16+

"Бик нык елыйлар. Бердәнбер балалары иде бит..."

Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов әйтүенчә, әнисенең төп йорты шушында булгач, Алисәне дә Иске Арыш авылы зиратында җирләргә уйлаганнар.

"Бик нык елыйлар. Бердәнбер балалары иде бит..."

Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов әйтүенчә, әнисенең төп йорты шушында булгач, Алисәне дә Иске Арыш авылы зиратында җирләргә уйлаганнар.

Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булганнарны бүген җирлиләр. Фаҗиганең 15 яшьлек корбаны, 8А сыйныфы укучысы Алисә Гарифуллинаны әнисе Әнисә ханымның туган ягы — Балык Бистәсе Иске Арыш авылында соңгы юлга озатканнар.

Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов әйтүенчә, әнисенең төп йорты шушында булгач, Алисәне дә Иске Арыш авылы зиратында җирләргә уйлаганнар. Алисә каникулларын, бик яратып, әнисенең авылында үткәрә торган булган. Анда мәрхүмәнең әнисенең бертуган абыйсы яши.

«Әти-әнисенең хәле бик авыр. Аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Дошманыңа да күрсәтмәсен мондый хәлләрне. Бик нык елыйлар. Алисә бердәнбер балалары иде бит», — диде Илшат Мәҗитов.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр кайгыларын сын кунелдэн уртаклашам.

    Мөһим

    loading
    2
    X