Бөек Җиңү яуланганга быел - 78 ел. Бу җиңүгә халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе салынган. Дошман алдында тез чүкмичә, тарихка иң газаплысы буларак кереп калган әлеге сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңү яулап алганнар.
Безнең гүзәл, сылу татар кызлары ил өстенә шундый олы афәт килгән вакытта ирләр белән иңгә-иң торып эшли, үзләрен теләсә нинди кыенлыкны да җиңәргә сәләтле итеп күрсәтәләр. Аларның тиңдәшсез фидакарьлекләре тарих битләренә алтын хәреф белән кереп калган.
Мәрзия Хәммәдиева 1922 елның 10 маенда Алексеевск районы Татар Майнасы авылында Фатыйх һәм Маһирә Хәммәдиевларның күркәм гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Мәктәпнең биш классын тәмамлый, шуннан соң колхозда учетчик булып эшли башлый. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Кызның олы абыйлары Вәлиәхмәт һәм Нурәхмәт фронтка алына. 1943 елның февралендә кыз яшь сугышчылар курсын уза. Шуннан Мәрзияне 14нче һава армиясенең аэродром полкына билгелиләр.
Зенитчы кызлар бинокль, прожектор, дальномер белән идарә итә, махсус техник җиһазлар ярдәмендә фашист самолетларын эзәрлекләп утка тота. Кырыс сугышның үз кануны: я син, я сине. Кыюлык, корыч ихтыяр көче кирәк була яшь кызларга.
– Иң авыр, онытылмас көннәр Волхов, Ленинград фронтында үткән, - дип сөйли безгә аның оныгы Гөлнара Хисаметдинова. - Көндезләрен разведкада йөргән немец самолётлары күбәләк кебек кенә күренеп китә, ә төннәрен алар бомбага тоталар. Һәр көн, һәр төн, һәр минут алардан уяулык таләп итә.
Ил язмышы өчен төрле милләт кызлары, ир-егетләр белән беррәттән батырларча көрәшә. Атналар буе туктаусыз дошман самолётларын атудан куллар ойый, яра алалар. Ләкин дошманны тизрәк тар-мар итү теләге көчлерәк була.
— Аларның һәрберсе фашист самолётын атып төшерергә омтыла. Ә күктән бомбалар яңгыр кебек ява да ява. Шушы котычкыч куркыныч минутларда, тирә-якта яралыларның интегүе, ыңгырашулар, үлем хөкем сөргәндә, яктылык нуры кебек, изге дуслык хисе җылыткан аларны, – дип сөйләвен дәвам итә Гөлнара.
Хезмәт иткәндә зенитчы кыз Красноярск төбәгеннән булган элемтәче Иван исемле рус егете белән таныша. Күзләр күз белән очраша, күңелләре кавыша. Язмышыңа ни язылган бит. Икесе дә әсирлек аша уза, икесе дә якты киләчәк, Җиңү турында хыяллана. Чит-ят җирдә бернинди якын туганы булмаган яшь кыз өчен Иван якын дусты, сердәшчесе, икенче яртысына әверелә. Бәрелешләрнең берсендә Иван бик каты яралана. Озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, фронтчы егетне туган ягына кайтаралар.
Мәрзия апа хәрби хезмәтен зенит артиллериясе полкында зенитчы булып тәмамлый. 1945 елның 9 маена кадәр данлы сугыш юлы үтә. Җиңү көнен ул Германиянең Виттшток шәһәрендә каршылый. “Германияне җиңгән өчен”, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Тәүге мәхәббәте Иван белән сугыш беткәч, очрашырга сүз куешкан була алар. Җитмәсә, кыз туган ягына кайткач, авырга узуын да белеп ала. Иван сөйгәненә хатлар юллый, әмма алар җавапсыз кала. Язмыш сынавымы, Мәрзиянең әнисе белән әтисе рус милләтеннән булган Иванны үз гаиләләренә кабул итәргә җыенмыйлар. Иванның барлык хатлары кызның әнисе кулына эләгә бара. Ахыр чиктә рус телен белгән кешене табып, Мәрзия исеменнән Иванга хат яздыра алар. Янәсе, юлларыбыз аерылды, без бергә була алмаячакбыз, мине эзләмә.
Юл буенда үскән агачларга ышыкланып, юлчыларны күзәтеп, Мәрзия Иванның кайтуын көтә. Күпме генә өметләнеп, күзләрен талдырып көтсә дә, сөйгәне күренми аның. Ул аны ташламаячак, сүз бирде бит. Әмма көн артыннан төн үтә, елый-елый күз яшьләре дә кибеп бетә. Кызның барлык хыяллары челпәрәмә килә. Йөрәк астында яралган сабыйга, көннәрнең берендә "Әтием кайда" дип сораса, ни дип җавап бирер соң ул? Хурлыгы гына ни тора, авыл җирендә әтисез бала үстер инде. Әти-әнисенең тиргәүләренә күнегә кыз, утны-суны кичкән, ничәмә-ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан кыз бу сүзләрдән генә куркып торамыни. Иван белән бергә үткәргән һәр көнне, мизгелне сагынып искә ала. Тиздән аны куандырып кызы Зөләйха дөньяга килә. Әтисе исемен яшереп тормый Мәрзия, ничек бар шулай яздыра – Зөләйха Иван кызы.
— Әбиебез Мәрзия сугыштан соңгы елларның бар авырлыгын татыган. Эшләмәгән эше калмый аның. Күпме кыенлыклар күрсә дә, бирешмәгән, матур тормыш үткән ул. “Тамак ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек, - дип сөйли иде әбием. Үз гомерендә бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмый кала әнием, шул сүзне әйтергә тилмергән һәм үксеп елаган чакларын еш искә ала. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”, - ди ул. Әтисен сагынудан, юксынудан йөрәге сыкрый. Бәлки берәр җирдә очрар, бәлки кемдер аны беләдер, дигән өмет яши аның күңелендә. Нинди үкенечле язмыш, ятимлек ачысы инде. “Әниемнең үксеп-үксеп елавы бүгенгедәй күз алдымда. Үзе елый, ә үзе мине толлык ачысы кереп урнашырга өлгергән куенына кысып, юатмакчы була: “Түзәргә кирәк, балам, түзәргә кирәк”,- дип калтыранган куллары белән башымнан сыйпый. Ә ничек түзәргә соң?! Минем дә әтиле буласым, елмаеп кайтып кергәч, тезләренә утыртып сөюен телим... Күңелдәге бу уйларны ничек итеп әнигә аңлатасың инде, анын бит йөрәге болай да яралы”, дип искә ала әни. Әбием үзен кулга алып, якыннарына терәк булып, кайгыларны эчкә йотып, авыр тормыш йөген тарта башлый. Беренче мәхәббәтен онытырга теләп кияүгә чыгып карый. Икенче никахында баласы туа. Әмма ире белән аралары суына. Күз алдында гел Иван тора аның. “Сындырып сынады язмыш, әмма сабыр булдык, чыдадык... Түздек, бирешмәдек” дип еш кабатлый иде ул. Хәтта әниемә дә сөйләмәгән серләрне миңа сөйләгән, яралары бик тирән булгандыр. Күрәсең, мин акрынлап кына сөйләштерәм, сер капчыгын чишкәнмен. Ул бирелеп китеп яшьлеге турында сөйләде, хатирәләргә бирелде. Иванның хатларын яшереп барган әти-әнисенә бик үпкәле булса да, тора-бара аларны да гафу итә ул. Җиләк кебек чагында ялгыз тормышның бар ачысын татып балалары өчен яшәде ул. Колхозда кассир булып та эшләгән. 2003 елда 81 яшендә безне калдырып китеп барды, - дип ялгап китә сүзен әңгәмәдәшем.
Мәрзиянең оныклары олыгайгач, әниләре һәм әбиләре теләген искә алып, берәр җеп очы күренмәсме дип, бабайлары Чалый Иван Архиповичны “Жди меня” тапшыруы аша эзләтеп карарга була. Бабайлары күптән вафат икән, аның оныкларына, туганнары белән элемтәгә чыгалар. Ә ул беренче мәхәббәте, татар кызы турында күрәсең сөйләргә яратмаган.
— Әбием белән бабам йөрәгендә әлеге тәүге мәхәббәтләре бөреләнеп китә алмыйча, тирән яра булып кереп калган, күрәсең. Бер-берсен искә алганда, сыкрап, тырнап торган. Баксаң, Иван бабаем "әбиебез"дән килгән хаттан соң, бик озак тынычлана алмаган. Бераздан Краснодар төбәгенә барып урнашкан, биредә гаилә корган. Архив мәгьлүматларына күз салсаң, ул күпсанлы медаль, орденнарга ия. Радиотелеграфист булып хезмәт иткән, сугыш бәрелешләреннән соң өзелгән элемтәне төзекләндергән. Бабабыз Красноярск төбәгенең Ачинск шәһәрендә гомер кичергән. 2022 елны аның Абрау Дюрсо шәһәрендә яшәүче туганнарында кунакта булдык. Биредә аның оныклары, ике туганнарыбыз белән очраштык. Иван бабаемның фотоларына карасаң, тач әнием инде менә. Әтисенә шулкадәр охшаса да охшар икән, суйган да каплаган. Сөбханалла. Бабаемның туганнары белән нәсел җепләрен югалтмыйча, аралашып торырга сүз куештык. Беләсезме, нәрсә күңелне өтеп тора. Әбиебез белән бабабызның бергә була алмаулары. Унсигездә фронтка китеп, дошман белән йөзгә-йөз очрашкан, ил — Ватан өчен көрәшкән алар. Икесе дә авырлыкларны җиңә-җиңә, кайгыларны ера-ера, тырмашып-көчәнеп гомер кичкәннәр. Әбиебезнең һәр фотосын, һәр әйткән сүзен истә тотарга тырышабыз. Без бит данлыклы Мәрзия һәм Иван оныклары, - дип сүзен тәмамлады Гөлнара ханым.
Комментарийлар