16+

«Безнең гаеп нидә булды икән?..»

Тарихи материаллар белән эшләгәндә, үткәннәрне барлаганда, авылдашларым искә төшә. Һәр гаилә үзе бер тарих, үзе бер язмыш. Шәмсетдиновлар турында да тулы бер китап язарлык. Сәяси репрессия турында сөйләгәндә, бу гаиләне искә алмый мөмкин түгел. Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән Сталин репрессиясе корбаннары турында ишетеп кенә белми алар. 

«Безнең гаеп нидә булды икән?..»

Тарихи материаллар белән эшләгәндә, үткәннәрне барлаганда, авылдашларым искә төшә. Һәр гаилә үзе бер тарих, үзе бер язмыш. Шәмсетдиновлар турында да тулы бер китап язарлык. Сәяси репрессия турында сөйләгәндә, бу гаиләне искә алмый мөмкин түгел. Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән Сталин репрессиясе корбаннары турында ишетеп кенә белми алар. 

Габбас абый авылда зур хөрмәткә ия кеше. Тырышлык, уңганлык әтисе Абрар бабайдан күчкән, күрәсең. Авыл халкы аның турында мактап сөйли. Авыр заманнарда да Абрар бабай, үз тырышлыгы белән, йорт салып чыккан, тугыз баласын аякка бастырган. 1932 елда исә аны, күп кенә авылдашлары белән беррәттән кулак мөһере сугып, кулга алалар. Аннары Свияжск төрмәсенә озаталар. 

– Әни сөйләгәннәрне әле дә хәтерлим. Безнең йорт каршында атлылар туктады. Өйгә бәреп керделәр, нәрсә бар – барысын да алып чыктылар: азык-төлек, җиһазлар, кием-салым, йорт хайваннарын, хәтта капканы да сүтеп алып киттеләр. Бер уч бодайсыз да калдык, – дип искә ала Габбас абый. 
Абрар абыйның хатыны Хәтимә апа тугыз баласы, каенанасы белән кечкенә кара мунчада яшәргә мәҗбүр булалар. Дүрт ел шунда җан асрый алар. Кечкенә балалары авырып вафат була, унынчы сабыен да хатын мунчада таба. Ачлык-ялангачлыкны Шәмсетдиновлар үз җилкәсендә татый. Олысы, кечесе, салам җәеп, салкын идәндә йоклый. Мунчаны якканда, ис тимәсен өчен, барысына да урамга чыгарга туры килә. 
1937 елда хатын түзми, балаларын җыеп, большевиклар тартып алган туган нигезенә бара. Ул чакта бу йортта прокурор гаиләсе яши торган булган. Хәтимә апаның йорттан чыгарга теләмәвен күреп, авыл советы аны закон бозуда гаепләргә маташа. Әмма, Ходайның рәхмәте, күп балалы хатынны хөкем итмиләр. Киресенчә, аңа балигъ булмаган сабыйлары белән үз йортында яшәргә мөмкинлек бирәләр.
Биш ел вакыт узгач, Абрар бабай да төрмәдән кайта. Иреккә чыккач та, авылдагы «Кызыл партизан» колхозына эшкә урнаша. Кайчандыр танылган механикка кыерсытуларны күп күрергә туры килә. Кызганыч, гаделсезлек белән еш очрашса да, ул үз хокукларын яклый алмый, «халык дошманы» дигән тамга аны озак вакыт озата бара. Сәяси вазгыять тынгач, Абрар абый, ниһаять, яңа тормыш башлыйм дигәндә генә, аның төрмәдә чакта туберкулез чирен эләктергәне билгеле була. Озак та үтми, ул бакыйлыкка күчә. 

Хәтимә апа зур авырлыклар белән тугыз баласын аякка бастыра. Хәзер балаларның бишесе исән-сау. Тормышлар тыныч булса да, әле дә авыр балачакларын куркыныч төш кебек искә алалар. Ул чактагы күргәннәре йөрәкләрендә мәңгегә уелып калган. Үткәннәрен искә төшергәндә, Габбас абыйның да күзләре яшьләнә. «Безнең гаеп нидә булды икән? Ни өчен ару-талуны белми эшләгән әти-әнине «халык дошманы» дип кыерсыттылар? Нигә безне пионерга, комсомолга кабул итмәделәр?» – дип, бүген дә үз-үзенә сораулар бирә ул. 
Габбас абыйның бүгенге тормышы, шөкер. Хатыны Мәдинә апа белән ике ул үстергәннәр. Юныс абый мәктәптә физик тәрбия дәресләрен укыта. Безнең дә яраткан укытучыбыз булды ул. Тиздән 60 яшьлеген бәйрәм итәргә җыенса да, әле дә спорт белән кызыксына, волейбол ярышларында катнаша. Хатыны Нурия Нургали кызы исә безнең сыйныф җитәкчебез иде, төгәл фәннәрне укытты, математика серләренә төшендерде. Без аңа биргән белеме өчен генә түгел, әниләрчә кайгыртуы, акыллы киңәшләре өчен дә рәхмәтле. Шәмсетдиновларның икенче уллары Әсхәт абый күп еллар баш механик булып эшләде, хәзер шәхси эшмәкәр. Киленнәре Миләүшә апа – «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә фельдшер. Габбас абый белән Мәдинә апа тормыштан тәм табып яшиләр. Балалары, оныклары өчен үрнәк алар. Бакчачылык белән шөгыльләнәләр, сыерлар асрыйлар. Икесе дә көр күңелле, кунакчыллар. Мәдинә апа бүген дә тегә, бәйли, сыер сава, сөт ризыклары ясап, туганнарын сыйлый. Шәмсетдиновлар еш кына барысы бергә җыелып күрешергә, хәл белешергә яраталар. «Бер күрешү – үзе бер гомер,диләр. Туганлык җепләрен сакларга, нәселебезне ешрак барларга кирәк», – диләр алар. 

Эльвира Гыйсмәтуллина, Яшел Үзән, Норлат.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading