16+

Без – дөнья, без “МИР”!

Дөньябыз тынычсыз, көннән-көн кәефне төшерә, борчуга сала торган хәбәрләр кесә телефонына бертуктаусыз килеп тора. Шундый дулкынландыргыч вәзгыятьтә яхшы, игелекле хезмәтләр тормыш агымы белән югалып та калган сыман тоела. Әлбәттә, бу дөреслеккә бик туры килми.

Без – дөнья, без “МИР”!

Дөньябыз тынычсыз, көннән-көн кәефне төшерә, борчуга сала торган хәбәрләр кесә телефонына бертуктаусыз килеп тора. Шундый дулкынландыргыч вәзгыятьтә яхшы, игелекле хезмәтләр тормыш агымы белән югалып та калган сыман тоела. Әлбәттә, бу дөреслеккә бик туры килми.

Җәмгыятебездә нинди авыр хәлләр булмасын, ярдәм кулы сораган, көчсез һәм зәгыйфь кешеләрне ташлап калдырмаган, аларның тормышын берникадәр җиңеләйтүгә юнәлдерелгән оешмалар, фондлар, гомумән, хезмәтләр шактый. Алар илебез буенча чәчелгән булсалар да, һәрберсе игелекле хезмәтләрен туктатмый. Әмма 12 ноябрь көнне “МИР” премиясен тапшыру тантанасында алар янәдән бердәм булдылар.

 “МИР” – “Яшьләр – Инициатива – Үсеш”. Икенче сүзләр белән әйткәндә, гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы. Алар , үз илебез геройлары үрнәгендә яшьләргә тынычлык, патриотик тәрия бирүне максат итеп куйган инициативалы яшьләр төркеме. Геройлар дип оешма активистлары Россия фән, сәнгать һәм техника үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне атыйлар. “МИР”ның төп максаты дип, һичшиксез” яшьләргә Ватан геройларының казанлышлары турында сөйләү, горурлык хисе тәрбияләү һәм үсеш өчен мотивация тудыруны атап була. Әмма оешма игътибарын танылган шәхесләргә генә юнәлдергән дип әйтсәң хата булыр иде. “Добрые дела” юнәлеше кысаларында, активистлар игелекле гамәлләр кылган гади халык турында мәгълүмат тупларга омтыла.  

“МИР” премиясе исә  – актив тормыш позициясенә ия булган, җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән, ел саен үткәрелә торган бәйге. Быел ул тугызынчы тапкыр уздырыла. 2017 елдан башлап бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү кичәсе Санкт-Петербургта “Друг-другу” игелек фестивале кысаларында уза. Ул иҗтимагый һәм хәйриячелек, башка файдалы инициативаларга юнәлдерелгән. Шулай ук игелекле хезмәт, волонтерлык, хәйрия һәм башка эшчәнлек өчен “МИР” премиясе Халыкара конкурс статусына ия булды. Бәйгедә Россия Федерациясенең граңданнары һәм ватандашлары катнаша ала. Шуңадыр да быел премия 60 Россия төбәгеннән һәм 14 чит илләрдән барлыгы 750 артык гариза кабул итте. Номинантлар – социаль хезмәткәрләр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеәен популярлаштыручылар, соөиаль әһәмияткә ия булган темаларны яктырткан журналистлар, безнең заман геройлары.

“МИР” премиясе сигез номинациядә тапшырылды: “Добрые новости”, “Добрая оргнаизация года”, “Экологическая ответсвенность”, “Вопреки”, “Подвиг”, “Корпоративное добровольчество”, “Здравая инициатива”, “Народная премия”. Финалистлар арасында республикабыз вәкиле дә булды. “Дарим ангелам радость” автоном коммерөияле булмаган оешма директоры Адель Заһретдинов “Сила в детях” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү хәйрия фонды белән “Добрая организация года” номицасиясенә чыгарылды.

- Ничек конкурста катнашырга булдыгыз?
- “МИР” IX Дөнья премиясе турында без интернет челтәреннән белдек һәм анда катнашырга булдык, чөнки безнең “Сила в детях” мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм хәйрия фонды төрле конкурсларда ,грант программаларында ,премияләр (“Иң яхшы социаль проект” конкурсы), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Федерациясенең Президент грантлары Фонды тарафыннан үткәрелә торган грантлар бәйгеләрендә даими катнашучы һәм җиңүче булып тора.

- Нинди яхшы хезмәт өчен сез номинациягә эләктегез?
- Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Сила в детях» дигән хәйрия фонды “Добрая организация года” номинациясендә җиңде. Премия нинди дә булса актуаль социаль проблеманы нәтиҗәле хәл итүгә юнәлдерелгән югары күрсәткечләргә ия булган хәйрия һәм иҗтимагый берләшмәләрнең лидерларына яки активистларына тапшырырла. Оешмабызга килсәк, без Татарстан Республикасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны түләүсез медик-социаль-педагогик тернәкләндерү белән шөгыльләнәбез.

- Бәйгенең файдасын ничек бәялисез? Кайдан “МИР” сезгә мәгълүм булды?
- Минем фикеремчә, оешмалар, бигрәк тә социаль өлкә оешмалары барлык конкурсларда да катнашырга тиеш ,коммерцияле булмаган оешмалар медиалы, ягъни кеше колагында ишетелеп торырга тиеш. Халык мондый оешмаларның барлыгын белергә омтылсын иде. Шулай ук конкурсларда катнашу – аралашу даирәсен киңәйтә, яңа партнерлар булдыра, мәгълүматлар (методикалар һәм реабилитация программаларын) алмашуын тудыра, дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек механизмын кузгатып җибәрә. Җәмгыятькә ачык булган һәм намус белән хезмәт иткән оешмалар гына мондый бәйгеләрдә катнаша ала.

- Ничек уйлыйсыз, әлеге бәйге кешелеккә нәрсә җиткерергә сәләтле?
- Бу конкурсны оештыру, беренче чиратта, хезмәттәге казанышларны тану мөмкинлеген бирә. Шулай ук коллектив (табиблар, психологлар, дефектологлар, логопедлар, АФК һәм ДФК белгечләре, шәфкать туташлары, администраторлар, техник персонал) эшен хөрмәтләү.

Тормыш – кеше кулында. Үзеңнеке генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ булган халыкныкы да. Нәрсә өчен? Бәхетле бүгенге һәм киләчәк өчен. “МИР” шикелле оешмалар моны кабат безгә искә төшереп тора. Ә премиясе игелекнең дә нәтиҗәсе бар һәм ул бүләкләнә дә ала дигәнне яңадан кешелеккә җиткерә.

Айзилә Сабирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading