16+

"Без тәнкыйтьләгән кеше төнге 3кә кадәр янады"

Бер ел элек ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татмедиа Junior” дип исемләнгән проект эшли башлады.

"Без тәнкыйтьләгән кеше төнге 3кә кадәр янады"

Бер ел элек ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татмедиа Junior” дип исемләнгән проект эшли башлады.

“Яшьләрне, балаларны татар теленә ничек өйрәтергә?” дигән сорау тугач, журналист кеше буларак үз фикеремне әйттем. 25 яшьтән кечерәк булган бүгенге татар яшьләре телевизор карамый, газета укымый, радио тыңламый. Алар тулысынча социаль челтәрдә тормыш алып бара. Шуңа күрә әгәр без социаль челтәрдә татар мохитен тудырсак, татар теленең киләчәге булачак. “Татмедиа Junior” турындагы идеябез әнә шул рәвешле хупланды”, - диде “Татмедиа” медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков.

Проектның төп максаты – татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру. Проектны “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” журналлары тормышка ашыра. Бүгенге көндә барлыгы 33 видеопроект эшләнгән, 532 тапшыру чыккан. Алар 2 миллион артык карау җыйган. Тапшырулар Youtube, Instagram, TikTok интернет ресурсларына урнаштырыла. Бер ел дәверендә проектта 40тан артык кеше катнашкан. 

“Бер еллык эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе – без татар телле видеофонд барлыкка китерә башладык. Моңа кадәр татар телендә мондый эш алып барылмый иде. Башка мәгълүмат чаралары тарафыннан эшләнгән видеолар махсус Youtube өчен эшләнми. Әмма социаль челтәрләрнең үз таләпләре бар. Иң мөһиме – аудиториянең мәнфәгатен аңларга кирәк”, - ди Шамил Садыйков. 

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова бер ел элек булган фикерләре белән уртаклашты. “Ул вакытта без камераның “к” хәрефен дә белмәдек. Текст белән эшлибез, ә аны ничек видеога күчерергә икәнен белми идек. Әдәби әсәрләрне сценарий формасына әйләндерергә өйрәндек. Ызгышып, талашып, елашып башланган эш мондый нәтиҗәләргә китерер, мондый тәҗрибә бирер дип бер дә уйламадым, хыялланмадым”, - ди Зилә ханым.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә барлыгы 16 җыр яздырылган. Балаларын “СалаваTIK”ка кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп икән. “Хәзер тиражыбыз ике тапкырга артты - 14 мең булды. Хыялым – 17-18 меңгә җитү”, - ди ул.

“Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин елга нәтиҗә ясап, Әлмәттә “Татмедиа Junior” мәктәбен ачу турында әйтте. “Татар телендә видеопроект эшләүче балаларны җыйдык, өйрәттек. Нәтиҗәдә “Әйдә, киттек” проектының бер чыгарылышын алар үзләре эшләде. Минемчә, бу – зур нәтиҗә, чөнки Әлмәт – рус телле шәһәр. Татар телендә аралашучы балаларны табу һәм өйрәтү татар телен куллануга зур этәргеч булды дип уйлыйм. Аннан соң беренче курс студентлары безнең студиядә практика узып тәҗрибә туплады. Араларында безгә эшкә керүчеләр дә бар”, - ди Илназ Фазуллин.

“Идел” журналының баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова ире, журналист Илдар Кыямов белән уртак проект алып бара. “Татар телле аудиториядә эшләрлек яшьләр булмагач, бу эшкә алындым. Хәзерге вакытта безнең журнал 14 проект алып бара. Ирем белән “Кыямовлар кыздыра” проектын эшлибез. Без анда журналистларны борчыган проблемаларны күтәрәбез. Беренче тапшыру чыккач, ярты көн телефон шалтырады. Аптырагач сүндереп куйдым. Без тәнкыйтьләгән кеше төнге 3кә кадәр янады. Проектны ябу теләге дә булмады түгел”, - ди Мөршидә Кыямова.

Ул “Татмедиа Junior” проектларының сыйфатына аерым басым ясады. Мөршидә фикеренчә, татар телендә дөрес сөйләшү һәм сөйләшергә өйрәтү – журналистларның бурычы. “Хәзерге блогерларның җөмлә төзелешендә, фикерне дөрес итеп әйтә белүдә хаталары күп. Бәлки комментарийлар санын арттыру максатыннан масхус шулай эшләүчеләр дә бардыр”, - ди Мөршидә Кыямова. 

Киләчәктә “Татмедиа Junior” проекты кысаларында 15ләп яңа видеопроект эшләргә планлаштырыла. Бу максаттан проектка татар телендә иркен аралашучы яшь егетләр һәм кызлар эзлиләр.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading