16+

Бәхет кайда яши?

– Әнием, ә нәрсә ул бәхет? Бәхетнең дә әтисе, әнисе бармы? Ул кайда яши? Кечкенә кызчыгының гөнаһсыз күзләрен мөлдерәтеп биргән әлеге сорауларыннан Гүзәл бер мәлгә сүзсез калды.

Бәхет кайда яши?

– Әнием, ә нәрсә ул бәхет? Бәхетнең дә әтисе, әнисе бармы? Ул кайда яши? Кечкенә кызчыгының гөнаһсыз күзләрен мөлдерәтеп биргән әлеге сорауларыннан Гүзәл бер мәлгә сүзсез калды.

Чатнап башы авыртуга карамастан, бер-беренә ябышып кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып:
– Бәхет ул, кызым, син һәм мин. Без бергә булсак, шул иң олы бәхет, – диде.
– Ә бәхет олы да, кече дә буламы? Ә нигә ул күзгә күренми? Аның исе бармы?
Кызчык әнисен тагын сорауларга күмде. Бу юлы инде әни кешенең ачуы тышка бәреп чыкты:
– Бар, юк белән башымны катырма әле. Әнә урамда, комлыкта уйна, – дип, тизрәк кызыннан котылырга теләде.

Биш яшьлек кызчык теләр-теләмәс кенә ишектән урамга атлады...
Гүзәл, махмырдан авырткан башын кире мендәргә төртеп, йоклап та китте.
Кичә туган көнен ныграк бәйрәм итеп ташладылар шул. Алмаз белән аерылышкач, йөрәк ярсуларын басарга теләп, үзе кебек дуслар эзләп тапты хатын. Бергә очрашулар, әлбәттә инде,спиртлы эчемлекләрдән башка тәмамланмады. Ирсез калган яшь хатыннар бергәләп кайгыларын шулай онытырга гадәтләнделәр. Дөньяның мәшәкатьләреннән алай җиңел генә арынып булса иде лә ул!

...Әкрен-әкрен хәмер сазлыгына бата баруын Гүзәл шулай сизмичә дә калды. Бәйрәмнәрдән соң башын күтәрә алмыйча ятканда, кызчыгын кызганып, үз-үзенә ничә кат: «Хәмергә якын килмим!» – дип сүз бирмәсен, барысы да юкка гына булды.
Төшкә кадәр урын өстендә аунап ятканнан соң торып, өен рәткә китерергә карар кылды Гүзәл. Шулчак, кызының өйгә һаман кереп күренмәве исенә төшеп, дерт итеп китте. Йөгереп урамга чыкты, ары карады, бире карады, ләкин бәгырь җимеше генә бер җирдә дә күренмәде. Кичке эңгер-меңгергә кадәр Гүзәл һәр агач, һәр куак асларын, якын-тирә йортларның ишегалларын мең кат инә күзеннән үткәрде. Инде аңа күрше-тирә, дус-иш, хәтта таныш түгел кешеләр дә кушылды.

Иртәгәсен елый-елый шешенеп беткән Гүзәл хокук саклау органнарына хәбәр салды. Күмәкләп эзләү дә тиз генә нәтиҗә бирмәде. Бары полициядә озак еллар дәвамында аерылгысыз ярдәмче булган эзтабар этнең уяулыгы нәтиҗәсендә, сабыйны урам чатында ачык калган канализация чокырыннан табып алдылар.

Мескен бала, исән булса да, берни аңлар һәм аңлатыр хәлдә түгел, кул-аяклары, битләре сыдырылып, үзе гаять дәрәҗәдә туңып беткән иде. Гүзәл, ачыргаланып үкси-үкси, баласын куенына кысып җылытырга теләде. Сабый гына әнисенең җылы кочагын тоймады шул...
Хастаханәдә күпме генә тырышсалар да, сабыйның гомерен саклап кала алмадылар. Егылганда имгәнүләр алган, салкын тиеп үпкәсе шешкән сабый карлыгач канатыдай озын керфекләрен бер тибрәндереп алды да күзләрен мәңгегә йомды...

Гүзәлнең шушы газаптан куе кара чәчләре ак бәс белән капланды. Баласына игътибар, наз җитмәү аркасында килеп чыккан шушы хәлгә үзенең гаепле булуын бик соңлап аңлады шул ана кеше. Бу минутларда ул үз-үзен күрәлмас дәрәҗәгә җитте.
...Сабыйны җирләгәндә, яңгыр сибәләп үтте. Әйтерсең кешеләрнең мәнсезлеген ләгънәтләп, табигать тә үксеп елый иде. Ә аннары «Минем җаным биектә-биектә, бәхет менә кайда яши икән!» дигән төсле, сабыйның гөнаһсыз бер җан икәнен раслап, ялтырап кояш чыкты...

Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading