Шөкер, урта һәм өлкән яшьтәге апаларыбыз бар. Татар аудиториясенең нигезе дисәң дә була аларны. Апа һәм әбиләр өйгә почта аша газета-журналлар да яздыра, социаль челтәрләрдә дә актив алар. Интернетта татар матбугаты язмалары астында ун комментарийның тугызын хатын-кыз язган булыр.
Скопировать ссылку
Шөкер, урта һәм өлкән яшьтәге апаларыбыз бар. Татар аудиториясенең нигезе дисәң дә була аларны. Апа һәм әбиләр өйгә почта аша газета-журналлар да яздыра, социаль челтәрләрдә дә актив алар. Интернетта татар матбугаты язмалары астында ун комментарийның тугызын хатын-кыз язган булыр.
Интернетта күпме татар бар?
Сер түгел, соңгы елларда журналист җитмеш төрле һөнәр иясенә әверелде. Бөтен дөньясы интернетка чумган арада газета-журналда яки радио-телевидениедә эшләүче иҗатчы да “онлайнлашырга” мәҗбүр. Фото, видео, инфографика, интерактив чаралар, һәртөрле мультимедиа мөмкинлекләре – көне буе өйрәнсәң дә өйрәнеп бетеп булмый. Әледән әле яңа социаль челтәрләр, мессенджерлар, видеохостинглар барлыкка килә. Аларның очына чыктым дигәндә генә кайберләрен экстремист ресурс дип ябып та куялар.
Журналист бу шартларда, кем әйтмешли, кая чабарга белми. Үз укучысын кайдан табарга? Булганын ничек сакларга?
Ничәү укый
Шушы көннәрдә Татарстан матбугаты көне уңаеннан татар журналистлары кабат профессиональ утырмага җыелды. Татарстан Журналистлар берлегендә “Интертат” электрон басмасының 20 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу иде бу.
Интернетта күпме татар бар? Түгәрәк өстәл сыманрак чараның төп темасы шул сорау тирәсендә бөтерелде. Юбиляр Рәмис Латыйповның тоемлавына караганда онлайнда бүген 1 миллионга кадәр татар телле кеше утыра. Бу сан каян алынган дисәгез, “Интертат”ка күпмедер вакыт аралыгында шуның кадәр кеше кергән икән. Рәмиснең хезмәттәше Алсу Исмәгыйлева исә тагын да конкретрак, әмма беренче версиядән күпкә аерыла торган сан әйтте: 430 мең кеше. Ни өчен 420 мең яки 440 мең кеше түгел? Баксаң, бу санны төрле социаль челтәрләрдәге татар төркемнәрен парсинглау аша чыгарганнар икән. Парсинг – билгеле бер параметр буенча роботларның мәгълүмат җыюы. Әмма бу санны ишетүгә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов күзләрен түгәрәкләтте: “Нүжәли шулай гына? Ә калган фәлән миллион татар кайда?” – дип аптырады ул. Ә бит, уйлап карасаң, чыннан да татарның ничә проценты гына татарча сөйләшә белә соң? Ә сөйләшә белгәннең ничә проценты “Интертат”, “Матбугат”, “Ватаным”, “Шәһри”, “Ирек мәйданы”н укый? Рәмис Латыйпов үзе үк әйтеп тора: сыйныфташлар җыелган ватсап-төркемдә бөтен аралашу татарча бара, әмма татар матбугаты текстларына беркайчан да сылтама ясамыйлар, ди. Шуңа күрә мин “журналист продуктын кулланучы” дигән төшенчә кертергә тәкъдим иттем. Татарча укучы һәм сөйләшүче кеше ул әле татар матбугаты укучысы дигән сүз түгел.
Бүгенге “журналист продуктын кулланучылар” санын фаразлаганда, үткәнебезгә борылып карау да файдалы булыр. 90нчы - 2000 елларда “Татарстан яшьләре”, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел” журналлары йөзәр мең тираж белән чыккан бит. 20 ел – зур вакыт аралыгы түгел, күп кенә укучыларыбыз шул ук. Әйтик, без “Матбугат.ру”ның социаль челтәрләрендә кайвакыт 90нчы еллар газета-журналлары турында искә алып узабыз. Һәм, ни кызык, укучыларыбыз ул вакыттагы матбугатны хәтерли. Мәсәлән, шушы көннәрдә журналист Флюра Низамованың туган көне булды да, аның фотосын элдек. Шундук аны танып алдылар. Зөләйха Кыдашева, Гадел Низам дигән тәхәллүсләрен дә әйтеп салдылар хәтта. Гәрчә, Флюра апа инде күп еллар авылда яши һәм басма матбугатка берни язмый кебек. Менә бит. Укучының шактый өлеше шул ук.
Кем укый
Элек тә татар газета-журналларын күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр укый иде. Хәзер бигрәк тә шулай. Кәгазь газета укып утыручы 20 яшьлек егетне күргәнегез бармы? Минем юк. Андый егетне күрсәм, мин: “Эй, кем син, нинди планетадан?” – дип сорар идем. Татар матбугаты укучысының һөнәрен дә күзалларга була. Шәһәр кешесе булса ул, гадәттә, үзе үк журналист, укытучы, иҗат әһеле, театр һәм музей кебегрәк “профильле” оешма хезмәткәре булыр. Авылда да, күзәтүләрем буенча, күбрәк җирле интеллигенция вәкилләре укый: укытучы, завклуб, китапханәче, рәис яки рәиснең хатыны, бригадир.
Шөкер, урта һәм өлкән яшьтәге апаларыбыз бар. Татар аудиториясенең нигезе дисәң дә була аларны. Апа һәм әбиләр өйгә почта аша газета-журналлар да яздыра, социаль челтәрләрдә дә актив алар. Интернетта татар матбугаты язмалары астында ун комментарийның тугызын хатын-кыз язган булыр.
Бабайлар белән башкача. Алар оныкларына көн саен шалтыратып тормый. Фотоларын да уси-пуси килеп карап утырмый. Бабайларга ватсап һәм теге тыелган фоточелтәр әллә бар, әллә юк. Чөнки бабайның телефоны төймәле һәм ул аңа ике көнгә бер генә күз сала. Әллә гаражда аның телефоны, әллә абзарда. Ә бит элек кәгазь татар матбугатының иң актив укучылары да, редакцияләргә хат язучылар да бабайлар иде. “Казаннан Рафаэль бабагыз Салмушев” дигән имзаны мин һәр басмада һәр санда диярлек күрә идем бугай. Дөрес, бүген онлайнда берничә дистә бабайга торган Анурбик абый бар. Әмма тулаем алганда проблема бит бу, җәмәгать. “Татар матбугатында бабайлар проблемасы” дигән фәнни эш язарлык.
Нәрсә укый
Интерактив турында да әйтергә кирәк. Элек газета һәм журналлар редакцияләренә хатлар күпләп килгән. Капчыклап килә иде, дип искә ала өлкән буын журналистлар. Соңыннан хат җибәрү гадәте бетте, ә редакция белән укучы арасында яңа элемтә чарасы барлыкка килмәде. Журналист яза, ә кайтаваз юк. Кемгә яза ул? Теге як ни уйлый? Укыймы ул, гомумән, без язганны? Ләм-мим. Шул рәвешле журналист һәм укучы арасында булырга тиешле диалог монологка әйләнеп калды. Интернет барлыкка килгәнче. Хәзер журналистның язмасына сайтта да комментарий калдырып була, социаль челтәрдә дә тетмәсен тетәргә мөмкин. Шулай итеп диалог кире әйләнеп кайтты. Һәм, мин уйлыйм, алга таба бу күренеш көчәер генә. Алай гына да түгел, укучы бүген үзе үк редакциягә контент булдырырга булыша: фото һәм видео төшереп җибәрә, тема тәкъдим итә, кирәкле героен табып бирә.
Журналистлар берлегендәге очрашуда татар матбугатының сарылыгы турында да сүз булды. Имеш, җиңелчә, “хайповый” язмалар һәрвакыт күп карау җыя, ә җитдирәк материалга игътибарны җәлеп иттерү бик авыр. Бу хәл татар матбугатына гына карамый, бөтен халыкта шулай, дип уйлыйм. “Барс Медиа” компаниясендә эшләгәндә “Кәеф ничек?” дигән сары газета чыгара идек. Һәм бер таныш абзый миңа болай диде: “Минем хатыным татар теле укытучысы, шул хәтле интеллигент кеше, әмма өйгә килгән 10-15 газета арасыннан иң беренче итеп “Кәеф ничек?”не тартып алып укый”. Әлбәттә, иң беренче укылу ул әле сыйфат билгесе түгел. Бәлки, ул иң аз вакытны алганга гына беренче укыладыр. Ә төп вакыт җитди басмага кала. Матбугатта барысына да урын булырга тиеш: җитдигә дә, җиңелгә дә. Шаярып әйткәндә: иң зыялы һәм иң интеллигент кеше дә, музей һәм театрга караганда, “Пятерочка” һәм “Магнит” кибетенә ешрак йөри.
Кыскасы, татар матбугатының офлайннан онлайнга күчү процессы дәвам итә. Без аның тере шаһите һәм катнашучылары. Газета бетә, интернет кына кала дигән сүзләрне инде 20-30 ел сөйлибез. Әмма тәмам онлайнлашып бетсәк тә, интернет та кайный, газеталар да чыга тора. Иң мөһиме – бер-беребезне югалтмыйк. Бу язмамны интернетта укысагыз, лайк куегыз. Кәгазьдә укысагыз – төреп куегыз.
Данил Сәфәров, офлайннан онлайнга күчү чоры журналисты.
Комментарийлар