16+

Без дә конструкторлар идек

Казан ишегалларының берсендә малайлар кардан танк ясап куйганнар иде. Чын танк инде менә, яшелгә буялган, кызыл йолдыз төшерелгән «Т-34».

Казан ишегалларының берсендә малайлар кардан танк ясап куйганнар иде. Чын танк инде менә, яшелгә буялган, кызыл йолдыз төшерелгән «Т-34».

Ләкин йөри торган түгел, атмый да, эченә дә кереп булмый. Атмасын да, йөрмәсен дә, әмма малайлар барыбер маладислар. Тырышканнар бит, булдырганнар, гаджет-телефоннардан аерылып, борыннарын мышкылдатып кардан нәрсәдер әмәлләгәннәре өчен маладис дими, ни дисең? Малайлар техника белән кызыксынырга тиеш, үскәч конструктор булып китмәсәләр дә, рәт чыгачак.

Матай бишегеннән – самолет

Без дә бала чакта нәрсәләр генә ясап бетермәдек. Күрше малай белән фантазиягә бай идек, самолет ясау турында хыялландык. Кемнең нәрсәсе юк – шуңа кызыга инде ул. Сез менә хәзер елмаясыздыр, самолетыгыз булгангадыр инде, ә безнең юк иде. Якын-тирәдә аэродром да юк, ул чакта самолетны якыннан да күрелмәгән, каян килеп кергәндер башка. Аны ясый башлаганчы ук, «һавада» идек инде без! Очып китәсең дә, мин сиңа әйтим, бәрәңге бакчасы артындагы атаудан (анда тип-тигез, туп тибеп, унике таяк уйнап такыраеп беткән), авыл өстеннән әйләнәсең, бер кулың белән башыңдагы кавырсын козыреклы кепкаңны җил очырмасын дип тотып... Без ясыйсы самолетның кабинасы булмый бит, алгы якта мотоцикл бишегенең пыяласы гына була. Чынлап торып тотындык бит бу эшкә, пропеллерларын урнаштырдык, канатлар ясадык, бөтен нәрсә селкенә, әйләнә. Очып кына кит инде менә, тик двигатель булмау эшне туктатты да, беразга бу хыялны кичектерергә булдык. Аннан соң, зуррак үскәч, ычкырлы чалбарлар каешлысына алышынгач, тагын да кәттәрәк планнар туып, самолет ясаудан бөтенләй баш тарттык. Дөрес, мәктәптә укыган чорда Чистайдан Казанга кукурузникта очканда, аның агач кабинасын, эчендә баш өстендәге рычаг-тросларны, кара-каршы куелган агач эскәмияләрне күреп, бу очыш миңа Фәйзрахман абзыйның чылбырлы тракторында очкан кебек тәэсир итсә дә, дәртләнеп китеп, балачак хыялы чак кына кабынмый калды. Элегрәк күрелмәгән бит самолетның эче, кем белгән аның бөтен нечкәлеген. Кукурузник та безнекеннән бик ерак китмәгән үзе, конструкторлык эшебез дөрес юнәлештә барган дип фикер алыштык соңыннан. Самолетлар турында китапларны актармадык түгел анысы, тик андагы сызымнарны безнең конструкторлык бюросы бик аңлап бетермәде, күп нәрсәне гадиләштерергә ниятләгән иде.

«Комбайн ясыйк, ул җирдән генә йөри», – диде дус малай, олырак булгач, акыл иртәрәк керә башлаган, күрәсең. Үзе алай да, миңа әйтмичә генә, парашютны сынап караган булган, сарай башыннан сикереп. Парашют дигәне – зонтик, Мэри Поппинсныкы шикелле. «Йомшаграк урынга сикерергә», – дигән иде, нилектән шулай дигәндер. Шулай итеп, безнең «ИФ» дип аталачак самолет һавага күтәрелми калды. Күңел үртәлде инде бераз, әмма ул хыялны икенчесе – тагын да татлырагы алмаштырып өлгерде.

Бер кешелек комбайн

Комбайн – самолет түгел, аны бала вакыттан ук күргән дә, утырып йөргән дә бар. Үсә төшкәч, үзебез дә эшләдек, ул комбайн без ясарга ниятләгәненнән күпкә аерыла аерылуын (тагын да төгәлрәк әйтсәк, без бөтенләй гади кеше башы аңламый торган галәмәт нәрсә ясарга тотынганбыз икән), әмма тегесе бит үзебезнеке булачак иде! Тракторны кабыза торган бер цилиндрлы, халык телендә «пускач» дип атала торган двигательне рамага урнаштырдык, беребезгә урын кала, икенчебезгә – юк. Комбайнчының ярдәмчесе булырга тиеш, эт кебек янәшәдән йөгереп йөри алмый бит инде ул, мышнап. Безнең комбайн тизйөрешле булачак, куып та җитә алмыйсың җәяү генә. «Ура, суга, җилгәрә» торган комбайнның бункеры да була бит әле, әмма безнең аңа да урын юк. Иген суга торганын ясамаска булдык (конструкторлар бит эш барышында фикерләрен үзгәртә дә ала, безгә өстән боерык бирүче юк), иген-печәнне егып, тезмәләргә салып кына йөрербез, дидек. Бозауларга яшел азыкны алып кайту барыбер безнең өстә, комбайн булгач, эш күпкә җиңеләя инде. Ярый, бусы вак мәсьәлә, комбайн хәтле комбайн эшсез басып тормас. «Зуррак рама ясагач, икенчебезгә дә урын булыр», – дидек тә комбайн белән йөрисе юлны барлап килергә булдык.

«Менә моннан акрын гына узарга кирәк, бу безнең бәрәңге бакчасы», – ди дус малай. Аннан соң – безнеке, аннан да шул ук тизлектә барырбыз дип сөйләштек. Ләкин әлегә бәрәңге үсә, аның ямь-яшел сабакларын комбайн белән таптап йөреп булмый бит инде. Бу эшне көзгә – бакчада эшләр беткәнчегә хәтле калдырдык. Кырларда игеннәр урып алынып, ашлык амбарларга кертеп салынганда, Айга төшкән Луноход кебек, безнең комбайн беренче йөрешкә чыгарга тиеш иде. Әмма әүвәл пускач кабынмый интектерде, әллә ничә магнето белән шәмнәр алыштырып бетердек, аннан соң көз дә яңгырлы килеп, бөтен планнарны бозып ташлады. Безнең бәхеткә, кыш килеп җитеп, тагын бер хыялга чумырды – без аэрочана ясарга булдык.

Гашыйклык аэрочанасыз калдырды

Мондый хыяллар белән янучы бер без генә түгел. Элегрәк безнең тирәдә яшәүче абыйлар андый чананы ясаган булганнар инде. Махсус шуның өчен эшләнгән чаңгылар да бар иде. Берсе – тимердән (алга куела), калган алтысы – имәннән. Тирә-күрше малайлар җыелышып ясап, шул аэрочананы кабынырлык хәлгә дә җиткергәннәр. Күпме ара узгандыр, мотосәгатьләрен санаучы булмаган, әмма ахыргача башкарып чыкканнар бит! Интернет заманы түгел, авылда яшь техниклар йортлары юк, ә монда бер төркем малай-шалай аэрочана ясап ята! Кызыксыну, яшьли кул арасына керү, техника белән танышу, шуңа өстәп, мәктәптә белем бирүнең дә хәзергегә караганда күпкә өстенрәк булуы нәтиҗәсе бу.

Без ул чаңгыларны куеп-куеп карадык, китаплардан пропеллерларның үлчәмнәрен алып сызымнарын да әзерләдек, исәпләдек, ләкин ясарга алынмадык. Хыялда гына җиде чаңгылы аэрочанада тыкрыкка хәтле барып, 180 градуска зырылдатып борылдык та тукталдык. Әллә теге чакта кабынмаган пускач сәбәпче булды, әллә кызлар исе керә башлап, гашыйк була башлау чорына җителде – хәзер хәтердә дә түгел. Шул хатын-кыз аркасында күпме акыллы башлар хыялларын чынга ашыра алмый калган инде. «Шылай, малай», – дияр дус егет, мишәрчәләтеп, боларны искә төшергәч. Тагын шул чорга кайтып, бәхетле балачак хатирәләрен сүтәр. Пускачы кабынмаса да, комбайны урмаса да, балачак хыяллары татлы ул, бал кортының безнең теге самолет тәрәзәсенә килеп бәрелеп сыланырга тиешле балы шикелле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading