Кунак киләсе булса, әлбәттә инде, һәркем әзерләнә. Бер сөртеләсе чынаяк та ике тапкыр «битен юа», шулпа да озаграк кайный, бәлешкә дә май күбрәк төшә.
Берьюлы 800 кунак каршы алганда ничек була дигән сорауны әлкилеләргә бирергә мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Россия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары кичә Әлки җирлегендә кунак булып, районның авыл хуҗалыгы тармагы белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Ниндидер үзгә җылылык, ачык күңел белән каршы алды әлкилеләр кунакларны. Гармун моңын да, самавыр чәенең тәмен дә, җигүле атларның күңелләрне җилкендерерлек дәртен дә онытмаганнар икән әле. Ак яулыклы кызлары, ачык йөзләре, тәмле телләре дә әсир итте кунакларны.
Матур күңелле бай фермер
Районда ике зур инвестор, 40тан артык фермер хуҗалыгы эшли. Раил Гыйматдинов 2004 елда фермер буларак үз эшен башлап җибәргән. Бүгенге көндә аның 42 мөгезле эре терлеге бар, шуларның 24е – савым сыерлар. Дәүләт ярдәме белән бер дигән итеп кирпечтән абзар салып куйганнар. Авыл кешесе өчен сыер элек-электән гаилә әгъзасы кебек. Сыерлы йорт – сыйлы йорт! Малларын Гыйматдиновлар аеруча яраталар, ахры, кушаматларын гына күр: Кызым, Алсу, Матур...
– Бүген сөтне 15 сумнан сатабыз, бәя тагын аз гына төшсә дә, чыгым артып китәчәк. Терлекләргә азыкны үзебез әзерлибез, 120 гектар җиребез бар. Үгез бозауларны сатабыз, таналарны нәселгә калдырабыз. Без монда гаилә белән эшлибез, – ди Рамил Гыйматдинов.
Яңа абзар да, сыерлар булу да әйбәт, әлбәттә, ә менә авылдан чыгып качарга ашыкмыйча, синең янда җиң сызганып эшләүче, сыздырып гармун уйный белүче уллары белән бүген кемнәр генә мактана алыр икән? Рамилнең олы улы Камилгә – 20 яшь, читтән торып, Казанда югары уку йортында укый һәм әтисе янында эшли. Икенче улы Гамилгә – 14 яшь, ул килгән кунакларны гармун уйнап әсир итте. Өздереп уйный егет. Районда музыка мәктәбендә белем ала икән. Менә шундый ул Әлки егетләре!
Галош сатып башланган бизнес
Түбән Әлки авылында яшәүче бертуган Дамир белән Альберт Шәйхетдиновлар турында киләчәктә җентекләбрәк язарбыз әле. Алар шултиклем күп тармакта эшчәнлек алып баралар, берничә җөмлә белән генә әйтеп бетерерлек тә түгел. Җиде районнан сөт җыялар, көнбагыш үстереп, май, аның чүбеннән гранулалар җитештерәләр. Күп төрле техникалары бар, аның белән җир эшкәртәләр, арендага биреп торалар. Бизнеслары бик аздан башланган. 90нчы еллар башында, «Просто Мария»нең матур сүзенә ышанып, «МММ»да катнаша алар, шунда акчаларын югалталар. Нишләргә белмәгәннән, авыл халкына Чабаксардан галош алып кайтып сата башлыйлар.
– Кайда ничек акча эшләп була – барысын да эшләп карадык. Акча кайда – без шунда, – дип елмая Дамир Шәйхетдинов.
Тиздән алар җитештерә торган көнбагыш маен кибет киштәләрендә дә күрергә насыйп булыр. Килгән кунаклар аларның ризыгын бик яратып, күргәзмәгә дип куйган соңгы шешәсенә хәтле алып киттеләр.
Атлы тукталыш
Беркемне дә битараф калдырмаган тагын бер тукталыш Әхмәт авылында татар-башкорт атларын үрчетүче Фәнис Бакировның фермер хуҗалыгында булды. Башкортстаннан 59 нәселле ат алып кайтудан башлый үз эшен. Бүген аның хуҗалыгында 200 нәселле ат бар. Ел саен 100-120 нәни колын була. Фәнис Бакировның «Казан» агропромпаркында ит ризыклары белән сату итә торган ноктасы һәм пилмән җитештерү цехы бар.
Иң элек хуҗа үзен бәйли
Индус Әбделфәримов Удмуртиядән килгән. Җир сөреп, иген дә иккән, ит, сөт тә җитештергән. Аннан соң ит ризыкларыннан ярымфабрикатлар әзерләп саткан. Бүгенге көндә ял базасы һәм кунакханә тота.
– Дәүләт ярдәме булмаса, авыл хуҗалыгы өлкәсендә табышка эшләп булмый, – ди Индус әфәнде. – Күп җирдә, шул исәптән Татарстанда да авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә ярдәм бар. Безнең Чувашиядә ярдәм бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Беркемгә дә сер түгел, ферма төзеп, тагарак кырыена сыер бәйләгәнче, иң элек хуҗа кеше үзен чылбырга бәйли. Тере җан иясен елның 365 көнендә 24 сәгать карарга, кайгыртырга кирәк. Тотрыклы, системалы ярдәм булмаса, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр саны елдан-ел кимеячәк. Гомумән, без эшкә сәләтле, эштән курыкмаган тулы бер буынны югалттык. Беләсезме, бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кеше өчен иң авыры – ышанычлы эш кешесен табу. Акча түләп эшләтергә кеше табып булмый. Җыенга моннан биш ел элек бер килгән идем. Ул елны Кукмара районына бардык. Шул тиклем канатланып, дәрт алып кайткан идем. Быел да шуны эзләп килдем. Эзләгәнемне таптым дип уйлыйм.
«Сезне «вживую» беренче күрәм»
Оренбург өлкәсеннән Альбина Әпсәләмова данлыклы Оренбур шәле осталарының мирасы югалмасын өчен, балаларны әлеге һөнәргә өйрәтү сыйныфлары ачкан, Башкортстаннан Фәнир Галимов «Бабай утары» оештырып, матур гореф-гадәтләрне торгызып, нәселләр чылбырын ныгытмакчы. Әгерҗе районыннан Илшат Сәхипов, дини тәрбиягә өстенлек биреп, авылның яңарып, яшәреп китүенә ирешә алган.
Россия буйлап сибелгән татар авылларында яшәүче меңләгән милләттәшләребезнең башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел: авылларны яшәтәләр, халыкны ашлы-эшле итәләр, телебезне, динебезне саклау өчен тырышалар. Алар булдыклы, җор телле, киң күңелле, татар милләтенең йөзек кашы булырдай егет-кызлар. Россия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясаучылар милләтебез өчен тагын ниләр эшләп була дигән фикерне алга куйдылар.
– Авыл эшмәкәрләре яңарыш двигателе булырга тиешләр. Аларның абруйлары да, мөмкинлекләре дә бар. Бүген авылларны саклап калу өчен булдыклы, көчле рухлы, үз артыннан башкаларны ияртә алган чын хуҗа булырдай кешеләр кирәк. Авылларда күп төрле дәүләт программалары эшли, моннан тыш һәр кеше үз көченнән килгән хәтле туган җиренә булышырга тиеш. «Үз туган авылыңа булыш» программасы кабул итсәк иде, – диде Балтач районының Кариле авылыннан килгән Гөлсем Миннебаева.
Аның чыгышын Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең чыгыш бик эчтәлекле һәм кирәкле», – дип бәяләде һәм Президент үзе дә, бүгенге көндә дәүләт ярдәменннән тыш, урындагы булдыклы эшмәкәрләрнең ярдәме кирәклегенә басым ясады.
– Бүген чыгышларның күбесе милләт, авыл, тел, дин турында булды. Безнең барыбызны да милләтнең киләчәге борчый. Нишләрбез, нәрсә булыр безнең белән? Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл ул нигез булып тора. Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Сезнең һәрберегез тормышта, үз өлкәгездә, авылда танылган, эш күрсәткән кеше. Республиканың 38 программасы бар. Аларның күбесе авыл халкына ярдәм буларак юнәлдерелгән. Әлбәттә, без авылны хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз. Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса, авылның киләчәге һәм тормышы юк. Барысын да эшләп була, тик акчасыз түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз әйбәт барса, әгәр дә зәкятне вакытында тапшырып, ул акчалар гел дөрес юлда кулланылса, әлбәттә, без күп кенә эшләр эшли алабыз. Шуңа күрә менә мондый җыелу формасы бик яхшы, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге форматта җыелып сөйләшү, аралашу нәтиҗәсе бик югары. Кемнәрдер шушында үзенең бизнесы өчен килешүләр төзи, тәҗрибә уртаклаша, яңа планнар кора. Бик тә бәхетлеләр, кирәген сорап, кайбер мәсьәләләрне Президент каршында хәл итеп тә куя.
– Кичә кунаклар килде дә: «Мәчетегез бармы?» – дип сорады. «Бар безнең мәчетебез, әмма елганың икенче ягында. Күпер бик начар, анда чыгып булмый», – дидем. Дөрестән дә, ул күпер авария хәлендә. Без абый белән барабыз да шул күпергә карап торабыз. Бөтен нәрсәне эшли беләбез, күпер төзи алмыйбыз. Мин, Рөстәм Нургалиевич сезне, руслар әйтмешли, «вживую» беренче тапкыр күрәм. Шулай да сездән шул күперне төзүдә ярдәм сорыйм, әгәр бу эшне башкарып булса, күпер ачылышында бергә фотога төшеп, шул сурәтне үзебезнең иң күренә торган урынга элеп куяр идек, – диде алдагы көнне кунакларны үзендә кабул иткән Дамир Шәйхетдинов.
– Ленар, фотога төшәсең килсә, күперне төзисең инде. Төзегез! – дип күрсәтмә бирде аның чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга.
– Барыгызга да эшегездә уңышлар, матур итеп балалар үстерегез. Иң мөһиме – безнең татарлар артырга тиеш. Шуңа күрә һәммәгез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирегез, – диде Президент.
Комментарийлар