16+

Биш вакыт намазның өзелгәне юк

Теләче районы, Иске Җөри авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде.

Биш вакыт намазның өзелгәне юк

Теләче районы, Иске Җөри авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде.

Авыл имамы Мөхәммәт Фәләхиев билгеләп үткәнчә, моннан чирек  гасыр элек ул чактагы Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалык (җитәкчесе Ренат Хәйруллин)  тарафыннан хуҗалык хисабына төзелгән һәм авыл халкына файдалануга тапшырылган мәчеттә биш вакыт намазның өзелгәне юк икән. Җомга намазларында исә 30-40 кеше катнаша, ди.

Һәм бер елдан соң шундый ук мәчет күмәк хуҗалык тарафыннан төзелеп, Ренат абыйның туган авылы Тиләҗедә сафка бас­ты һәм авыл халкына куллануга тапшырылды. Кайсы мәхәллә өчен дә үрнәк булыр­лык гамәл. Чарада  Мөхәммәт һәм Исмәгыйль хәзрәтләр тарафыннан мәчетнең беренче имамы Гайзулла хәзрәтнең,  ачылган көннән башлап, мәчеткә һәрьяклап ярдәм иткән һәм ярдәм итүче авыл картлары Корбангали  Сәүбәнов, Бәдамша Дәүләтшин, Заһертдин Хөсәеновларның исемнәре зур хөрмәт белән телгә алынды. Бу уңайдан әлегедәй шәхесләргә багышлап Исмәгыйль хәзрәт тарафыннан Аллаһы Тәгаләнең: «Кем мәчет төзергә ярдәм итә, шуның өчен җәннәттә йорт салам», – дигән гыйбарәсе мисалга китерелде.
Районыбыз имам-мөхтәсибе, республикабызның
Төньяк төбәге казые Исмәгыйль Фәләхиев  алып барган истәлекле чарада Иске Җөри авылы халкын әлеге күренек­ле дата белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та тәбрикләде.

– Бай тарихлы Иске Җөри авылында гомер-гомергә динле, иманлы, тырыш, эш сөючән халык яшәде. Авыл мәчетенең  чирек гасыр дәвамында бер дә өзелмичә халыкка игелек­ле хезмәт итүе дә шуннан киләдер. Ул ачылган көненнән бирле дини белем һәм тәрбия бирү үзәге булды. Мәчет каршында оештырылган дини лагерьларда, дәресләрдә белем алып ничәмә-ничә буын яшьләребез дөрес тәрбия алды. Моннан тыш, өлкән буын апа-абыйларыбыз да биредә гарәп телендә язарга, укырга өйрәнде, үзенең рухи дөньясын дин гыйлеме белән баетты, биредә үзләштергән белемнәрен башкалар белән бүлешергә әзерләнде. Шушы күркәм эшләр киләчәктә дә дәвамлы булсын, мәчеткә авыл халкына тагын-тагын да игелекле хезмәт итәргә язсын, – дип белдерде ул.

Рәсми чыгышлар тәмам булгач, Иске Җөри авылы мәчетенең туган көне мәҗлес формасында мул сыйлы табын артында дәвам итте. Бирегә килүчеләр Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев  сөйләгән үтемле вәгазьләрне тыңлап хозурланды.

Чара бердәм булып укылган өйлә намазы белән төгәлләнде.

Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading