16+

“Безнең балаларны саклады, үзенекен коткарып кала алмады”

Хезмәттәшебез Фәния Лотфуллинаның кызы да 175 нче гимназиядә укый булып чыкты. Фаҗига корбаннары арасында сыйныф җитәкчеләренең улы да бар. 

– Безнең балаларны саклап утырган арада күрше кабинетта улы үлеп яткан, – диде безгә Фәния. 

Аның ике кызы да гимназиядә укый. Олысы 9 нчы сыйныфта, кечесе – 4 нчедә. Анысы укырга барып өлгермәгән, икенче сменада укый ди. 
– Олы кызым ватсаптан, монда әллә нәрсә булды, аталар, тавышлар ишетелә, ишекне бикләп куярга куштылар, бикләнеп утырабыз, сеңлемә әйт, укырга бармасын, дип язды. Мәктәп директоры радиодан ишекләрне бикләп куярга кушып кисәтеп өлгергән булган. Үзебезнең балалар исән-сау, рәхмәт укытучыбызга, безнекеләрне саклады, үзенекен коткарып кала алмады. Ул 8 нче сыйныфта укыган булган. Соңгы мизгелгә кадәр исәндер дип ышандык... Укытучыбыз улын югалтты, бүген озатырга бардык, – дип сөйләде ул.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X