«Үлем килсә, үлмәс,
Җиңелмәс, баш имәс –
Комсомол! Комсомол!» –
дип җырлап, озын гомер юрасак та, узган гасырның үзгәреш җилләре яшьләр энтузиазмына корылган бу Бөтенсоюз оешманы да тузгытып таратты. Ләкин аның алдынгы сафында барган, уртак идея өчен вакытларын да, яшьлек көчләрен дә кызганмаган комсомол ветераннары бүген дә яратып искә алалар ул чорларны. Әйе, комсомолның илебез тарихындагы роле хакында аның бер гасырлык юбилее алдыннан кабат сүз башланды. Бүгенге әңгәмәдәшем – Татарстан Республикасының Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклаучы технологияләрне үстерү идарәсе акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, оешманың профком рәисе Җәмил Мөхәммәт улы Мөхәммәтов күңелендә дә комсомол кабызган ялкын әле сүнәргә өлгермәгән.
– Безнең яшьлекнең сагынып сөйләр нәрсәләре күп булды, – дип башлап китте ул сүзен. – Хәзергеләр нәрсә искә алырлар икән, аларның яшьлекләре комсомолда узмый бит... – диде аннары, бүгенге буынны бераз кызганып. – Телефонда утырып, экранга багып кына дөньяның кызыгын белеп булмыйдыр.
Сабадан ул Җәмил әфәнде Мөхәммәтов. Барлык авыл малайлары шикелле, җирне яратып, аңа хезмәт күрсәтеп, ипине үз куллары белән үстереп ашаган кеше. Тормыш юлы да башкалардан аерылып тормый: мәктәп аттестаты, солдат боткасы, институт дипломы. Барысы да комсомол значогы сипкән нур яктысында узган. Аннары төрле җирләрдә эшләп, ышанычны аклаган егеткә шәһәр комсомол оешмасын җитәкләүне тапшыралар – 1981-1984 елларда шәһәр комсомол комитетының беренче секретаре була.
– Бик кызык чорда эшләдем мин, – ди ул, елларга әйләнеп карап. – Һәр көнне – 100 яңалык. Яшьләрдә идея дә, энтузиазм да ташып тора. Үзебезнең үзәгебез дә бар. Яшьләр үзәге тукталышындагы бина безнең яшьлек истәлеге. (Хәзер «Ак барс» банкы урнашкан.) Аны яшьләр үзләре өмәләрдә эшләгән акчага төзеделәр.
Төзелеш дигәннән, тагын бер зур хәрәкәтне башлап җибәргәннәр алар. Яшьләр торак комплекслары. Яшь гаиләләр өчен иң мөһиме – тору урыны. Күп кенә гаиләләрне бәхетле иткәннәр ул елларда. Өйрәнү өчен Свердловскига (хәзер Екатеринбург) кадәр барганнар. Теләк тә, беләк тә булгач, беренче йортлар тиз төзелеп, ачкычлары яшь хуҗаларына тапшырылган. Бу минутларда комсомолның зур көч икәненә бәхетнең җиденче катында булган яңа фатир хуҗалары гына түгел, әлеге эшнең башында торучылар үзләре дә кат-кат инангандыр.
Ләкин тырыш хезмәт куеп кына яшәргә теләмәгән, башкалар гомеренә куркыныч янаган җинаятьче хулиганнар шәһәрнең абруен төшереп кенә калмыйлар, кешеләренең тынычлыгын да бозалар. Андыйлар белән көрәшкә дә курку белмәс яшьләр – комсомол дружиналары чыга.
Яшьлек истәлеге булган студентларның төзелеш отрядларын да искә алды Җәмил ага. 1978 елда комсомолның җыелма отряды составында «Дуслык» газүткәргече төзелешендә эшләргә туры килә аңа. Татарстаннан килгән егетләр (алар арасында Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков та була, зур тракторда эшли) үзләрен ни көтәсен, анда әниләре әзерләп торган токмачлы аш булмаячагын белеп, ризыклар, бер айга җитәрлек ит алып килгән булганнар. Мәңгелек туң җирне 10 сантиметр гына казып, шунда күмеп тә куйганнар. Студентлар йокыга киткәч, төнлә тайга хуҗасы аю килеп, бөтен запасларын алып киткән. Палатка ишегеннән койрыгын гына күреп калганнар. Егетләрнең мылтыклары булса да, җан иясен баласы бардыр дип кызганганнар. Табигать тә кырыс булган: көндез 30 градус эсселек, төнлә минуска кадәр төшкән.
Минем сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңлавымны күргәч, Җәмил ага: «Бу әле батырлыкның баласы гына. Безнең егетләр, үзләре теләп, Әфганга да киттеләр. Чөнки безне Ватанны ярата, аны сакларга әзер тора торган итеп үстерделәр. Патриотизм бик көчле иде бездә. Юк, хәзер кайберәүләр яза торган ялган ватанпәрвәрлек түгел, чын ихлас хис иде ул. Без киләчәгебезнең матур буласына ышана идек, шуның өчен тырыштык та», – диде.
Мин аны тыңлап торгач, «Сез комсомолга яшьлегегезне, көчегезне биргәнсез, ә менә комсомол Сезгә нәрсә бирде?» – дип сорамый кала алмадым.
– Ул бик зур тормыш мәктәбе иде. Анда яшьләр үзләре хуҗа, барлык эшләрнең дә башында үзләре тора иде. Ә партия, акыллы ата шикелле, читтән генә карап, фатиха биреп торды. Бүген Президенттан башлап, завод директорларына кадәр һәр җитәкче һәм, гомумән, олы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләрнең барысы да шул мәктәпне уңышлы узганнар, – дип, үзе белән эшләгән хезмәттәшләрен бармагын бөгә-бөгә санап бирде. Наталья Данилевская, Ольга Ермакова, Камил Исхаков, Рафис Борһанов һәм бик күпләр. (Билгеле инде, бу исемлектә Җәмил ага үзе дә бар. 16 ел буе Татарстан Дәүләт Советы Аппаратында оештыру идарәсе башлыгы булган кеше ич ул.)
– Шушы мәктәпне нигезенә кадәр җимереп аттылар бит. Яшьләрне кыйбласыз калдырдылар. Болай ук кирәк түгел иде, билгеле. Сайлау хокукы калдырырга иде. Нәрсә кирәген, җаны теләгәнне яшьләр үзләре сайлар иде. Хәзер янып көл булган хәрабәләр астыннан энҗе эзләргә маташу сизелә. Ай-һай, табылырмы икән?! Җимерүе генә җайлы бит ул... Без исән чакта яшьләр өчен комсомол шикелле берәр оешма оештырылса, кулдан килгән кадәр ярдәм итәр идек.
Әйе, Җәмил Мөхәммәтов кебек күп кенә комсомол ветераннары тәҗрибә уртаклашырга, күңелләрендә гомер буе сүндерми саклап йөрткән комсомол ялкынын бүгенге яшьләр белән бүлешергә әзер.
Комментарийлар