Депутат Разил Вәлиев татар телен коткаруның төп ысулларын атады
Көз айларына кергәч, Дәүләт Советы тирәсендә «акча исе» тарала башлый – депутатлар, тирләп-пешеп, алдагы елның бюджетын тикшерә. Атнакич узган парламент сессиясендә документны беренче укылышта кабул иттеләр. Әмма алда – тагын ике укылыш, бюджетка тагын бихисап үзгәреш кертелә дигән сүз. Шуңа да карамастан, бу мәсьәләнең бер ягы төгәл билгеле. Бюджетны зур бер бәлеш итеп күз алдына китерсәк, аның иң зур кисәге, кимендә 70 процент өлеше, социаль юнәлешкә тотылачак.
Бюджет турындагы закон проекты буенча төп чыгыш ясаучылар – республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев белән финанс министры Радик Гайзатуллин. (Саннар телендә: якынча фаразлар буенча, киләсе елда Татарстан казнасына 228 миллиард сум кереп, 232 миллиард сум чыгып китәчәк. Кытлык 4 миллиард сум була.) Тәфсилле чыгышларыннан соң депутатлар аларны, гадәттәгечә, сорауларга күмде.
Беренчеләрдән булып микрофонга депутат Артем Прокофьев үрелде. Баксаң, киләсе елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы артмаячак – әлеге дә баягы 8 232 сум дәрәҗәсендә калачак. Юкса киләсе елда НДСның артуы көтелә, җитмәсә Казанда автобус парклары хуҗалары, бәяләрне күтәрергә кирәк, дип лаф орып тора. Шушы шартларда пенсионерларның яшәү минимумының үзгәртелмәвенә канәгатьсезлек белдерде Прокофьев.
Кызганыч, Фәрит Габделганиев пенсионерларны да, сорау биргән депутатны да сөендерерлек хәбәр җиткерә алмады. Кайбер төбәкләрдә пенсионерларның яшәү минимумы бездәге кебек сукыр бер тиенгә дә артмый. Җитмәсә, министрның тел төбеннән аңлашылганча, Татарстанда хәлләр ярыйсы, бездә яшәү минимумы Россиянең Хезмәт министрлыгы күрсәтмәсеннән бер меңгә күбрәк тә әле.
«Сорау-җавап» эстафетасын тагын бер коммунист-депутат Александр Комиссаров кабул итеп алды. «Авыл җирендә халыкны саклап калу өчен ниләр эшләнә?» – дип кызыксынды ул.
Фәрит әфәнде әйтүенчә, саладагы яшь әниләргә бер тапкыр 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Республиканың баш экономистына җавап бирүдә ярдәмгә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Халыкның авылдан шәһәргә күпләп күченүе Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда шулай. Әмма Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар да, акча да күп бирелә. Ике миллиард сум! Бүтән бер төбәкнең дә җир кешесенә бу кадәр ярдәм күрсәтмәве турында әйтте парламент башлыгы. Ни генә булмасын, 2019 елгы бюджетта авыл халкына дигән бер ярдәм чарасы да кыскартылмый, дип ышандырдылар.
Депутат Хәлил Гыйниятов чит илләр тарафыннан Россиягә карата кертелгән санкцияләрнең Татарстанда нинди чагылыш табуы белән кызыксынды. Министр кәнфитләнеп тормады, ничек бар – шулай әйтте: Италия, Нидерланд белән товар әйләнеше кимегән, шул ук вакытта Казахстан, Кытай һәм Чехия белән дуслыгыбыз көчәйгән, товарларыбызны аларга күбрәк сата башлаганбыз. (Саннар телендә: 2017 елда Татарстанның сәүдә әйләнеше 16,8 миллиард долларны тәшкил иткән, шуның 13 миллиарды – товарны читкә сатудан кергән акча, республикага исә 3,8 миллиард доллар күләмендә товар кертелгән.)
Сессиядә Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте фондының да акчасын санадылар. Аның җитәкчесе Алсу Мифтахова катлаулы терминнар һәм саннар белән шыплап тулган чыгышын башыннан ахырына кадәр татарча укып, күпләрне гаҗәпкә калдырды. Татарча белмәгән депутатлар чыгышның тәрҗемәсен колакчын киеп тыңлады. Туган телебезнең кирәклеге һәм дәрәҗәсе менә кайдан башлана...
Алсу Мифтахова әйтүенчә, киләсе елдан тәүге тапкыр онкология белән авыручыларга җан башына 70 мең сум күләмендә норматив кертелә. Быел бу зәхмәт белән көрәшүгә 2,8 миллиард сум бирелсә, киләсе елда сумма артып, 4,3 миллиард сумга җитә. Акча артуын арта... Әмма Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, аның почтасына халыктан даруларны алып булмау турында зарлы хатлар килә тора. Юкса узган ел ахырында фондның бөтен акчасы да тотылып бетмичә, артып та калган иде...
Сәяси кәлимә
Разил Вәлиев, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Татарда, «акча санаганны ярата», диләр. Ә санау дигән сүз «сан» сүзеннән ясалган. Шуңа күрә хәзер берничә сан китереп үтим әле... 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп салынган, быел тагын 12 мәктәп сафка басачак, 704 мәктәп ремонтланган. Шул ук елларда 203 балалар бакчасы төзелгән, быел тагын 8 яңа бакча ачылачак, 173 бакчага ремонт ясалган, быел алар янына тагын 94 бакча өстәләчәк.
Зур күләмле объектлардан Кариев исемендәге Яшьләр театры бинасына, Ленин исемендәге мәдәният сараена, Урицкий исемендәге мәдәният һәм спорт үзәгенә, Казан дәүләт циркына реконструкция ясауны, авылларда йөзләгән клублар салуны һәм ремонтлауны аерым атап үтәсем килә. Чөнки бу объектларны төзү һәм ремонтлау кирәклеге турында депутатлар һәр елның бюджетын кабул иткән сессиядә әйтеп киләләр иде.
Бездә ел саен дистәләгән мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, әмма барыбер 10 процент чамасы бала әлегә икенче сменада укый, бакчага чират көтеп утыручы меңләгән әниләр эшкә чыга алмыйча, өйдә утырырга мәҗбүр. Билгеле, бу мәсьәләләрне бер елда гына хәл итеп булмый, әлеге дә баягы сәбәп – акча җитми. Әмма балаларга, бигрәк тә сабыйларга аерым бер мөнәсәбәт, аерым игътибар булырга тиеш.
Шәһәрне театрсыз күз алдына китереп булмаган кебек, клубсыз, мәдәният йортсыз, китапханәсез авыл чын мәгънәсендә авыл була алмый. Инде әйткәнемчә, хәзер ел саен республикада дистәләгән мәдәният йортлары ачыла. Әмма алар тиешле дәрәҗәдә кадрлар белән тәэмин ителәме соң? Бу мәсьәләдә безнең мәдәният һәм сәнгать институтына, авыл-район җитәкчеләренә шактый җитди дәгъваларыбыз бар. Минемчә, кадрлар әзерләү, аларны авылга эшкә җәлеп итү өчен, бермә-бер күбрәк тырышлык күрсәтергә кирәк. Һәр авылдан ким дигәндә берничә хәлле һәм дәрәҗәле кеше чыккан бит инде, минемчә, алар да туган авылларына әкренләп бурычларын түли башларга тиешләрдер.
Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң сугалар. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә.
Тагын бер бик мөһим проблема – мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасы көннән-көн кискенләшә бара. Керчь каласындагы коточкыч хәлләрдән соң без бу мәсьәләгә игътибарны тагын да ныграк арттырырга, бюджеттан тиешле күләмдә акча бүлеп бирергә тиешбез.
«Туган тел», «Дәүләт теле» дип соңгы елларда кат-кат сөйли-сөйли телләрем телгәләнеп беткәнгә, бүген инде бу хакта дәшми торырмын дигән идем, әмма булдыра алмадым. Чөнки тел язмышының – халык язмышы, милләт язмышы икәнен бик яхшы беләм.
Узган елны прокурорлар мәктәпләрне урап чыкты, күптән түгел Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте... Нәтиҗәдә, туган телебез ата-ана теләгенә бәйле булып, ә дәүләт телебез – мәктәпләр өчен законсыз телгә әйләнеп калды. Без хәзер нәрсә эшли алабыз соң? Без хәзер, уңнан-сулдан ярдәм көтмичә, җиң сызганып, үзебез булдыра алганны эшләргә тиешбез.
Беренче чиратта милли мәктәпләребезнең матди-техник хәлен ныгытырга, аларны ата-аналар һәм балалар кызыгырлык итеп җиһазларга, заманындагы татар-төрек лицейлары кебек халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.
Икенчедән, Президент үзенең еллык Юлламасында әйткән мөстәкыйль Милли педагогика институты ачуны тизләтергә, мөмкин кадәр тиз арада мәктәпләребезне милли педагогик кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк.
Өченчедән, татар телендәге дәреслекләрне әзерләү, рус телендәге дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү һәм бастырып чыгару эшен ашыктырырга кирәк.
Дүртенчедән, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән тел сәясәте хакында аңлату эшләре алып бару зарур. Билгеле, боларның күбесе бюджет чыгымнары сораячак. Ә тулы бер халыкның, тулы бер милләтнең киләчәк язмышы хәл ителгәндә аның туган телен, республикабызның дәүләт телен саклап калу өчен акча табу саваплы эш саналырга тиеш.
Фото: r16.ru
Линар ЗАКИРОВ
Комментарийлар
0
0
Аллахнын рэхмэте яусын сезгэ, Разил эфэнде
0
0
0
0
Разил абый, без сезнең белән риза!!!
0
0