябрьдә 100 ел тула, дөресрәге, тулган булыр иде. Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр оешмасы 1991 елда туктатылса да, хәтер исән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның: «Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез әле һаман яшь, күзләрегездә очкын сүрелмәгән», – дип сәламләвен комсомол ветераннары дәррәү алкышларга күмеп хупладылар. Мәгълүм җырдагы «Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам» шигырь юлларына тирән мәгънә салынган. Тамашачылар: «Не расстанусь с комсомолом, буду вечно молодым», – дип, артистлардан катырак җырладылар.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укыды.
«ВЛКСМның иң сугышчан һәм зур отрядларының берсе – Татарстан комсомолы да. Татарстан Республикасы җирлеге Бөтенсоюз һәм республика комсомол төзелешләре урыны булды. Комсомоллар катнашында студентлар төзелеш отрядлары, «Кар десанты», җәмәгать иминлеген саклау буенча комсомол дружиналары, яшьләрнең төрле формалардагы иҗат һәм фәнни активлыгы үсеш алды. Комсомол дәүләт, хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклеләрен әзерләүдә әһәмиятле мәктәп булды», – диелә әлеге котлауда.
Татарстандагы Әлмәт һәм Лениногорск, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләре төзелешләрендә, Казан авиация һәм моторлар төзү, «Оргсинтез» заводларын сафка бастыруда, Чаллы шәһәрен һәм «КАМАЗ» заводын, Түбән Кама нефть-химия предприятиеләрен төзүдә, шулай ук БАМ тимер юлын салуда, Чирәм җирләрне күтәрүдә комсомолларның хезмәт өлеше зур булганлыгы әйтелде.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев котлавын да алкышлап кабул иттеләр комсомол ветераннары.
– Комсомоллар алар – гомергә романтиклар, хыялыйлар. ВЛКСМ таркатылса да, аның уңай эш тәҗрибәсен кулланышка алырга кирәк. Татарстанда 2015 елда комсомол ветераннарының җәмәгать оешмасы оештырылды. Без яшь буынны ватанпәрварләр рухында тәрбияләүдә, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгына әзерлек чараларында теләп катнашабыз, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Татарстан комсомол ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Борис Леушин.
ВЛКСМның Казан шәһәре комитетының элеккеге беренче секретаре Ирина Донская: «Барлык яшьләр оешмаларын берләштереп, яңа бер яшьләр оешмасы төзергә кирәк», – дигән фикер әйтте. Комсомол ветераннары бу идеяне хуплады.
– Комсомол утырткан «агач» үсә. Татарстанда «Политзавод» яшь кадрларны барлый-үстерә, «Йолдызлык» иҗатка мөмкинлек бирә. Тәрбия ул – мөһим мәсьәлә, тәрбия булса, Керчь шәһәрендәге фаҗига да килеп чыкмас иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
ВЛКСМ ветераннарына актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Мактау хатлары һәм дипломнары тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да, комсомол ветераны буларак, «Комсомол билгесе» значогы бүләк ителде. Фәрит Мөхәммәтшин: «Аякларым хәрәкәтләнгәндә, бу билгене үзем белән йөртәчәкмен», – дип кабул итеп алды.
Автор фотолары
Тантаналы җыелыш тәмамланганнан соң, Балык Бистәсе районында 1983-1986 елларда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре булып эшләгән Вәкил Хаҗиевтан уй-кичерешләре белән уртаклашуын сорадым.
– Яшьлек еллары хәтердә яңарды. ВЛКСМга кабул итү имтиханын узмаган үсмер егетләр дә кыз балалар кебек елыйлар иде бит. ВЛКСМ яшьләр тормышында зур роль уйнады, кирәк ул шундый оешма, – диде Вәкил Хаҗиев.
Фәрит Мөхәммәтшин: «Өлкән буыннар ВЛКСМга хөрмәт белән карый», дип, элекке комсомолларны юбилей белән котлады. Символик юбилей, әлбәттә, ләкин данлы тарихтан баш тартырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар