Кызыл Армия, элеккеге СССР халыклары, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итеп, 1945 елның 9 маенда Җиңү яулады.
Җиңү көне бәйрәме һәркемнең күңелендә олы горурлык, яу кырында һәлак булганнарга һәм сугышта катнашкан инде мәрхүм туганнарыбызга, бүген дә исән ветераннарга рәхмәт хисләре уята, хатирә-истәлекләрне кузгата.
Минем 1905 елгы бабай Гыйльметдин сугышка беренче көннәрдән үк алына. Утны-суны һәм фашист тоткынлыгын кичереп, 1955 елда гына хәзерге Балык Бистәсе районындагы Күки авылына исән хәлендә кайтып җитүгә ирешкән ул. Хәрби тоткыннарга соңыннан үз илебездә төрмәдә дә утырырга туры килгән әле. Бабайның безгә туган тиешле фронтовик-партизан Мирзаҗан Әхмәтҗанов белән фашистларга тирән нәфрәтләнеп сөйләшеп утырганнары бүгенгедәй күз алдымда. Урыннары җәннәттә булсын! Кызганыч, бабайдан бәйнә-бәйнә сораштырып калмадым. Рус солдатларына гомере буена рәхмәтле булып яшәде ул.
– Кышкы салкында җәяү уннарча чакрым ара уздык. Кайбер солдатлар хәлсезләнеп егыла башлады. Командирлар: «Тор!» – дип кычкыра. Аягына баса алмаганнарны: «Фашистларга каршы сугышырга теләмисең», – дип шунда ук атып үтерәләр иде, – дип сөйләде Гыйльметдин бабам. – Берзаман минем дә аякларның хәле бетте, юлга егылдым. Командир пистолетын болгап кычкыра. Шунда бер таныш булмаган ике рус солдаты коткарып калды мине. Алар: «Йөрәге авырта аның», – дип, мине ике яктан култыклап алып, атларга ярдәм итеп бардылар.
Гаскәрләр елга аша чыкканда, немец самолетлары күперне бомбага тота башлый. Шартлау дулкыны минем бабайны да бозлы суга алып ыргыта. Шунда бер солдат, шинелен салып, елгага сикерә, бабайны яр буена сөйрәп чыгара.
– Авыр киемнәрдә суга батып үләсе идем инде. Рус солдаты коткарды, – дип әйтә иде бабай.
Ул кышкы юлдагы һәм елганы кичкәндәге очракларда үзен үлемнән алып калган солдатларның исемнәрен белмәде, «рус кешеләре иде алар» ди торган иде.
Минем бабай да хезмәт иткән гаскәрләр Ленинград чолганышында калган. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр барган, ачлыктан гына да 600 мең кеше үлгән.
– Кешеләр этләрне һәм мәчеләрне ашап бетерделәр, аннан соң кумакларны (күсе) ашадылар, – дип сөйли иде Гыйльметдин бабам.
– Син дә кумак ашадыңмы? – дип куркып сорый идем.
– Юк, мин ашамадым, җирәндем, – дип башын селкер иде.
Хәзерге акылым белән уйлыйм: бабай да ашаган инде, әлбәттә, безгә әйтергә генә теләмәгән. Этләрне һәм мәчеләрне ашап бетерү дә сәбәп булгандыр, Ленинградта 1941 ел кышында күсе коточкыч күбәйгән. Алар барлы-юклы азык запасына зур зыян салган. Кешеләр үзләре дә кумакларны ашап, үлемнән котылып калган, дип әйтсәк, һич ялган булмастыр. Ладога күле аша «Тормыш юлы» ачылгач, 1942-1943 елларда Ленинградта тормыш беркадәр «җиңеләйгән». Ярославль өлкәсеннән дүрт вагон мәче китерелеп, Ленинград шәһәренә җибәрелгән, алар кумакларны киметергә ярдәм иткән.
Ленинград фронтындагы сугышларның берсендә Гыйльметдин бабам немец-фашистларга тоткынга эләгә. Бала чакларымда: «Бабай, син нимесчә беләсеңме?» – дип сорый идем. Ул «арбайт», «швайн» сүзләрен әйтә иде.
Немец телендә «швайне» (schweine) – дуңгыз, ә «арбайтен» (ardeiten) эшлә дигән мәгънәне аңлата.
– Берсендә нимес офицеры тимер дагалы күн итеге белән башыма тибә-тибә кыйнады. Кайчак башымның каты авыртуына, колакларның сызлавына шуның да зыяны калгандыр инде, – дип әйтә торган иде Гыйльметдин бабам.
Бөек Ватан сугышында, рәсми мәгълүматларга караганда, 10 миллион солдат һәм офицер һәлак булган, фашистлар тоткынлыгына 3 миллион тирәсе хәрби эләккән. Бөек Җиңү коточкыч югалтулар, җәбер-газаплар кичереп, Кызыл Армиянең һәм халыкның тиңдәшсез батырлыгы нәтиҗәсендә яулап алынган. Безнең бабайлар «швайне» түгел! Элекке СССР халкын кол ясарга омтылган фашистларны тар-мар иткән җиңүчеләр. Җиңүнең кадерен белик, илебез куәтен ныгыту өчен тырышыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар