16+

Бибинур-җанкисәкне сәхнәдәшләре күз яшьләре белән искә алды

Актриса Фирдәвес Әхтәмованы бик күпләр сагынып искә ала. Берсеннән-берсе гаҗәеп сәхнә образлары, Биби һәм Бибинурлары кебек кино героинясы булып та күз алдында калды ул.

Бибинур-җанкисәкне сәхнәдәшләре күз яшьләре белән искә алды

Актриса Фирдәвес Әхтәмованы бик күпләр сагынып искә ала. Берсеннән-берсе гаҗәеп сәхнә образлары, Биби һәм Бибинурлары кебек кино героинясы булып та күз алдында калды ул.

Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында актрисаның 80 яшьлегенә багышланган кичәдә сәхнәдәшләре аны юксынып, күз яшьләре белән искә алды. Ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.

Фирдәвес Әхтәмованың характеры да, язмышы да башкаларныкына охшамаган. Ятимлек ачысын, юклыкны, тормышның бетмәс-төкәнмәс авырлыкларын күтәрү өчен, аңа шул үзенчәлекле холкы да ярдәмгә килгәндер. Чордашлары әйтүенчә, ул холыкта ныклы ихтыяр көче дә, иман ныклыгы да булган. Искә алу кичәсендә Наил Дунаев, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Луара Шакирҗанова, Хәлимә Искәндәрова яшьлек хатирәләрен кабат искә төшерде.

Актрисаның юбилей кичәсендә әйткән сүзләр дә үткәндә калган эзләрне яңартты. Шамил Зиннуров, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Ихсанова Фирдәвес апа турында шулкадәр ихлас сөйлиләр. Алар да безнең янәшәдә булган кебек булды. Тик арада Нурлы Биби, Бибинур-җанкисәкнең булмавы гына үзәкне өзде.
– Фирдәвескәй минем дус­тым иде. Без аның белән шактый еллар бергә иҗат иттек. Дуслыкны саклау зур сынау ул, без әлеге сынауны да уздык. Актык көнгә кадәр бергә аралашып яшәдек. Ул гаҗәп акыллы кешелекле иде, тормышымны баетты. Ул – иман нуры иде. Фирдәвес театрдан бик иртәрәк китте. Бик борчылдым. Без аның белән «Мәхәббәт турында сөйләшик» дигән әсәрдә бер рольдә уйнадык. Миңа калса, ул роль Фирдәвескә күбрәк килешә иде. Фирдәвес, эштән киткәч: «Сиңа бик күңелсез, әйдә бергәләп Мәдәният институтында курс җыеп карыйк әле», – дип тәкъдим иттем. Ул риза булды. Без аның белән бер төркемне бергәләп чыгардык. Ул чакта бик сокландым аңа. Бик укымышлы, бик белемле иде. Аны шәкертләр, студентлар шундый яратты. Фирдәвескә рәхмәтлемен, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Догамнан калдырмыйм, рухлары шат булсын, – дип сөйли актриса Наилә Гәрәева.

– Фирдәвеснең әтисе сугышта һәлак була, әнисе аңа җиде яшь тулганда бу дөньядан китеп бара. Менә күз алдына китерегез шул ятим кыз баланы! Тормыш аның аркасыннан сыйпап тормагандыр. Ә бит Фирдәвес шулкадәр шаян, шук, җитмәсә үткен телле, һәрнәрсә аңа кызык, бер спектакльне калдырмый, кино турында әйтеп тә тормыйм. Сәнгать дөньясы белән кызыксынуы шулкадәр көчле иде, – дип сөйли артист Әзһәр Шакиров үзенең истәлекләрендә.
Ул кичтә күңелләрне өтеп алган истәлек-хатирәләр күп сөйләнде. «Сагындыра белүче чиста күңелле иде шул Фирдәвес – җанкисәк. Җанкисәк – Фирдәвеснең яратып әйтә торган сүзе иде. «Җансөймәс» дигән сүзне дә еш әйтә иде ул. Ләкин ул аны матур итеп елмаеп әйтә иде», – дип язган драматург Туфан Миңнуллин Фирдәвес Әхтәмова хакында.

Аның турында һәркем үзенең сүзен әйтә ала, чөнки ул бөтен кешегә дә якын була белде. Журналист буларак 2009-2010 елларда актриса белән ешрак аралаша башладык. Бу аның кинофестивальдә катнашуы белән бәйле иде. Үзе уйнаган «Бибинур»ны гына түгел, мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны карарга йөрде ул. Үз фикерен дә әйтергә ашыкты. Әнә шул көннәрдә кинотеатрдан кайтканда, рәхәт искән җилгә ияреп, төнге урамны ярып, берничә чакрымны бергә җәяүләп атладык. Фирдәвес апа җиңел йөри, үзе сөйли дә сөйли, ә мин аны туктатырга куркып авыз ачып тыңлап барам. Бу сихри кич, бу мизгелләр кабатланмаячак дип уйлаганым истә. Әйе, алар башка кабатланмады... Рухың шат булсын, без сине оныта алмыйбыз, Фирдәвес апа.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading