16+

Бүген трендта – экологик туризм

Туризм соңгы елларда Татарстанның икътисад тармаклары арасында иң зур үсеш алган өлкәләрнең берсе булып тора. Бу бөтен дөньяда шулай.

Туризм соңгы елларда Татарстанның икътисад тармаклары арасында иң зур үсеш алган өлкәләрнең берсе булып тора. Бу бөтен дөньяда шулай.

Шул ук вакытта туризм өлкәсендә көндәшлек тә зур. Турист­ларны үзенә җәлеп итү юллары турында барысы да уйлана. Бүген исә трендта – экологик туризм.

Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, 23-25 октябрьдә Казанда узачак «Киләчәк ориентиры» туристлык форумында сүз шул хакта барачак, дип белдерде.

– Шәһәрләр һәм анда яшәүчеләрнең саны үсә бара, шуның белән табигатькә чыгып ял итү ихтыяҗы да арта. Моны бөтен­дөнья турист­лык оешмасы экспертлары да раслый. Алдагы 20-30 елда уникаль табигать объектларының да саны артыр дигән фикер бар. Шуңа да форумда күтәреләчәк темаларның берсе – тыюлыкларда турист­лык маршрутларын булдыру. Безнең республикада да ике федераль тыюлык бар: Идел-Кама дәүләт табигый  тыюлыгы һәм Түбән Кама милли паркы. Аларда турист­лык маршрутлары эшләнгән, билгеле бер инфраструктура да бар. Җәяүлеләр өчен эко-сукмак һәм велосипедта йөрүчеләргә юллар булдырылган. Әмма тыюлыкларның потенциалы әле ачылып бетмәгән. Төп проблема – инфраструктуралар җитмәү. Тыюлыклар булгач, канун таләп­ләре белән дә бәйле ул. Ничек кенә булса да, форумның максаты – әлеге өлкәдәге уңышлы тәҗрибәне өйрәнү, – дип сөйләде ул журналистларга.

Спикер сүзләренчә, якын киләчәктә Кама Тамагы районында урнашкан Юрьев мәгарәсенең җәлеп итүчәнлеген арттыру максаты куелган.
– Аны туристларга уңайлы итү, инфраструктура булдыру турында уйланабыз. Гомумән, Кама Тамагы – уникаль район, ә Юрьев мәгарәсе беренче чиратта хәл итүне көтә, – ди Сергей Иванов. – Казан – Зөя – Кама Тамагы – Болгар маршрутын булдыру турында да уй бар. Ул безнең өчен кызыклы проект. Турист­лар Казаннан чыгып китеп Зөядә, Кама Тамагында була һәм Болгарга барып, шунда куна ала. Әмма Сөйки – Болгар паром кичүе булмау бу сорауны кичектерә. Бу мәсьәлә буенча Транспорт министрлыгы шөгыльләнә, – диде комитет башлыгы.

Чарада күтәреләчәк икенче тема – диджитал-технологияләр, ягъни цифрлы маркетинг. Территорияләрнең туристлык юнәлешендәге көндәшлеккә сәләтлелек заманча технологияләрне һәм инструментларны куллануга бәйле. Россия туризмын «цифрлаштыру» да индустриядә катнашучылар өчен стратегик бурыч булып тора, дигән фикер җиткерде Сергей Иванов. Форумның исеме дә «Киләчәк ориентиры», безгә алдагы 10-15 елда туризмны үстерү юллары турында сөйләшергә кирәк булачак, ди ул.
Форумга туризм өлкәсендәге иң эре халыкара экспертларның килүе көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading