16+

Безнең Рәзинә!

Кыю, туры сүзле, һәрвакыт үзенең фикере, әйтер сүзе бар. Журналист өчен иң кирәкле сыйфатлар. Юкка гына хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданова, мәктәпне тәмамлаганнан соң, булачак һөнәре итеп журналистиканы сайламый.

Безнең Рәзинә!

Кыю, туры сүзле, һәрвакыт үзенең фикере, әйтер сүзе бар. Журналист өчен иң кирәкле сыйфатлар. Юкка гына хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданова, мәктәпне тәмамлаганнан соң, булачак һөнәре итеп журналистиканы сайламый.

Студент елларында ук үзенең тәвәккәллеге белән аерылып тора ул. Тәвәккәл дими ни дисең: нәни генә гәүдәле шушы ханымның, «Газель» машинасын иярләп, Казаннан туган ягы Сабага кайтып йөрүе генә дә ни тора. Күп еллар атна саен диярлек кайтып каенанасына кадер-хөрмәтен күрсәтте, аны хөрмәтләп, бакыйлыкка озатты ул.

Уңган хатын, кайгыртучан ана, тугры дус, булдыклы хезмәткәр булу серләрен Рәзинә яхшы белә. Хезмәттәшләре дә аны шушы сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр. Ул бүгенге көндә «Шәһри Казан» редакциясендә корректор булып эшли. Зур игътибарлылык, сабырлык сорый торган үтә дә җаваплы эш. Корректор хәреф хаталарын төзәтүдән тыш, җөмләләрнең йөгерек, укылышлы булуын да кайгырта. Моның өчен бөтен яңалыклардан хәбәрдар булып тору да кирәк. Шуңа күрә хезмәттәшебез күп укый, төрле илләргә сәяхәт итәргә ярата.

Рәзинәбезнең, журналистикадан аз гына читкәрәк китеп, хезмәт юлын корректор буларак дәвам итүе газета укучылар өчен югалту дияргә дә була. Аның кебек бернигә битараф булмаган, кешеләргә ярдәм итәргә талпынып торган кешеләр журналистикага бик кирәк. Кем белә, Рәзинәбезгә әле 50 генә!

Без аны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Бәлки әле киләчәктә ул, янәдән кулына каләм алып, күңелен борчыган, җанын сыкраткан фикерләре белән уртаклашыр. Уңышлар телик аңа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X