Очраштык та гадәттәгечә кулны шапылдатып күрештек:
– Сәлам! Хәлләр ничек? – бу син идең.
– Әйбәт. Үзең ничек соң? – бу мин идем.
Кайда икәнен төгәл генә хәтерләмим инде. Матбугат йорты тирәсендә идеме бу, әллә Баумандамы, ә бәлки, авылда яки бөтенләй башка шәһәрдәдер. Анысы артык мөһим түгел иде. Чынлап шулай. Очрашуларның кайда булуы беркайчан да мөһим түгел икән. Аның кем белән булуы мөһим.
Без үзебезнең хәлләрне сөйләп алдык.
– Әле менә шундый-шундый нәрсәләр майтарырга тырышып йөрим.
Нинди нәрсәләр икәне хәтердә түгел инде. Ул чакта бик мөһим тоелган берәр вак-төяк булгандыр. Ә бәлки булмагандыр да. Тик без нәрсәдер сөйләштек инде. Ниндидер проблемалар турындамы, сәясәт турындамы, сәнәгатьме, һава торышымы...
Бәлки, сөйләмәгәнбездер. Бәлки, бер-беребезнең барлыгын тоеп, тавыш-тынсыз гына атлаганбыздыр. Кайчагында яныңда күңелеңә якын кешенең булуы, аның белән янәшә тору да җитә бит ул. Сүзләр дә кирәкми. Кирәкми генә түгел, алар артык та була кайвакытта. Һава сулаган шикелле, бер-береңнең барлыгын сулыйсың. Күкрәгең газизлек белән тула, тын юлларың сафланып, дөньяң иркенәеп кала.
Аннан соң юл уңаендагы чәйханәгә кердек. Ниндидер чәй алдык. Нинди икәнен төгәл хәтерләмим инде. Яшел чәйдер, бәлки. Бер үзенчәлек булсын әле, яшелне алыйк, карасын күргән бар, дип алганбыздыр. Ә бәлки... Бәлки, яшел чәй дә, карасы да түгел, ә кофе булгандыр. Янына берәр өчпочмак алдык... бугай... Әллә алмадыкмы... Нәрсәдер алганбыздыр инде... Озак кына утырдык бит. Сөйләшеп утырдык... Ә бәлки, сөйләшмәгәнбездер дә... Сөйләшкәнбездер инде ул, шул гомер буена берни дә дәшмичә булмый бит инде... Бәлки, анекдот сөйләгәнбездер. Әйе, бер анекдот та сөйләдек әле. Синме, минме... Син сөйләгәнсеңдер, чөнки ул бик кызык иде. Мин бик көлдем. Менә көлгәнемне нык хәтерлим. Тик ул анекдотны... юк... нәрсә турында икәнен дә... Нәрсәдер турында бик кызыклы бер анекдот сөйләштек. Тагын нәрсәләрдер турында сөйләштек... Бәхәсләшеп тә алдык бугай әле. Әйе, бәхәсләштек. Усал сүзләр дә әйтештек. Һәм тагын татулаштык та ары атладык. Кайдадыр кердек. Чәйме, кофемы эчтек... Һәм озак кына утыргач, тагын кайдадыр атлап киттек...
Кайларгадыр кереп чыктык. Бер эскәмиядә утырып та тордык. Әллә утырмадыкмы? Кыш иде бугай ул, утырмаганбыздыр. Әллә җәй идеме... Хәтерләмим инде. Тик бер генә нәрсәне хәтерлим. Без очраштык. Хәтсез генә вакытыбызны бергә үткәрдек. Һәм безгә күңелле иде, рәхәт иде. Бу очрашуда сулышларны, тормышларны иркенәйтеп, хыялларны киңәйтә торган нәрсәдер бар иде. Чөнки янымдагы кеше миңа бик кадерле иде. Ул син идең. Һәм мин дә аңа кадерле икәнемне тоя идем. Синең белән бергә бер нинди маҗараларсыз гына, гади бер көндә, гади җирдә, гади генә итеп атлап барган кеше ул мин идем.
Соңыннан, язмыш еракларга илтеп ташлагач та бу очрашуны мин кабат-кабат искә алдым. Ниләр сөйләшкәнебезне ул чакта ук хәтерләми идем инде. Кайда кергәнебез дә онытыла төште. Нәрсәләр эшләгәнебез дә. Бераздан барысы да онытылды. Сине онытмадым. Ул син идең. Синең барлыгыңны, исән-сау һәм янымда икәнеңне тоеп сөенүче мин идем. Бергә атлау безгә рәхәт иде.
Очраша алмаган чакларыбызда да мин синең барлыгыңны тойдым. Араларда чакрымнар ятса да, йөрәкләр янәшә тибә иде. Шулай тоелды. Шулай булгандыр да. Һәм безгә теләсә кайсы уңайлы вакытта бер-беребезне күрү, очрашу, сөйләшү мөмкинлеге бар иде.
Хәзер хәлләр бераз башкачарак. Син минем шушы язмаларым белән генә очраша аласың. И, син укыйсыңдыр инде. Шулхәтле шәп бит болар, нүжәли минем дус язган дип уйлыйсыңдыр. Дуслар шулай була бит ул, зур эшләргә сәләтсез кебек тоела. Гади кебек тоела...
Ә беләсеңме... Очрашуларның кайда булуы бик мөһим түгел. Кайда, ничек, нигә... Мөһим түгел. Булуы мөһим. Һәм кем белән булуы. Мин ниндидер югары максатлар белән ашкынып йөргән чакларымны түгел, ә тормышымның гади мизгелләрен... гади генә сүзләр, гади генә эшләр, гади генә кешеләр белән үткән гади генә һәм бәхетле мизгелләрне сагына идем... Син дә сагын. Синең белән гади генә килеп күрешкән... атлап барган... сөйләшеп утырган... нәрсәдәндер зарланган, нигәдер мактанган гади генә кеше ул мин идем.
Ул мин идем... Хәзер син барын да карыйсың да... бөеклек... зурлык... әллә ниндилек күрәсең. Алай кыланма. Бары да гади иде – минем кебек. Яшәеш кебек. Һәм барысы да шулай булып калачак – нәрсәнеңдер бөек булуына беркем дә ирек бирмәячәк. Чөнки бу дөньяда бөекләр юк, әлләкем булырга тырышучыларны да аналары тудырган, ә алар шундый гади...
Мин бергә чакларны сагынам. Кайда, кайчан, ничек булуын хәтерли алмасам да, бергә булу, бу дөньяда бер-беребезнең барлыгын тоеп яшәү кызык иде. Хәзер алай булмый...
И, мин гел үз хәлемне сөйлим әле. Үзең ничек соң?
Фото: chayan-journal.ru
Комментарийлар