16+

Бүген акчаны ничек тотарга? Аны долларга алыштырырга кирәкме? (Финанс белгече җавабы)

Нефтькә бәяләр төшкән вакытта, ә ул үз артыннан сумны да аска “сөйри”, халык банкка акча алыштырырга яки кибетләргә берәр нәрсә алып калырга йөгерә.

Бүген акчаны ничек тотарга? Аны долларга алыштырырга кирәкме? (Финанс белгече җавабы)

Нефтькә бәяләр төшкән вакытта, ә ул үз артыннан сумны да аска “сөйри”, халык банкка акча алыштырырга яки кибетләргә берәр нәрсә алып калырга йөгерә.

Кибетләре ябык анысы, өлгергәне алып калгандыр да. Әмма халык хәзер, кибетләр ачыла калса, анда элеккеге бәяләр булмас, кыйммәтләтеп чыгарырлар дип шикләнә. Танышларым арасында суыткыч булса да алып калып булмады дип көенүчеләр дә бар. Булган акчаны кая тотарга, хәзер генә долларга алыштырсаң, отышта каласыңмы? Финанс белгече Кумар Мөхәммәтҗанов безгә үзенең киңәшләрен бирә. 

– Икътисади кризис килеп җиткәч кенә уяна безнең халык. Доллар тотрыклы булганда, 65 сум торганда беркем дә шалтыратып, киңәш сорамый. Ә бәясе арта башлагач инде, ниндидер бер җанлану булып ала. Сумның ныклы валюта булмавын шунда гына аңлап алалар. Менә шуннан паника туып, халык борчыла башлый, кибетләргә чыгып чабалар. Нәтиҗәдә кирәкмәгән товарлар алып кайталар. Кызганыч, алар сатып алганнан соң ул товарларга бәяләр дә төшеп китә әле. Аларның беренче хаталары – товарны иртәрәк, вакытында алмаулары, икенче хаталары – кризис башлангач кына сатып алулары. Бу шул банклар белән дә шулай. Ә кибетләр моннан файда гына күрә. Кеше үз финанслары турында кризис чорында гына уйларга тиеш түгел. Керемнәре һәм чыгымнарын исәпләп, финанс “мендәре”, ягъни резервын булдыру турында иртәрәк уйласыннар иде, – диде ул безгә. 

Әңгәмәдәшем акчаны долларга алыштырырга кирәкме-юкмы икәнлегенә дә ачыклык кертте. Аныңча, валютаны кискен кыйммәтләнгән вакытында алу дөрес түгел. Әгәр сумнарны доллар яки еврога алыштырып, аннары тагын аларны сатарга җыенсагыз, 2014 елда булган хәлдә калу куркынычы бар.

– Ул вакытта 80 сумга сатып алып, долларның бәясе төште һәм халык аның яңадан күтәрелгәнен берничә ел көтте. Болай сез акчагызны киресенчә югалтырга мөмкинсез. Ноутбук, көнкүреш техникасын алырга кирәкми. Алтын алып калучылар да бар. Ул “портфелегездә” булса начар түгел, капиталыгызның 5-10 процентын алып торса әйбәт. Әмма аны кризис башлангач кына алырга кирәкми. Кредит алсам дип сораучылар бар. Анысы да кирәкми, бигрәк тә кризис вакытында, алга таба икътисад белән нәрсә буласы билгесез. Кемнәрнеңдер кинәт кенә кереме азаерга, ә кемдер эшсез дә калырга мөмкин. Сумнарыгыз бар икән һәм алар күп булмаса, бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Күп булса, бер өлешен долларга әйләндереп, акция алырга була, ул сезгә дивидендлар китерәчәк. Бу киңәш алдагы ун елны истә тотып эшләүчеләр өчен.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading