16+

Безне ничек саклыйлар: «ШК» хәбәрчесе патрульгә чыкты

Шәһәрдә иминлек ничек кайгыртыла? Күбебез бу хезмәткә бәйле хокук саклаучыларны, полиция хезмәткәрләрен, юлдагы патруль эшчәнлеген атар.

Безне ничек саклыйлар: «ШК» хәбәрчесе патрульгә чыкты

Шәһәрдә иминлек ничек кайгыртыла? Күбебез бу хезмәткә бәйле хокук саклаучыларны, полиция хезмәткәрләрен, юлдагы патруль эшчәнлеген атар.

Шулар белән беррәттән безнең тынычлыкны урамда көн-төн саклаучы Ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре – Росгвардия вәкилләре дә бар әле. Алай гына да түгел, башкалада күп кенә йортлар, төрле объектлар алар карамагына алынган.

«501нче чакыруны кабул итте»

501нче патруль автомобилендә эшләүче егетләргә ияреп, Казан урамнарын йөз кат әйләндек. Маршрутыбыз Казанның үзәк урамнары буйлап үтсә дә, без белмәгән, аяк басмаган тыкрыкларга кергәч, шәһәрнең бу урамнарында беркай­чан да булмаганыңны аңлап куясың. Хезмәттәш егетләрем өчен бу – гадәти көндәлек маршрут. Хезмәттәшләр дип әйтерлек тә шул – бу юлы патруль автомобилендә берничә сәгать егетләргә булышып йөрдем ләбаса. Дөрес­рәге, аларның эшчәнлеген күзәттем. Урам буйлап полиция машинасы үтеп йөргәнен күрсәм, хәзер аларда безнең тынычлыкны саклаучы егетләр икәнлеген дә беләм.

Казан шәһәре буенча Ведомстводан тыш сак идарәсенең Вахитов һәм Совет районнары буенча 1нче номерлы батальонда Алмаз Уразмөхәммәтов белән Руслан Әхмәтҗановларның әлеге хезмәттә икенче еллары гына. «Төрле хәлләр була», – ди алар, елмаеп. Тоткарлау төркеменең өлкәне – кече сержант Руслан – Росгвардия хезмәтенә армия сафларыннан кайтуга ук килә. Машина йөртүче егет тә узган елдан бирле башкала үзәгендә тәртип саклый. Алмаз Казанда Эчке эшләр частенда хезмәт итсә, Руслан – Севастопольдән Кара диңгездән кайт­кан моряк егет. Бүген алар студентлар, читтән торып укыйлар.

Егетләр карамагына Казанның Вахитов районындагы берничә урам беркетелгән. Алар бертуктаусыз шәһәр буйлап кизүдә. Кече сержантлар Волков, Айвазовский, Достоевский, Чехов, Пушкин урамнарын күзәтә. Вахитов районы – бик тә үзенчәлекле. Шәһәр үзәге. Төрледән-төрле оешма-учреждениеләр биредә бихисап. Ял көннәрендә кизүдә булу – аеруча авыр. Төнге клублар, төне буе эшен дәвам итүче кафелар. Шәһәр үзәгендә исерекләр арта. Аларның җинаять кылу ихтималы да бар, үзләре дә хокук бозучы корбанына әверелергә мөмкин. Салкын конне урамда туңып үләргә дә озак түгел. Наркологиягә илтеп, “өрдерәләр”, соңыннан махсус табиблар кулына тапшыралар үзләрен. Төрле операцияләрдә катнашып, законсыз мигрантлар, җаваплылыктан качып йөрүче кешеләрне тикшереп табарга тырышалар.

Патрульдәге егетләргә нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килми.
– Ял көннәрендә халык шәһәр үзәгенә җыела. Компанияләрдә бә­хәсләшү-талашуларның азагы хәерле булып бетмәскә мөмкин. Кемдер акча букчасын югалта, кемдер сумкасын онытып калдыра. Клубларда эчәләр, аннан низаг туа. Күп вакыт көнләшүгә бәйле хәлләрнең ахыры аянычлы тәмамлана. Заманга бәйле яңа төр тәртип бозулар да арта тора. Мәсәлән, Европадагы кебек хәзер күп кенә ашау урыннарында тукланганнан соң да түләргә мөмкин. Безнекеләр исә ашыйлар да түләмиләр. Аннан без киләбез, – дип сөйли алар.

Гомумән, егетләр әйткәнчә, һәрбер очрак аерым бер хәл. Җүләрләр йортыннан пычак тотып качканнарны да, урамда тәртип бозганнарны да тоткарлыйлар, чит фатирга кергәннәр янына да шунда ук барып җитә алар. Райондагы барлык маршрутларны өйрәнгәннәр, саклана торган территорияне биш бармагы кебек беләләр. Җинаятьчене «кайнар эз»дән тоткарлау өчен һәр аулак почмакны белү зарур шул. Аларның исәбендә дистәләгән тоткарлау очраклары: куркынычлары да, көлкелесе дә бар.

Пәрәмәч карагы

Иң күп вак тәртипсезлекләрнең берсе кибетләрдәге урлашуга бәйледер, мөгаен. Росгвардия егетләре мондый хәлләрнең адым саен күзәтелүен сөйли. Күпчелеге шунда ук үз гаепләрен таный, диләр. Ә менә кылган гамәлләреннән баш тартырга тырышучылар да бар. Ершов урамындагы кибетләрнең берсендә үз бәясе 13 сумга төшкән пәрәмәчне ашаган адәмне дә алар бүлеккә алып китәргә мәҗбүр булган.

– Тору урыны билгеле булмаган бер ир-атны кибеттән алып китәргә туры килде. Ул затлы кибет эчендә пәрәмәчне ашап бетергән. Ризыкның үз бәясе 13 сум гына. Кибетнең камерасыннан күзәтеп торган сак хезмәте аны моның өчен гафу итмәде. Килешә алмагач, административ хокук бозу буларак гариза язылды. Аны бүлеккә алып киттек, иртән аңа суд булды һәм 500 сум штраф салынды. Кайчак гаеп­ле кеше шунда ук штрафын түли. Бүлектән аны көнендә кайтарып та җибәрәләр», – дип сөйли Руслан Әхмәтҗанов. «Һәрбер очрак аларның тәртипләреннән тора. Исерек кенә, бөтенесен эшли алам, дип уйлый. Айнып киткәч, башларын эшләтә башлыйлар», – дип өстәп куя Алмаз Уразмөхәммәтов.

Әнә шулай кибеткә урлау нияте белән кергән каракларны күп эләктерә алар. Кайчак алар килеп җиткәнче, кибетчеләр яки кибетнең сак хезмәткәрләре каракларны үзләре үк җибәрмичә тора. Караклык өчен, тотылганын белдереп, гариза яздыралар. «Килгән зыянны карыйсың, күпме әйбер урлаганнан да тора әле ул. Аларга административ штрафмы, яисә җинаять эше ачумы – моны тикшерәләр», – ди егетләр.

Тотылмаган карак түгел. Волков урамындагы шәхси йортка сигнализация челтәре «тавыш биргән». Сакчыллык бүлеге пультыннан шуны рациядән хәбәр иттеләр. Тыныч кына шәһәр үзәген патрульләү тәмам. Егетләр белән шунда атылдык. Ара бик якын, 3 минут эчендә без шунда. Берничә камералы, сак хезмәтенә тоташтырылган бу йорт музейны да хәтерләтә. Урамга чыгып торган зур тәрәзәләрдән өй эче күренеп тора, гөлләр үсеп утыра. Тәрәзәләргә тышкы яктан саклык чаралары куелмаган. Тикшерә торгач, сигналның «уйнап алуы» гына билгеле булды. Карак керсә, котылырга бер мөмкинлеге булмас иде. Дежур офицер килеп, йортны тикшерә: карак эше булмаган. Техника кайвакыт шулай “уйнап ала”. Һәр сигналны тикшерергә тиешләр. Экипаж фатирны тикшерү белән мәшгуль вакытта, территориядә булган сигналларны башка машиналар ала тора.

Ярдәмсез беркемне дә калдырмыйлар Шулай да егетләр бу объектның ике сәгатькә сакка куелу ихтималын искәрттеләр. Бу очракта хуҗалар кайтырга да, кайтмаска да мөмкин икән. Росгвардиячеләр күп кенә йортларны әнә шулай тикшерә. Иртәнге җыелышта махсус сак төймәләрен тикшерү өчен берничә бинаның билгелиләр. Чакырулар булмаганда, егетләр көндәлек эшләрне башкара.

Исереккә диңгез тубыктан

Юкка гына шулай әйтмәгәннәрдер. Айнымыйча нинди хәлгә калганын берәү дә аңламый.
– Бервакыт барда утырганда, бер кеше ватылган стаканы өчен түләүдән баш тарта. «Стаканның ватылганына гаепле түгел, аны миңа юеш килеш китерделәр, шуңа күрә кулымнан шуып төште», – дип белдерә ул. Үзе бөтен нәрсә өчен түләгән. Ә менә монысы өчен түләүдән баш тарта. Мондый чакта да сак хезмәтенә хәбәр килә.

Күңел ачу үзәкләренең берсендә тагын бер ир-ат, кальянның күмерен аударып, келәмне яндырган. Аңа, йә яндырган урын өчен 3 мең сум акча түлисез, йә хокук саклаучыларны чакыртабыз, дигәннәр. Нәтиҗәдә, ул түләүдән баш тарта. Күзәтү камерасы язмалары буенча караганда, аның гаепле икәнлеге күренә. Ул, алай эшләмәдем, дип әйткән була. Һәм өстәлдә утырган килеш кабат йоклап китә. Аның янындагы компания әкрен генә берәм-берәм тарала. «Киткән кешене без эзләмибез, моңа сәбәп тә юк. Ул уянгач, өстәл өчен аңа 28 мең сум исәп-хисап кәгазе китерәләр һәм шуңа 3 меңлек янган ковролинны өстиләр. Шунда ул бик тиз айнып китте», – дип сөйли егетләр.

– Исерек компанияләрдә гел шулай берәү гаепле кала. Узган ялларда гына Гадел Кутуй урамындагы барның ишеге төбендә яткан кеше янына чакырттылар. 30 яшьлек ир-ат булып чыкты ул. Башта берничек тә аңына килмәде. Бик нык исерек булган, безгә «Ашыгыч ярдәм» чакыр­тырга туры килде. Дусты белән ял итәргә килгәннәр, ашаганнар-эчкәннәр. Түләгәннәр. Тәмәке тартырга чыккач, ул йоклап китә һәм идәнгә егыла. Дусты моңа карый да китә дә бара. Ә без, кеше нинди генә хәлдә булса да, «Сезнең хәлегез ничек, «Ашыгыч ярдәм» чакыртмыйкмы?» дип сорарга тиеш. Бүлеккә кайткач та, кешегә начар булырга мөмкин. «Ашыгыч ярдәм» кешенең хәле начар булса алып китә. Бу юлы да аны алып киттеләр, – дип сөйли егетләр.

Аларга үлем хәлендә кан эчендә яткан кешеләргә дә ярдәм итәргә туры килә.

Балалар бакчасыннан сигнал

...Ул арада Вахитов районының 212нче номерлы катнаш төрдәге мәктәпкәчә белем бирүче балалар бакчасыннан сигнал алынды. Сак хезмәтенә тоташтырылган кисәтү кыңгыравы шалтыраган. Димәк, тиз арада безгә бу бинаны барып тикшерергә туры киләчәк. Айвазовский урамындагы бормалы тыкрыктагы торак йортларның беренче катында урнашкан бу балалар бакчасында электрга бәйле тикшерү үткәргәннәр. Шуңа сак хезмәтенә хәбәр килеп ирешкән. Бу, бер караганда, сак хезмәтенә куелган объектларны бер кат тикшерү булса, икенчедән, шушы як урамнарны да бер кат карап чыгу кебек килеп чыга. Мин, журналист буларак, бу балалар бакчасының искелегенә дә, ишегалдында тар уен мәйданчыкларына да игътибар иттем. Дөресен генә әйткәндә, мондый торак йорт мәйданын биләп эшләүче балалар бакчасын күргәнем булмаган икән. Бу инде аерым ишегалдылы, аерым биналары булган балалар бакчасы түгел инде. Эчке шартлары белән кызыксынып торырга вакытыбыз тар, әмма шулай да шәһәр уртасында шундый балалар бакчасы булуы аптырашта калдырды.

«Перехват»та нишлиләр?

Күптән түгел патруль машинасының әйләнеп каплануы да шәһәр юлларында төрле хәлләр булуы хакында сөйли. Тоткарлау төркеменең өлкәне сөйли: «Перехват» игълан ителгәч, бер сәгать буе юлда барлык машиналарны туктатасың. Туктамаган машинаны куа китәбез яисә юл-патруль хезмәткәрләренә хәбәр итәбез”.

Шәһәрдә бик күп кибет, банк, оешма иминлек булдыру өчен тревога төймәләре белән җиһазландырылган. Мәктәп, балалар бакчасы, музей, мәчетләргә дә кагыла бу. Егетләр саклый торган районда Мәрҗани мәчете һәм башкаларда хокук бозучылардан саклый алырлык махсус төймәләр җайланган.  Гомумән, район буенча 3 меңнән артык фатир, меңләгән объект Рос­гвардия сагына алынган. «Йокы районнары» белән чагыштырганда, фатирлар саны кимрәк, билгеле, әмма оешмалар саны белән алдыра. Экипаж кеше үтерүче, талаучыларны да, хулиган-каракны да, кулга алып, кизү бүлегенә китерә. Башкалар арасында Вахитов районында эш итүче батальон эш нәтиҗәләре буен­ча еш кына беренчелекне яулый. Моңа егетләрнең дә өлеше әз кермәгәндер. Бүген – профессионаллар заманасы. Ведомстводан тыш сак хезмәтенең аерым һәм иң мөһим буыны – тоткарлау төркеме. Патрульләп йөргән урамнарда кайчак фара уты – бердәнбер яктылык чарасы булып кала. Экипаждагыларның профессионализмыннан, юлда оста хәрәкәт итүеннән, сигнализация эш иткән объектка оператив килеп җитүеннән күп нәрсә тора.

Күбебез иртән эшкә чыгып китәбез, кичке якта гына кайтып керәбез. Эш кешесе – эштә, балалар – укуда дигәндәй. Иминлек турында кайгырту икенче планда кала. Хәер, көне буе фатирны да саклап утыру мөмкин эш түгел. Росгвардия егетләре исә без өйдә юк чакта шәһәр иминлеген саклый. Шәһәр иминлеген тәүлек буе күзәтеп торган Алмаз һәм Руслан кебек егетләр булганда, ничектер тыныч булып китте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading