Шәһри Казан

Бүген яшәп калыйк...

Кешелек авырлыкларның бөтенесен җиңеп чыгачак. Ләкин без белгән дөнья булмас инде.

Пандемия башлану белән: “Тормыш элеккечә булмас инде”, дип сөйләүчеләр күп булды. Бүгенгесенә аек акыл белән карый белгәннәр моның шулай икәненә күптән инанды инде, һавадан манный боткасын көтми. Без компьютер кебек “көтү режимына” күчә алмыйбыз, бәлки ул режим беркайчан да бетмәс?

“Бүген яхшылап эшлә, иртәгә рәхәтен күрерсең” моделе бүген актуаль түгел (моны аңлый белмәгәннәр әле һаман хыялында күп нульле саннарның процентын чыгарып, киләчәктәге керемнәрен саныйдыр). Тора-бара бәлки кабат элеккеге модельгә (үзгәргән вариантта) кире кайтылыр, әмма элеккечә булмаячак. Коронавирус моны аңлаган кешегә аңлатты бугай.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң дөнья гел үсештә булырга өйрәнеп беткән иде. Кризислар булгалады, әмма алар җиңелде. Картлык көнендә адәм баласы, яшь чагындагыга караганда, баерак яшәде. Һәр яңа буын, аңа хәтлесе белән чагыштырганда, мулрак тормышта гомер кичерде. Яхшыга тиз өйрәнәсең – кайчандыр хыялда гына булган сәяхәт кылу, диңгез буйлары, күңел ачу, яхшы ризык, матур кием-салым, машина хәзер алай ук чынга ашмаслык нәрсә түгел. Шимбә-якшәмбе – ял, әле тагын елына бер тапкыр ай буена түләүле ял итәсең, хезмәт хакына материаль ярдәмен дә кушып. Гел шулай булыр кебек иде...
Үсешне тәэмин итүче – даимилек.

Икътисад үсә барды, мәгариф системасы аның өчен белгечләр әзерләде, җәмгыять тә бер урында тормады. Болар бөтенесе олы тормышка кереп баручы яшь буынга сигналлар җибәреп торды: укы, күп эшлә һәм аннан соң, шагыйрь әйткәнчә: “Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел...” Әмма бу модель хәзер эшләми, ул тарала. Яңасын булдырганчы әле бик аз вакыт кирәкмәс. Мисалларны шактый китереп була. Көнбатыш кризис кичерә: бу АКШтагы сайлаулардан, Европадагы ыгы-зыгылардан да күренә. Ул аны җиңми калмас, әмма кайчанрак булыр? Дөньяның сәяси картасы үзгәрә: Көнбатыш - СССР каршылыгы күптән юк, ләкин мыштым гына торган Кытай куәтләнә.

Реклама

Сәяси аренада көн тәртибен тиздән ул билгели башлаячак. Гомер озынлыгының арта баруы яхшы, әмма бүген югары уку йортын бетерүчеләрнең безгә караганда хезмәт хаклары күбрәк тотылачак – бу салымнарның артуына китерә. Технологияләр бик күп уңайлыклар тудыра, әмма шул ук вакытта өйрәнелгән иске бизнес-модельләрне җимерә. Тора-бара, күп кенә бизнес юкка чыгачак. Дөнья туктап калмас, әмма күпләргә эш урыннарын югалтып, яңасын табарга туры киләчәк.

Болар бөтенесе дөнья ахыры якынлашуын хәбәр итәргә маташу түгел, мин Нострадамус булып тумаган, бары тик бөтен нәрсәне чәчәкле-чуклы кәгазьгә төрмичә, үз исемнәре белән атау гына. Кешелек боларның бөтенесен җиңеп чыгачак, әлбәттә, 20, 50 елдан соң да Җир йөзендә кешеләр яшәячәк. Күбесе әле бик бәхетле дә булыр, әмма без белгән элеккеге дөнья булмас инде. Без китаплардан укып, кинолардан карап, үзебез яшәп өйрәнгән дөнья урынына яңа, безгә таныш түгеле килә һәм безгә шуңа өйрәнәсе бар. Бәхетле картлык килерме – менә бусы бик томанлы әлегә. Бер белдеклесе әйткәнчә, киләчәк буенча экспертлар юк, үткәннәргә бәя бирүчеләр генә бар. Бүген яшәргә кирәк, иртәгесен ни буласын кем белгән?..

Рамил Гали фотосы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: