16+

Без русчаны татар теле аша өйрәндек

Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 

Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 

Укытучыларым педагогия училищесын тәмамлаган Физилә белән Халисә апалар булды. Соңрак сугыштан кайткан, читтән килгән укытучылар белем бирә башлады. Атнага өч тапкыр рус теле керә. Укытучыбыз Степан Киргизов татар теле аша рус телен өйрәтте безгә. Кыскасы, җиденче сыйныфны тәмамлап, кулга аттестат алдык. Сыйныфташларымның кайберләре авылда калды, сыер, сарык, тавык, дуңгыз фермаларына эшкә урнашты. Мин Казанга юл тоттым. Анда әтинең олы апасы ире белән яши иде. Сәүдә техникумына бардым, имтиханнар тапшырдым. Рус теленнән диктант яздым, математикадан мәсьәлә, мисал чиштем. Кабул итү комиссиясендәге бер татар хатыны татарча текстны русчага тәрҗемә итәргә кушты. Анысын да эшләдем. Кыскасы, укырга кердем. «Август урталарында чакыру җибәрербез, паспорт белән килерсез», – дип озатып калдылар. Тик колхоз идарәсендә белешмә бирмәделәр, ә ансыз паспорт алып булмый. Колхоз рәисе: «Куйбыш механизаторлар мәктәбенә барырсыз», – диде. Менә шулай авылда калырга туры килде. Алты ай Куйбышта укыдым, өч мәртәбә ашаталар иде, 260 сум стипендия түлиләр. Тулай торакта яшәдек. Хәзер менә инде шактый еллар Казанда гомер итәм. Татар телен, рус телен дә яхшы беләм. «Бала дүрт класс татарча укыса, үз телен онытмый», – дигән иде бер җитәкче телевизордан. Мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Хәзер чын татар авылларыннан Казанга укырга килгән балалар, вата-җимерә, русча сөйләшә, дәү әти, дәү әниләре дә оныклары белән рус телендә аралашырга омтыла. Татар телен саклау – һәркемнең гаиләсендә, һәр кешенең йөрәгендә булырга тиештер ул. Татар телен белүнең зыяны юк.

Сөләйман Шакиров, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading