Шәһри Казан

«Безнең авыл - 2» бәйгесе башланды

Дуслар! 2016 елда "Шәһри Казан" газетасы "Безнең авыл" дигән бәйге уздырган иде. Редакция тарихында моңа кадәр мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмады. Күп санлы укучыларыбыз соравы буенча, без әлеге бәйгене быел да уздырырга булдык.

Бәйгенең шарты бик гади – туган авылыгызның табигате, истәлекле матур урыннары, урамнары фотоларын (1-3 фото) безгә shahri-kazan@tatmedia.com, https://vk.com/id160603721 адресына юллагыз.

Фотолар 1 февральдән 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Килгән фотолар "Шәһри Казан" сайтына куела һәм 16 апрельдән 18 майга кадәр тавыш бирү этабы була.

Реклама

Иң күп тавыш җыйган авылга "Шәһри Казан" журналистлары, җырчы һәм язучылар белән кайтып концерт оештыра һәм җиңүче авыл турында безнең газетада язма басылачак.

Димәк, башладык!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: