Шәһри Казан

"Бик якын кешебезне югалттык, без аны сагыначакбыз"

Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Илшат Агиев турында хезмәттәше Мәдинә Гайнуллина шулай ди.

-Бәйрәмебез - Театр көнендә хезмәттәшебез белән саубуллаштык. Аны моргтан туган ягы Башкортстанга кул чабып озатып калдык. Илшатны озатырга бик күп халык килде. Әтисе себердә булган, аның кайтканын көткәннәр. Ул кайтып җиткәч кенә җирләгәннәр. Хатыны Резидә белән ел ярым элек кенә өйләнешкәннәр иде. Узган ел фатир да алды, машиналы да булды. Тормышы түгәрәкләнеп киткән генә иде. Илшат эчкерсез, шат күңелле, әйтеп бетергесез яхшы кеше иде. Бер дә үпкәли белмәде. Матур итеп җырлый да, мәҗлесләр дә алып барды ул.
  
Гаиләбез белән аралаша идек. Улларымның кечкенәрәк вакытларында туган көннәрендә төрле костюмнар киеп килеп котлап китәргә дә иренми иде. Кая гына барсак та, берәр матур урынны күрсә, Мәдинә апа, килегез әле кил дип, чакырып китереп, мине фотога  төшерә торган гадәте бар иде. Ул төшергән фотолар шактый миндә. Гастрольләр белән күп йөрдек. Юлда барганда гел бер уен уйлап чыгарыр, юл буе анекдот сөйләр, җырлар иде.  Аны бик сагыначакбыз. Бик якын кешебезне югалттык,- дип сөйләде ул.

 

Реклама

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Юк...Кайгыларны юар бер сүз дә юк...Син дә юк...Телефонымда син булган фотоларны эзлим,алар бик күүүүп...Ә үзең юк....Бар дөньяга ачы итеп кычкырасым килә.Син җырлаган җырдагы кебек... "Нигә син гомер,нигә соң?! Тигез түгел барсына?!...." Бу җырны син бигрәкләр дә ярата идең бит,Ильшат.Аннары "Ак болытлар"җыры...Синең тавышың яңгырый күңелемдә...

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: