16+

«Без Мәрҗанине әле үзебез дә ачып бетерә алмадык...»

Бүген Казанда бөек татар мәгърифәтчесе, дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Ул башкаланың иң матур урыннарының берсе булган Кабан күле яр буена, үз исемен йөрткән мәчет янында урнаштырылды. Һәйкәл ачу тантанасының башка мәгънәсе дә бар. 2018 елда әлеге бөек шәхеснең тууына 200 ел тулды. Шуңа күрә быел Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде.

«Без Мәрҗанине әле үзебез дә ачып бетерә алмадык...»

Бүген Казанда бөек татар мәгърифәтчесе, дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Ул башкаланың иң матур урыннарының берсе булган Кабан күле яр буена, үз исемен йөрткән мәчет янында урнаштырылды. Һәйкәл ачу тантанасының башка мәгънәсе дә бар. 2018 елда әлеге бөек шәхеснең тууына 200 ел тулды. Шуңа күрә быел Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов иң элек чарада катнашкан барлык кешене дә Мәүлид бәйрәме белән тәбрик­ләде.

– Нәкъ Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.)нең туган көнендә бөек татар халкының улы Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачу – зур тантана. Ул үзенең хезмәтләре белән татар халкын дөнья күләмендә күтәрүдә бик тирән эз калдырды. Бу скульптураның образын бөек сынчы Бакый Урманче эшләп калдырды. Һәм бу һәйкәл Иске Татар бистәсенә матур бүләк булыр дип ышанам, – диде Президент.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, әлегә Мәрҗанинең мирасын халык­ка җиткерүдә эшлисе эшләр күп.

– Без әле аны үзебезгә дә ачып бетерә алмадык. XVIII гасырларда дөньяга билгеле дин әһелләребез күп булган. Бу безнең бай тарихыбыз. Россия, башка төбәкләрдән безгә бик күп туристлар килә. Аларга бу һәйкәлне генә күрсәтеп калмыйча, Мәрҗанинең эшләгән эшләре турында да сөйләргә кирәк. Бу безнең горурлыгыбызны тагын да арттыра, – диде ул.

Татарстан мөфтие Камил Сә­мигуллин татар халкының го­рурланыр­лык шәхесләре күп булуын әйтте. Аларның иң зурысы – Мәрҗани хәзрәт.

– Аның китаплары хәзер дә Мисырдан алып Иорданияга кадәр, Иорданиядән алып Истанбулга кадәр укытыла. Революциягә кадәр Казанда гына да 30 меңгә якын китап басылган. Һәм без, дөнья­да беренчеләрдән булып, 1803 елда Коръән бастырдык. Мәрҗани хәзрәтебез бу турыда китап яза. «Нәзурәтел-хак» китабы әле дә Иорданиядә, Төркиядә басыла. Мәрҗани хәзрәтебезнең танылган сүзләре бар. Ул: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф», – дип язып калдырган. Шуларны сакласак, динебезне саклый алырбыз, – диде Камил хәзрәт.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов әйтүенчә, Ш.Мәрҗани елында бик күп чаралар оештырылган. Алар Татарстанда гына түгел, башка илләрдә дә халыкара дәрәҗәдә уздырылган.

Тантаналы чарада бөек шәхеснең дүртенче буын оныгы Гөлзадә Мостафина да катнашты.

– Без шушы урыннан ерак булмаган 1873 елда төзелгән йортта яшәдек. Мәрҗани вафат булгач, ул кече кызына күчкән. Без дә шунда үстек. Без – аның оныклары, оныкчыклары – мәгърифәтчелек эшен дәвам итәбез. Алар арасында галимнәр, укытучылар бар. Улы Мәхмүт Толстойның «Хаҗи Мурат» әсәрен рус теленнән тәрҗемә иткән иде. Бабабызның әле дә булса халык хәтерендә яшәве безне бик нык куандыра, – дип, җитәкчеләргә, һәйкәлне урнаштыруда зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Һәйкәлнең рәсми ачылышыннан соң чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Шунысы кызганыч, бөек татар мәгърифәтчесенең һәйкәленә аның исеме бары тик русча гына язылган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X