«Әти хакы» темасына конкурс игълан итеп, «Шәһри Казан» редакциясе бик тә изгелекле гамәл кылган. Ана кешеләргә багышланган шигырьләр, җырлар күпләп иҗат ителә, ә менә ата кешеләр күләгәдәрәк калалар шул.
Скопировать ссылку
«Әти хакы» темасына конкурс игълан итеп, «Шәһри Казан» редакциясе бик тә изгелекле гамәл кылган. Ана кешеләргә багышланган шигырьләр, җырлар күпләп иҗат ителә, ә менә ата кешеләр күләгәдәрәк калалар шул.
Конкурсның максаты – алтын куллы кешеләр турындагы язмалар булса да, мин дә, форсаттан файдаланып, үземнең әткәй турында язарга булдым. Минемчә, гаилә тормышын алып бара алган һәр атаны да алтын куллы дип әйтергә буладыр. Гаиләсен матди яктан тәэмин итеп, йортын, каралты-курасын карап, төзәтеп, яңартып баручы, ел дәвамында карт ата-анасын, хатынын, балаларын ит, сөт продуктларына тилмертмәслек итеп мал асраган, балаларына тиешле белем биргән, какмаган-сукмаган әти кешеләрне алтын куллы дими, ни дисең!
Әти хакы. Менә үзем дә, 65 яшьне узгач, бу турыда еш уйланам. Безгә – балаларына күрсәткән изгелекләрен, кадер-хөрмәтен бераз гына булса да кайтара алдык микән? Әткәй бала чакта ук ятим калган. Әнисе – хәзерге Илеш районының Теләкәй авылы мулласы кызы кинәт кенә авырып вафат була. Шуңадырмы, бөтен эшкә өйрәнеп, көчле егет булып үскән ул. Мулла бабаларының мәдрәсәсендә дүрт ел гыйлем алырга да өлгерә. Әле без үскәндә дә байтак кына еллар мулла вазифасын да алып барды.
Гражданнар сугышы вакытында аклары да, кызыллары да йөкче малай итеп йөрткәннәр 1903 елгы әткәйне. Шуларны каядыр илтеп кайтканда, ат-чананы талап алу максатында, һөҗүм итүләр дә булган. Яшь кенә булса да, әткәй алардан кача алган, аты яхшырак булгандыр инде, күрәсең. 23 яшь тирәсендә Кызыл Армиягә алганнар. Чечняда хезмәт иткән. Командирлары төрек булган, «Стройда «Мең яшә, Камал паша» дигән җырны җырлап йөрдек», – дип сөйли торган иде. Бервакыт казарма түбәсеннән эчкә төшеп, кемнәрдер 28 солдатны суеп чыкканнар. Әткәйнең гомере бетмәгәнгәдер инде, ул төнне каравылда булганлыгы белән исән калган.
Армиядә кириллицаны укырга-язарга өйрәнеп кайта, үзлегеннән латинчаны үзләштерә. Күпмедер вакыт укый-яза белмәүчеләрне укытып йөри. Колхозда җир сөрә, норманы һәрвакыт арттырып үти. Авылда сөйли торганнар иде, бервакыт район үзәгеннән вәкил килгән. Әткәй ул көнне басу сөрергә соңарыбрак кузгалган. Вәкил: «Син нишләп эшкә соңарып барасың?» – дип бәйләнгән. «Аның урынына мин иртә кайтам», – дигән әткәй. Вәкил сүзсез калган. Хуҗалык җитәкчесе аңлаткан инде: «Ул хәзер бара да башкаларны узып та китә, нормасын тиз үти. Шуңа да, соң барсам да, иртә кайтам дип әйтте ул», – дигән.
Бөек Ватан сугышы башлануга ук сугышка киткән әткәй. 1941 елның декабрендә Тула шәһәре юнәлешендәге сугышта аягы бик каты яралана. «Кан тулган, туңган итекне кисеп кенә алдылар», – дип сөйли торган иде. Бер командир белән разведкага барган җиреннән немец пулеметы пулясы чәрдәкләп ата аның аягын, командир исә шунда ук үлә. Аңын югалтмаска тырышып, байтак җирне кар ерып шуышып кайта, әле ярый окоптагы немецлар артыннан чыкмаганнар. Бик караңгы төн булган, алар да курыкканнардыр инде.
Саратов шәһәре госпиталенә нәкъ бер атна кайткан яралыларны төягән полуторка. Ул арада әткәйнең аягында гангрена башланган. Операциядән соң аңга килгәч, бот төбеннән киселгән аягын эзләп елап җибәрә 38 яшьлек ир. Тик нишлисең, язмыштан узмыш юк. Ярты елдан соң култык таякларына таянып кайтып төшә ул авылга, беренче группа инвалид булып. Тик беренче группада озак йөри алмый ул, салым җыю эшенә кую харап итә. Йомшак күңелле әткәй салымнарны сыгып җыя алмый, билгеле, сугышта офицер булып йөргән дуамал район вәкиленең ачуы килеп, әткәйне өченче группага төшертә. Властьның көчле вакытлары бит. Шуннан соң әткәй 66 яшенә кадәр икенче группа да ала алмады. Ел саен, аягы үсмәгәнен күрсәтер өчен, Казанга комиссиягә бара иде. Кулың көрәк хәтле бит, дия-дия, группа бирми килделәр. Көрәк хәтле булмыйча, ул бит култык таягында йөри, утырып, җир казый, бәрәңге ала.
Без алты бала үстек. Әткәй сугыштан соң кибеттә сатучы булып та эшләде. Протез аяк белән көне буе прилавка артында басып тору җиңел түгел, билгеле. Кичен протезын салгач, аның култиенә, ягъни киселгән аякның калдыгына карарлык булмый иде, чи кызыл ит инде. Әнкәй корыта торган порошоклар сибеп, йомшак башлык тибындагы әйберләр кидерә иде. Әле бит мичкә белән керосин алып кайтып, халыкка үлчәп бирә торган заманнар. Анысы да сатучы өстендә иде.
1957 елны әткәй хат ташучы булып эшкә урнашты. Көн саен 12 чакрым ераклыктагы район үзәгенә почта алырга барды. Юл уңаеннан дип, авыл кешеләреннән иртән-иртүк сөт җыеп сөт заводына илтүне дә аңа йөкләделәр. Әле кайтышлый тавык фермасына мае аертылып алынган сөт тә кайтарып бирергә кирәк. Гаилә белән эшләдек инде, газета-журналларны әткәй алып кайта, ә без балалар таратабыз. Почта әрҗәләре тормышка кермәгән вакытлар, газета-журналларны һәр өйгә кертеп бирергә кирәк. Язылып та тора иде инде авыл халкы газета-журналларга, көчкә таратып бетерә идек. Бу эштә әткәй 1969 елга кадәр, без үсеп таралып беткәнче эшләде. Без биш-алты яшьтән җәй айларында әткәй арбасыннан төшмәдек, алай-болай ат китеп барса, әткәгезнең аягы юк, атны борып алып килерсез, дип, әнкәй утыртып җибәрә иде. Район үзәгеннән кайтышлый әткәй печән чабып алганда, атның корсагына ябырылган кигәвеннәрне куу да безнең өстә иде.
Үскәндә, әткәйгә эш эшләшергә ярдәм итү бераз булса да әткәй хакын хаклау да булгандыр инде. 8нче сыйныфка кадәр биш чакрымдагы авыл мәктәбендә укыдык. Дәресләр бетүгә үк, почта таратасы бар дип, чабып кайта идек.
Мин 15 яшьтә техникумга укырга киткәндә, әткәйгә 65 яшь иде инде. I курсны тәмамлап каникулга кайткач, беренче тапкыр әткәйгә игътибар белән карап, картайганлыгын аңладым. Каникул буе көчемнән килгән бөтен эшне эшләргә тырыштым. Әткәй хакын хаклауның башы булгандыр инде ул. Техникумны тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ныклап ярдәм итәргә тырыштым инде. Гомумән, без – соңгы туган өч малай, картайган әткәй-әнкәйгә гел ярдәм итеп килдек. Аларга тәмле күчтәнәчләр алып кайтырга тырыштык. Әткәй алма белән чәй эчәргә ярата иде, кая гына барсак та, аңа дип тәмле алмалар эзли идек. Хәзер генә ул алмалар кибетләрдә тулып ята, ул заманда бик юк иде.
Ата хакы үлчәп кенә бетерерлек түгел ул. Ата-ананың безгә – балаларына карата кылган изгелекләрен кем санап бетерә алган. Гаилә йөген ата белән ана бергәләп тарта, ата хакы да ана хакы белән бертигездер. Ата-ана хакын алар үзләре исән чагында хакларга өлгерү исә балалары өчен зур бәхеттер. Шуны истән чыгармасак иде.
Комментарийлар