16+

“Безне өйдә караклардан һәм бабуиннар һөҗүменнән 15 эт саклый”

Башкортстанның ерак бер почмагында яшәгән гап-гади авыл кызы Зәлифә, “Санта Барбара” һәм башка шуның ише сериалларны карап рухланганнан соң, мин дә бай йортта яшәчәкмен, кино геройлары сымак өемдә аяк киемен салмыйча йөриячәкмен, дип хыяллана.

“Безне өйдә караклардан һәм бабуиннар һөҗүменнән 15 эт саклый”

Башкортстанның ерак бер почмагында яшәгән гап-гади авыл кызы Зәлифә, “Санта Барбара” һәм башка шуның ише сериалларны карап рухланганнан соң, мин дә бай йортта яшәчәкмен, кино геройлары сымак өемдә аяк киемен салмыйча йөриячәкмен, дип хыяллана.

Аның хыялы ялгыз булмый. Ул әле Башкортстанның билгеле җырчылары белән якыннан аралашырга, шулар мохитендә булырга хыяллана. Үзенең тырышлыгы, кыюлыгы һәм үҗәтлеге белән аларның барысына да ирешә. Сүзем тормышын үзгәртергә теләп, Дубайга яшәргә киткән һәм шуннан үзе дә сизмичә Көньяк Африкага барып чыккан Зәлифә Барлыбаева турында. Бала вакыттагы хыяллары чынга ашуына ул бүген үзе дә шакката һәм моның өчен көндәшләре белән дошманнарына рәхмәт әйтә. Үзенең тормышы турында Зәлифә безгә дә сөйләде. 

- Мин Башкортстанның Баймак районыннан. Күп балалы гаиләдә дүртенче бала идем. Әти белән әни гомер буе колхозда эшләде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Сибай шәһәрендәге театр училищесына укырга кердем. Авылда калмаячагымны төгәл белән идем, минем башкача – кинодагыча яшисем килде. Сериаллар караганда хезмәтчеләр тоткан, өйдә аяк киемен дә салмыйча йөргән (нишләптер гел шуңа игътибар иттем) байларның тормышына кызыга идем, - ди ул.  

Училищены тәмамлаганнан соң, Уфадагы Сәнгать академиясенә укырга керергә ниятли, әмма аны укырга алмыйлар. Зәлифә тиз генә бирешә торганнардан түгел. Максатына ирешү өчен Уфада калырга кирәклеген белә ул. Эш эзләп сайланып йөрергә вакыт юк, чөнки кесәсе буш. Официант булып эшкә урнаша, әмма үзен артык авылларча тотканга һәм русча дөрес сөйләшмәгәнгә, эштән җибәрәләр. Өч ай бер кафеда савыт-саба югач, “Юлдаш” радиосына эшкә бара, тик анда да сөйкемсез сөяк була, берничә ай стажер булып йөргәннән соң, югары белемең юк дип алмыйлар. Шуннан бер кибеткә идән юучы булып урнаша. Гел шат күңелле булганга, җырларга яратканга, “йолдыз” дигән кушамат та тагалар. Дипломлы актер икәнен каян белсеннәр соң аның, үзе дә әйтми. Базарда аяк киемнәре дә сатарга туры килә аңа. Шулай тормышы үз көенә барганда, кемдер Зәлифәне искә төшереп, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театрына эшкә чакыра, әмма актер булып түгел, оештыру эшләре буенча администратор итеп. Аның бурычы спектакльләргә билет сату була.  

- Театрда яратып эшләдем, сәхнә кешеләре белән бергә эшләү минем хыялым иде. Әмма ул эштә шактый гына күз яшьләре дә түгәргә туры килде. Биш ел эшләгәннән соң, театрдан киттем. Анда эшләгәндә читтән торып Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамладым. 2010 елда “БСТ” телеканалына эшкә чакырдылар. Иртәнге тапшыруларны алып бардым, хәбәрләрдә корреспондент та булып эшләп алдым. Шуннан үз юлым белән киттем. Клиплар төшерергә, аларга монтажлар ясарга өйрәнгән идем инде. Үземнең продюсерлык үзәген ачтым. Күп кенә җырчыларга концертлар-гастрольләр оештырдым. Уфада халыкара зур этнофестиваль дә оештыра алдым. Шуннан көндәшләр барлыкка килде. Төрле яклап юллымны ябарга керештеләр. Заказлар азайды, бизнес начар барды. Яраткан эшемнән күңелем кайтып, бу өлкәдән бөтенләйгә китәргә булдым. Машинамны, студиямне, андагы кыйммәтле техниканы саттым да Дубайга китеп бардым, - дип сөйли Зәлифә.  

Тормышының икенче этабы шуннан башлана. Дубайда бер атна яшәгәннән соң, булачак ирен очрата. Эрнест тумышы белән Көньяк Африкадан. Мистер Смит (аңа бөтен таныш-белешләре шулай эндәшә) династиядән килгән шөгыльне дәвам итүче - атлар тренеры, тимерче, ветеринар ассистенты. Ул Дубайда билгеле бер шейхның гарәп чабышкыларын өйрәтүче була. Энекәшләре дә Дубайда шул эш белән мәшгульләр. Әтиләре жокей, әниләре ат спорт мәктәбе тренеры. Эрнест әтисе ягыннан - нидерланд, әнисе ягыннан – немец. Аларның борынгы бабалары Европадан килеп урнашкан булган.  

Эрнест белән Зәлифә ике ел ярым Дубайда яшәгәч, узган елның көзендә Көньяк Африкага китеп баралар. Зәлифә тормышының мондый борылышы өчен яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр иткән көндәшләренә рәхмәт кенә әйтә.  

- Алар мине моңа этәрмәсә, Уфада бертөсле тормыш алып барган булыр идем. Ә тормыш кыюларны ярата. Яңа юлдан китәргә курыкмаска кирәк икән, - ди ул.  

Африкадагы тормышы белән Зәлифә үзенең инстаграм битендә таныштырып бара. Африканың табигате Башкортстанныкына охшаган, шуның белән дә ул бу илгә бик тиз ияләшкән. Ә менә барган шәпкә яшәү рәвешләренә баштарак сәерсенеп караган.   

- Аэропорттан кайтып машинадан төшүгә, 15 эт каршы алды. Һәм иң гаҗәбе – алар Эрнест артыннан өйгә дә кереп киттеләр. Ә ул үзе өйгә кергәндә аяк киемен салып та тормады. Соңыннан мине хуҗалыгы белән таныштырды.  10 гектар җире бар, ишегалдында өч йорт, 5 машина тора. Танышып чыккач, көтәм - кунакларны кайчан табынга чакырырлар икән дим. Күпме көтеп тә әйтүче булмады, ашыйсым килә дигәч, Эрнест, суыткычны ач та нәрсә бар, аша димәсенме?! Монда бездәге кебек табын әзерләп, кунак уйнашып утырмыйлар икән. Кунакка бара калсаң, эчемлекләрне үзең белән алып киләсең, ә хуҗадан нибары шашлык белән барбекю. Анда да сине сыйлаучы юк, кемнең ашыйсы килә, үзе барып ала да теләсә кая утырып ашый. Төшке ашны да, кичке ашны да гаилә белән утырып ашау юк. Монда чәй дә эчмиләр, газлы яки гадәти су гына. Бездәге кебек печенье-кәфитләр белән озаклап өстәл артында чәй эчеп, өсте-өстенә ашап утыру юк. Үзләренә җитәрлек итеп салып ашыйлар да тиз генә өстәл артыннан китеп баралар. Өстәл артында ашау юк дисәң дә була, диванда телевизор каршында утырып та ашыйлар, - ди ул.  

Инстаграм битендә язылучылары аңардан, ни өчен шуның кадәр эт тотасыз, дип сорый. Ансыз булмый икән, белгәнегезчә, Көньяк Африкада җинаятьчелек көчле, моннан тыш этләр маймыллар, бабуин, шакаллар һөҗүменнән һәм еланнардан саклый ди. Бирәк тә бабуиннар белән еланнар куркыныч икән.  

Беренче тапкыр Африкага кунакка баргач, Мистер Смит иртән өйдән чыгып киткәндә, Зәлифәгә ишекне бикләп утырырга куша, караклар күп дип кисәтә. Күпмедер вакыттан кара тәнле бер хатын килеп, ишекне дөбердәтә башлый. Карактыр дип белеп, ул аны кертми. Чынлыкта өй җыештыручы булып чыга ул. Аңардан тыш та хуҗалыкта берничә ярдәмче эшли. Зәлифә үзе йорт территориясендә матур чәчәкләр үстерергә ярата, үзенә иптәшкә приюттан кечкенә генә Люси дигән эт алып кайткан. Унбиш этнең бишесе өйдә йоклый. Мистер Смит, сәясәт белән кызыксынганга һәм Путинны хөрмәт иткәнгәнгә, бер этенә Путин дигән кушамат таккан. Калган ике эткә дә исем Ельцин белән Горбачев хөрмәтенә кушылган. Тагын берничә эт алып кайту планнары бар, аларга инде исемнәр әзер – Ленин һәм Сталин.  

Көньяк Африкада, кайда һәм кем булып эшләсәң дә, пенсия 100 доллар икән. Күчемсез милкең, берничә йортың, җирләрең булса, пенсия бөтенләй бирелми ди. Медицина ярдәме дә монда бик кыйммәт. Балалар бакчалары, мәктәпләр кара тәнле хәерче катлау өчен генә бушка, ак тәнлеләрнең балалары шәхси бакчага йөри. Безнең акча белән ул елына 150-170 мең сум. Бензинның литры 70 сум ди. Аракы һәм сигаретлар да кыйммәт тора. Ә менә азык-төлек безнең ил белән чагыштырганда күпкә арзан һәм сыйфатлы, чөнки Көньяк Африка бөтен продуктны үзе җитештерә, монда фермерлык зур үсеш алган.  

Зәлифә белән Мистер Смит исә киләчәктә туризм юнәлешендә эшләргә һәм дөнья буйлап сәяхәт итәргә хыялланалар. Ә Зәлифә белә: хыяллар чынга аша, тәвәккәл һәм максатчан булуың гына кирәк. Круиз сәяхәтләр буенча аның онлайн бизнесы бар.  

P.S. Көньяк Африкадагы тормыш турында Зәлифәнең @zаlifa_barlybaeva инстаграм битендә танышырга була.  

Африкалыларның милли ризыгы пойки-кос 

Чуенга үсемлек май салып, суган кыздырабыз. Аннары ит салабыз. Ун минут саен болгатып алабыз. Ак борыч һәм тоз сибәбез. Бер сәгать сүрән утта пешергәч, петрушка белән базилик өстибез. Кайнар су агызып, бәрәңге салабыз. 30-40 минут пешкәннән соң, кабак, шампиньон гөмбәсе һәм кишер өстибез. Пешә-пешә ул боламыкка әверелә һәм соңыннан бер кашык аш серкәсе кушабыз. Бу ризыкны гарнир белән дә, аерым гына да ашарга ярый. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беззен класташ шэп бит ул! Афарин! Мистер Смит менэн танышырга ине быйыл, Залифа! С/м Альфия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кыю адым ясаган Зэлифэ . Югалып калмаган ,молодец!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Залифа очень интересная личность. Умничка!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Маладистаинды, Залифэу якташым!

          Мөһим

          loading