16+

Бизнеста гади бер кагыйдә бар: сине тыңламасалар, башканы тыңлаячаклар

Халык алдына курыкмыйча чыгып басып, алар белән сөйләшә белгән, үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә һәм үзенең сөйләгәннәренә ышандыра алган кешенең уңышка ирешүендә шик юк.

Бизнеста гади бер кагыйдә бар: сине тыңламасалар, башканы тыңлаячаклар

Халык алдына курыкмыйча чыгып басып, алар белән сөйләшә белгән, үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә һәм үзенең сөйләгәннәренә ышандыра алган кешенең уңышка ирешүендә шик юк.

Ә бу сәләткә ия булу өчен күпләр махсус курслар үтә. Матур сөйләм осталыгына өйрәтә торган үзмәшгуль Раушан Хәйретдинов та, пандемиягә кадәр курслар үтәргә теләүчеләрнең саны шактый арткан иде, ди. Аныңча, эшмәкәрләр яки җитәкче кешеләр, үз продуктлары турындагы мәгълүматны дөрес итеп җиткерү һәм шуның белән бизнесларын үстерү өчен, ораторлык осталыгы буенча тренинглар үтә.

– Бизнеста гади бер кагыйдә бар: сине тыңламасалар, башканы тыңлаячаклар, – ди ул.
Аның үзенең дә бизнес алып бару буенча тәҗрибәсе зур. Ике югары белемгә ия Раушан кием-салым сату белән шөгыльләнгән, кредит-кулланучылар кооперативын булдырган. Бу юлдан киткәнче, 17 яшендә үк банкка промоутер булып урнашкан. 25 яшендә инде банкның бер бүлекчәсе белән идарә иткән. Хәзер финанс компаниясе белән җитәкчелек итә. Моннан тыш, үзмәшгуль булып теркәлеп, ораторлык осталыгы буенча тренинглар уздыра. Бу юнәлештә эшли башлау өчен аңа үз юлы этәргеч биргән.

Бизнеста уңышка ирешү серләре турындагы сорауга әңгәмәдәшем:
– Матур итеп сөйләшә белүдә, – ди. – Оста сөйләшә торган кешенең үзе теләгәнен алу мөмкинлеге дә, перспективалары да зуррак. Бу бизнеста гына түгел, хәтта диндә дә бик мөһим. Ораторлык сыйфатларына ия кеше халыкны дингә тарта алган. Муса галәйһиссәләмнең белән бәйле тарихны искә төшерик. Ул динне аңлату өчен Фиргавенгә китәчәк иде, ләкин телендә бер тотлыгу булганга кайгырды һәм “Раббым! Күкрәгемне ач, киңәйт, эшемне җиңеләйт. Телемдәге төенне чиш – сүземне аңласыннар” дип дога кылды (“Таһә” сүрәсе, 25-28 аятьләр). Кытайларда яхшы бер идиома бар: югары дәрәҗәдәге осталыкка тәҗрибә белән ирешеп була. Теләсә нинди күнекмәне шомартып камилләштереп була.
Раушанның әйтүенчә, күпләр кеше алдына йә сәхнәгә чыгарга ояла. Оялу – гаеп түгел, әмма яхшы оратор булмавыгыз яки куркуларыгыз турында халыкка әйтү урынлы түгел.

– Сезгә сүз биргәннәр икән, үзегезне җиңеп, үзегезгә хуҗа булып, матур итеп сөйләргә тырышыгыз. Чыгышыгыз тере булсын, шуңа да текстны ятларга кирәкми, иң яхшысы – җидедән артмаган тезис язып куегыз, – дип киңәшләрен бирде ул.  

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading