Каспий диңгезе һәм Идел елгасындагы хәрби флотилияләрне кораблар белән тәэмин итү, кораблар төзүгә кирәкле агачларны эшкәртү, әзерләү өчен 1718 елда Петр I Казан Адмиралтействосын төзергә әмер биргән.
Төп причаллар Идел буенда Югары һәм Түбән Осланда урнашкан, ә Казансу елгасы тамагында, Бишбалта авылында һәм Елан тавында өстәмә цехлар булган. Янәшәдә генә төрле контора биналары, сызымнар белән эш итүчеләрнең эш урыннары тезелеп китә. Шулай итеп, Адмиралтействоны эшләтеп торучы эшче куллар, белгечләр, осталар яшәгән бистә барлыкка килә. Идел буйлап агып килгән бүрәнәләрне, салларны җайлырак тотар өчен, яр буеннан тирән канал казыла. Бу, үз чиратында, Бишбалта җирләре мәйданын киметә.
1817 елның маенда «Казан» исемле корвет суга төшерелә, аның озынлыгы – 35 метр, палубасында 16 артиллерия җайланмасы урнаштырылган булган. Казанда беренче корабларга кирәкле күн эшкәртмәләрне вакытында җиткереп торалар, ә элегрәк аларны Англиядән алтынга сатып алганнар. Патша тора-бара Идел елгасындагы Адмиралтействоны Түбән Новгород һәм Әстерхан шәһәренә күчерергә әмер бирә. Казанда яр буе причаллары һәм күн заводлары гына кала...
Иделдә суднолар йөреше язгы боз китү белән бәйләнгән: көзен боз катканчы йөзәләр һәм язын боз киткәннән соң эшләр башлана. Кораблар төзүчеләр яшәгән бистә тормышы да шуңа бәйләнгән. Яңа сезон ачылганчы эшләр туктап торганда, күңел ачу, сәүдә, кафе-рестораннар белән бәйле хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләр кайный башлый...
Бистәнең шәһәрдән шактый ерак булуы дамбага бәйле. 1849 елда төзелгәне – бик тәбәнәк, ә 1906 елда сафка басканының язгы ташу суларына каршы торуы бик түбән дәрәҗәдә булган. Бишбалтага да «бәйрәм җитә»: 1875 елдан ат җигүле трамвайлар («конка») йөри башлый. Шәһәр белән элемтә дә җайлана, пассажирлар саны да арта. Депо Бишбалтада урнашкан булган.
Яз җитүгә, Бишбалта җанлана башлый. Су буендагы йортлар язгы ташудан саклану чараларын күрергә тотына. Кечерәк күперчекләрне алып куялар, чөнки язгы ташу сулары аларны агызып алып китәчәк. Большая Проломная урамында яшәүче пароход хуҗалары үзләренә яңа сезонга машинистлар, кочегарлар, майлаучыларны эшкә ала башлый. Аларга аванс түлиләр һәм алдамас өчен аларның паспортларын бурыч мөлкәте, ягъни залог итеп үзләренә алалар. Елга култыгында эшләргә тиешлеләрне дә тиз арада акча түләп эшкә җәлеп итәләр. Төп причаллар Осланда, Печищи, Аракчино, Васильево елга култыкларында эш башлыйлар. Анда кышлыкка калдырылган пароходларны, көймәләрне ремонтлап, яңа сезонга әзерлиләр.
Озак еллар буе Иделдә сигнал бирә торган җайланмалар булмый. Яр буйларын ныгытып, тирәнәйтеп кенә куркынычсызлык кимеми, чөнки төп максат – күбрәк табыш алу. Иделне чисталыкта тоту буенча берни дә эшләнми. 1900 елда гына 142 гади, 10 пар белән эшли торган көймәләр эштән чыга. Җәй көне булып үткән давыллардан 300 көймә, 148 пар белән эшли торган пароходлар җимерелә.
Казан озак еллар буена үзенең көчле порты булуын көтте, әмма барысы да сүздә генә калып килә бугай.
Нияз Бишбалта, Казан.
фото: komanda-k.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар