16+

«Без күргәнне Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен: балаларыбыз өчен аерым мәктәп кирәк»

«Без күргәнне Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен», – диде редакциягә Сарман районының Җәлил бистәсеннән мөрәҗәгать иткән әниләр. Алар инвалид балалары өчен 8нче төрдәге коррекция мәктәбе ачтыруны сорыйлар.

«Без күргәнне Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен: балаларыбыз өчен аерым мәктәп кирәк»

«Без күргәнне Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен», – диде редакциягә Сарман районының Җәлил бистәсеннән мөрәҗәгать иткән әниләр. Алар инвалид балалары өчен 8нче төрдәге коррекция мәктәбе ачтыруны сорыйлар.

Хәзер балалары Җәлил бистәсендәге гимназия­дә белем ала. Инклюзив белем бирү, инвалид балаларның сәламәт яшьтәшләре белән тигез дәрәҗәдә белем алуы бер яктан уңай күренеш, бу авыру балаларга тормышка тизрәк яраклашырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, физик мөмкинлеге чикле балаларга аерым игътибар таләп ителә. Алар белән эшләргә өстәмә белгечләр, логопедлар, психологлар кирәк. Ул-бу була калса, бала өчен укытучы җавап бирә. Шуграк балаларны укытучы гына карап та бетерә алмый. Шуңа да әниләр балалары өчен борчыла. Җәлилдә йә Сарманда хезмәткә өйрәтеп үстерә торган, киләчәктә балага һөнәр бирерлек махсус мәктәп сорыйлар.

Бу сорау белән без Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, 2015 елда Җәлил мәктәбендә мондый үзенчәлекле балалар өчен махсус класс ачылган булган. Бу мәсьәлә беренче генә тапкыр күтәрелми. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка да язганнар. Сарман белән янәшәдәге районнарда коррекция мәктәпләре, махсус интернатлар бар. Балаларны шунда җибәрергә тәкъдим итәләр. Әмма авыру баланы читкә чыгарырга теләмәгән әти-әнинең хәлен дә аңларга була. Шуңа да, барысын да исәпкә алып, район хакимияте Җәлил бистәсеннән ерак түгел Минзәләбаш авылында физик, акыл ягыннан авыру балалар өчен бар уңайлыклары тудырылган мәктәп булдырачак.

– Махсус мәктәп киләсе уку елыннан ишекләрен ачачак, хәзергә оештыру, ремонт эшләре хәл ителә, – диде Сарман районы башлыгы.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading