Сез бер-берегезгә кем дип эндәшәсез? «Сөембикә» журналында гомер буе иренә «Әйдим» дип эндәшкән хатын турында язганнар иде. Бу элегрәк булган инде. Кияүгә чыкмыйча карт кыз булып калган кызны үзеннән шактый гына олы тол иргә кияүгә димләгәннәр.
Уңай гына торып киткәннәр, тик менә үзеннән олырак кешегә ни дип дәшәргә белми аптыраган бу хатын. Элеккеге тәрбия инде, хәзер булсамы... Иреңә абый дип әйтә алмыйсың, исеме белән әйтсәң, олы кеше. Тәмам йөдәгән хатын беркөн «Әй, дим, кем дип әйтим инде мин сиңа», – дигән. Шуннан шул инде, беркөн килеп, ире Әйдимгә әйләнгән, хәтта күршеләре дә шулай дип эндәшә башлаганнар. «Тавык суйдырасы бар иде, Әйдимең өйдәме?» – дип әйтә торган булганнар.
Исемдәмени хикмәт? Алай дисәң, юк, алай түгел. Безгә бит туган минуттан әти-әниләребез дөньяда иң-иң матур исем шушы дип, чын күңелдән ышанып, исем кушалар. Ә гомер юлы дәвамында без ничәмә-ничә төрле статуска ия булабыз бит әле. Безгә әти-әни дип тә, кызым-улым дип тә, апа-абый, энем-сеңлем, килен-кияү, җиңги-җизни дип тә эндәшәләр. Әле тагын матур апа, алма апа, дәү апа, кечкенә апа, безнең авылда әле бети апа да диләр, чибәр абыстай, туган абыстай... санап бетергесез. Башка якта ничектер, безнең авылда әтинең олы абыйсын дәү әти дип атаганнар, үзеннән-үзе аңлашыла, монда бик зур мәгънә салынган, дөньяныкын белеп булмый, алай-болай булса, әтине алыштырыр кеше булгандыр инде дәү әти.
Ә менә ире – хатынын, хатыны ирен исем белән атау булмаган без татарда. Атасы-анасы дигәннәр, әтисе-әнисе дигәннәр. Син, дигәннәр. Монда инде бу сүзнең нинди интонация белән әйтелгәненә карап, кешенең кәефен дә аңлап булгандыр әле.
Үзебезнең Саҗидә әни Әхмәтзакир бабайны искә алып сөйләгәндә аталары диеп әйтә иде. Аннары берзаман безнең татар ханым, әфәнде дип сөйләшә башлаган булды, хәзер бераз кимеде бугай ул сүз. Шул сүзне ишеткән саен кайный башлый иде каным. Безнең татарда бөтен ханым-әфәнделәреңне бер читтә калдыра торган ике сүз бар бит – апа, абый.
Безнең шушы җаннарны эретерлек абый-апа дигән сүз хәтта кайсыбер мөселман халыкларында да юк икән. 2004 елда Фёдоров клиникасында карачай-чеченнар белән бергә яттык. Шунда Мәдинәнең яраткан сеңлесе – абыйсының биш яшьлек кызы Фатыйма, бөтен палатага ишетелерлек итеп, кесә телефоныннан көн саен аваз сала, «Мадина, я соскучилась, когда приедешь?» Мин аптырап сорап куйдым: «Сездә олы кешегә апа-абый дию юкмыни?» Юк, диләр. Ә менә бездә – бар, Аллага шөкер.
Менә үзебезнең авыл Гарифулла абыйның Бибигөл апаны нинди матур сүз белән атаганын әйтимме? Бибигөл-сандугач. Ә үзен ике исем белән атап йөртәләр иде. Гәрәй-парин, чья парин. Бу теге авыр заманнарда кушылган кушамат инде.
Гарифулла абый әтисе белән Иске авылда соранып йөргәннәр дә, әтисе бер өйгә кереп киткәч, узып барган бер марҗа: «Ты чей парень?» – дип сораган. Әтисе чыкканнан соң, малай: «Әти, бер марҗа, чья парин, дигән иде, мин Гәрәй парин дип әйттем», – дигән. Менә шуннан кушамат ябышып калган инде.
Ә менә Бибигөл-сандугач тарихы болай. Әтисе үлгән, бер кешесез егет урамда калган, колагы да бик начар ишетә иде бит инде бичараның, җитмәсә, бөтен тәнен, кычу-сызлавык баскан. Менә шушы беркемгә кирәксез Гәрәй паринын ире сугышта үлгән Бибигөл апа йортка керткән. Ходайның рәхмәте, Гарифулла абыйның тәнендәге сызлавыклары да беткән, кычулары да кипкән. Һәм менә шул көннән гади генә Бибигөл сандугачка әйләнгән. Әй матур яшәделәр алар, барына риза булып, кечкенә генә өйдә. Берсе сөйләшкәндә дә Гарифулла абыегыз диеп кенә, икенчесе уңдым да соң Бибигөл-сандугачтан дип яратып-сөеп кенә. Балмаскарадка чыгалар иде һәр елны, анда Гарифулла абый Пушкинның «Буря мглою небо кроет» дигән шигырен сөйли, һәр елны... Иң матур, мамыгы дулкынланып-кабарып торган шәл аның Бибигөл-сандугачында, матур пәлтә дә Бибигөл-сандугачта. Күптән юк инде икесе дә, ә нигезләрендә авылыбыз абыстае Рәйсә апа яши. Атнакичләрдә Бибигөл-сандугачы белән парлашып догага кайтып киләләрдер әле дип уйлыйм, аерым-аерым йөрмәсләр. Бибигөл-сандугачның үзен генә йөртмәс ул Гарифулла абый.
Дуслар, ә сез соң бер-берегезгә кем дип эндәшәсез ул?
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.
фото - pixabay.com
Комментарийлар