16+

Бүген Әлфия Авзаловага 86 яшь тулган булыр иде

Бүген легандар җырчы Әлфия Авзалованың туган көне. Шушы уңайдан якыннары аның каберен зиярат кылган. Бу хакта Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова үзенең Инстаграмында хәбәр итә.

“Бүген халкыбызның данлыклы, зур җырчысы Әлфия апа Авзалованың туган көне. Исән булса аңа 86 яшь тулган булыр иде...

Әлфия апаның балалары, якыннары белән аның каберен зиярат кылдык. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия әниләре каберен каплап яуган карны куллары белән тигезли-тигезли, гөлчәчәкләрен әниләренең фотосына якынрак куярга тырышалар. Исән чагында Әлфия апаны матурдан-матур киемнәр киендереп, бизәндереп тордылар кызлары. Артистка бит ул! Үзе дә матурлык тудыручы!”  - дигән Зимфира Гыйльметдинова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X