16+

Битлекләрне кайчан салачакбыз?

Татарстан үзизоляция режимыннан акрынлап чыгачак. Хәзер чикләүләрне киметүнең беренче этабы бара.

Битлекләрне кайчан салачакбыз?

Татарстан үзизоляция режимыннан акрынлап чыгачак. Хәзер чикләүләрне киметүнең беренче этабы бара.

Кешеләр кайчан битлекләрен салып иркен сулыш алыр, коронавирус кайчан бетәр? Бу хакта Татастандагы Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

26 майга Татарстанда коронавирус очрагы ачыкланган 2912 кеше теркәлгән. Чикләүләрне кырысландыру сәбәпле авыр хәлдәге авырулар санын контрольдә тота алганнар. Республикада коронавирус йоктырган 65 яшьтән узган өлкән яшьтәге кешеләр 15 процентны гына тәшкил итә.
Үзизоляция режимыннан чыгу өч этапта барачак. Бу инфекция таралу күрсәткеченә, хастаханәләрдәге койкалар санына һәм тестлар уздырылу күләменә карый.  

Барлык этапларда да хастаханәләрдә коронавируслы авырулар өчен әзерләнгән койкаларның 50 проценты буш калуы мөһим. Хәзерге вакытта республикада 3049 койка-урын каралган, аларның 40 проценты гына пациентлар белән тулган.  Тестларга килгәндә, баштарак көненә 3000 тикшерү үткәрелсә, хәзер 4500 тест ясыйлар. Бу максатларда 18гә якын лаборатория эшли.

– Безне күбрәк инфекция таралу күрсәткече борчый.  Хәзер ул 0,9ны тәшкил итә. 0,8гә төшкән очракта гына без чикләүләрне йомшартуның икенче этабына күчә алабыз. Бу бер-ике атна дәвамында авыручылар саны көненә  60-70тән артмаска тиеш дигән сүз. Өченче этапка күчәр өчен коронавируслы  кешеләрнең көненә 20-30дан артмавы кирәк. Ә авыручылар бер дә ачыкланмаса, массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт итәрләр дип уйлыйбыз. Битлекләрне көз җитмичә салмабыз әле. Эссе көннәр авыручылар санын киметергә ярдәм итәр дип тә ышанам,–  ди Марина Патяшина.

Табиб эш урыннарында, урамнарда саклау чаралары турында онытмаска киңәш итте.
– Күпләр җәмәгать транспортыннан төшүгә, йә эшкә килгәч куркынычсызлык турында оныта. Битлеген, перчаткаларын сала. Хәзер коронавирус авыруының 50 проценты билгеләрсез уза. Шуңа да кеше үзе дә сизмәстән авыруны таратучы булырга мөмкин, – ди табиб.
Күпләр коронавируска карата кешенең иммунитетын билгели торган тестны кайчан уздырачаклар дип тә кызыксына. Баксаң, массакүләм рәвештә  антитәнчекләргә тест уздыру бөтенләй күздә тотылмый икән.

– Моны кирәк дип тапмыйм да.  Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, авыруның көчәйгән вакытыннан алып, кешеләрдә иммунитет барлыкка килгәнче 48 көн узарга тиеш. Дөрес, Татарстанда бу тестны акча түләп ясатырга була. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, өйдә сакланып утырган кешедә коронавируска каршы антитәнчекләр була алмый, ул бары инфекция белән очрашкан кешеләрдә генә барлыкка килергә мөмкин, –  диде Марина Патяшина.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading