16+

Бәхет күбәләге (ХИКӘЯ РЕАЛЬ ВАКЫЙГАЛАРГА НИГЕЗЛӘНГӘН)

– И, Аллааа, – диде идән юучы апаң уфылдауга күчеп. – Нишләп кенә йөриләрдер кырыкка кадәр бала да тапмыйча! Кырыкка җиткәч исләренә төшә аннары... «Әнекәем», шул, «әнекәем»! Ни пычагыма әле сиңа брач! Иртәнгә кадәр бәбиләмисең әле син... Тулгак тотуга ук баладан котылсаң ул, өчне түгел, унны табарыем мин дә... Мышкылдатма борыныңны!

Бәхет күбәләге (ХИКӘЯ РЕАЛЬ ВАКЫЙГАЛАРГА НИГЕЗЛӘНГӘН)

– И, Аллааа, – диде идән юучы апаң уфылдауга күчеп. – Нишләп кенә йөриләрдер кырыкка кадәр бала да тапмыйча! Кырыкка җиткәч исләренә төшә аннары... «Әнекәем», шул, «әнекәем»! Ни пычагыма әле сиңа брач! Иртәнгә кадәр бәбиләмисең әле син... Тулгак тотуга ук баладан котылсаң ул, өчне түгел, унны табарыем мин дә... Мышкылдатма борыныңны!

Ачу китереп... Күзең маңгаеңа менгәч, дәшәрсең... Брач та кеше! Унау бәбиләде әнә. Бер-ике сәгать булса да черкетеп алсын! Миңа да унсигез яшь түгел, төнге смена дигәч тә...

Мыгыр-мыгыр ординаторскаяга атлаган апаның бер генә сүзенә дә җавап кайтарасы итмәде Гөлзифа. Тәрәзә төбенә сөялә төшеп күккә багып әрнеп-әрнеп елап кына җибәрде: бу баламны алма, Ходаем, бу балама озын хәерле гомерләр насыйп ит! Сулык-сулык килгән хатын җан әрнүе тәэсирендә көчәя барган тулгагының авыртуын сизмәде кебек. Керфек тә какмый төн үткәргәч, палатага килеп кергән алдан сөйләшенгән үз табибының сүзләреннән генә айнып китте:

– Бәләкәч ашыгамы әллә безнең? – Гөлзифаның елап шешенеп беткән күзләрен күрүгә кочаклап ук алды. – Бар да яхшы булачак, мин сиңа ышандырып әйтәм, ишетәсеңме мине – бәләкәч белән дә, синең белән дә бар яхшы буласына ышандырам!

Ике сәгатьтән Гөлзифа, 47 яшен тутырган хатын, күкрәгенә салынган кызчыгының тыңлаусыз аяк-кулларын үбә-үбә кабат илереп елый иде...

– Мин әле һаман да үземнең икенче тапкыр әни булуыма, кайгыдан күзләрем ачыла башлауга ышанмыйм, – ди Гөлзифа инде ике яшьлек кызын кулларында үчтек-үчтек итеп. – Әнием, тәкъдир маңгайга языла, аннан берничек тә качып котылып булмый дия торганые. Шулайдыр. Үзем күргәннәргә, кичергәннәргә үзем дә ышанмыйм. Дошманыма да теләмәс идем. Әгәр шушы баламны үстереп, кеше булуын күрә алсак, чират бозылмыйча, ул безне бакыйлыкка озата ала икән – минем өчен шул бәхетнең иң зуры булачак. Миңа башка берни дә кирәк түгел...

... Ринат аны бала тудыру йортыннан берүзе генә килеп алды. Гәрчә Гөлзифаның әтисе исән-сау, бертуганнар ике яклап та шактый. Әмма алар беркемгә бер нәрсә әйтмичә (әтисеннән кала бала көтүләре турында да беркем белмәде) генә икенче кат әти-әни булу шатлыгын кичерергә теләделәр бугай. Дөресрәге, алар үзләре дә моны аңлап җиткереп, кабул итәрлек түгелләр иде шул. Конверт эчендәге тере төенчекне күрүгә Ринат аны ялт кына кире Гөлзифага тоттырды. Ул чынбарлыкны кабул итәр дәрәҗәдә түгел иде кебек. «Бу безнең кызыбызмы, Гөлзифа? Ул бит тере, име?» – дигән лөгатьсез сүзләрен кычкырып әйтмәскә була, яшьләрен яшергән ир тизрәк машина ишеген ачып хатынын утыртырга тырышты. Бугазны буган төер, күзне каплаган яшь элпәсе, яраларны ачып ташлап, кан елаткан хатирәләр генә ваемсыз иделәр – алар ирне талапмы-талап, кабат теге кара көнгә, фаҗига куенына бөтерәләр иде...

Без икенче курста укыган чакта таныштык, – дип танышу тарихын яңарта Ринат. – Бик яраттым мин Гөлзифаны. Чая иде ул, чибәрлеге чиктән ашкан. Сүзгә кесәгә керми. Озак тормый гаилә дә корып җибәрдек. Матур гына яшәп тә киттек. Икебез дә икътисадчы, икебезнең дә баш шәп эшли. Кызыбыз Арина тугач, гаилә тагын да ныгырга, матурланырга тиеш иде кебек. Әмма алай булмады. Бердән, яшьлек – акыл, зирәклек җитенкерәмәгәндер инде,  икенчедән – икебез дә лидер, бер-беребезгә юл куя белмәдек. Аринага 4 яшьләр тирәсендә рәсми төстә аерылыштык. Бер түбә астында яшәү газапка әйләнде чөнки. Минем эшләп, гаилә туендырасым, миңа буйсынырлык, баш иярлек хатын белән яшисем, Гөлзифаның беркемгә дә буйсынасы, үзенең җир җимерттереп эшлисе килде. Бер-беребезне ярата торып аерылыштык – икебез дә горур, икебез дә җиңдек янәсе. Кызымны да үлеп ярата идем. Әмма эш буенча башка шәһәргә күченәсе булды – очрашулар атнага бергә калды. Бераздан исә, гомумән, чит илгә күченеп киттем.

Моны миннән дә кала Арина авыр кичерде. Кызым, бу авырлыклар вакытлыча, түз бераз, диюемә, ул яшьле күзләрен мөлдерәтеп бер генә җөмлә белән җавап кайтарды: «Әгәр син башка кеше белән гаилә корсаң, мине юк дип исәплә». Биш яше дә тулмаган баладан мондый сүзләр ишетү бер чиләк бозлы су белән коену иде... Баксаң, ул шушы җөмләне әнисенә дә әйткән булган... Үсә-үсә ул безнең кабат кавышмавыбызны аңлады да кебек, ул сүзләрен балалык белән әйтүен дә таныды – әмма мин дә, Гөлзифа да кабат гаилә кормадык. Минем фатирда хәтта артык теш щеткасы да тормады. Кызым килер дә, күрер дә, гайрәте дә чигәр төсле иде. Очрашкан кешеләр белән дә фатирдан тыш күрешә идем. Гөлзифада да шул ук тәртип иде.

Мин чит илдә төпләнеп калдым, Гөлзифа туган шәһәребездә. Ул да, мин дә үз эшебездә югары дәрәҗәләргә күтәрелдек. Ул да, мин дә, үзебез яшәгән фатирлардан тыш, Аринага фатирлар сатып алып әзерләп куйдык, ике атнадан ике атнага йә ул миңа, йә мин аларга килә идем. «Әтием, мин иң бәхетле бала», – дигән сүзләрен ишетә алдым. «Әгәр сез әни белән кабат кушылсагыз, мин гомумән, бәхет күбәләге булыр идем», – дигәнен дә ишеттем. «Күбәләк» сүзе генә охшамады – ни әйтсәң дә, күбәләк гомере – бер көн бит...

– Кемгә охшаган? – диде Ринат машина руленә кулларын батырып.
Икебезгә дә... Юк, өчебезгә дә... – диде Гөлзифа ими ашаганнан соң йокыга талган бәләкәчен кочагына кысып. – Кем дип исем кушабыз?
Карина, - диде ир. – Аринага охшаш булсын.

Син үз шәһәреңә кайтып китәчәксеңме, – хатыннын тавышы бәгыреннән үк өзелеп төште булса кирәк, сулкылдавын яшерә алмыйча иңрәп куйды.

Беркайчан да! Беркайчан да! – ир машинаны юл кырыена туктатып Гөлзифага борылды. – Мине күкләрдәге бәхет күбәләгем гафу итмәячәк. Гомумән, мин гомерем буе сине яратып яшәдем! Сине генә! Кызымны, алтынымны, Аринамны! Бу кызымны – Каринамның һәр көнен, һәр сулышын, һәр адымын күрәсем килә... Гафу ит син мине, Гөлзифа...

Син дә мине...

Аринаның әнисе янына кайтырга тиешле рейсында мин дә булырга тиеш идем, – ди Ринат. – Мин аңа йөз, мең үкендем! Фабрикамның берсендә пожар чыгып, аэропорттан борылып киттем. Кызымны утырттым, смслар языштык... Аерылышканда кысып-кысып кочаклап калдым... Мең үкенәм... «Самолет төшкән, бөтен экипаж вафат», – дигән сүзләрдән соңгы картиналарны бер учка җыя алмыйм. Хәтерләмим, аңламыйм... Соңгы күрешүебез булган икән... Күбәләгем белән...

– Без үлемнән соң башкарылырга тиешле эшләрнең барысын да бергә башкарганбыз, җирләүдә, өчесе-кырыкларында бергә булганбыз – мин аларда Ринат булуын хәтерләмим дә. Ул газаплы томан. Аннан гадәти тормышка кайту, робот кебек эшкә барулар, антидепрессантларда кешеләр арасында селкенеп йөрүләр башланды. Ел ярым узган шулай. Ә бер көнне эшкә барышлый подъездда лаякыл исерек Ринатка тап булдым. Ул бомж кебек минем ишек төбендә бөгәрләнеп йоклап ята иде. Көчкә өйгә алып кереп калдырып, эшкә киттем. Кайтышыма ул айныган, юынып чыккан, кухняда чәй куеп йөри иде. Шул көнне Аринаны күмгәннән соң беренче тапкыр көлгәнгә охшаш ниндидер тавыш чыкты миннән. Утырып чәй эчтек, альбомнар карадык, ел ярымга беренче тапкыр, Аринаның булмәсен ачып кереп, киемнәрен-уенчыкларын карап-елашып утырдык. Бөтен гомер узган, ә безнең менә шушылай – җандашлар кебек сөйләшеп тә утырган булмаган икән. Без роботлар төсле яшәгән, акча эшләгән, ә яшәргә вакыт тапмаганбыз, лабаса!

Мин элеккечә ике атнага бер Гөлзифа фатирына кайтып, Арина бүлмәсендә йоклап китә башладым. Арина юк, ә без кич буе Гөлзифа белән аның турында сөйләшеп утырабыз, хәтта көлешәбез. Акрынлап күзләр ачыла, яшисе дә килгән төсле була, – ди күзендәге яшьләрен йотарга теләп Ринат. – Һәм иң мөһиме мин үзем өчен Америка ачам: мин ничек Гөлзифа кебек хатынны югалта алдым икән?! Мин ничек ансыз яшәгәнмен? Без бит шундый бәхетле гаилә булырга тиешле кешеләр!

– Мин авырга узуымны үзем дә белмәдем. Белгәч тә ышанмадым. Мин үземне ул бәхетлеләр исемлегеннән сызган идем инде, – ди Гөлзифа. – Ринат кайта-китә йөри. Без Аринаны сөйлибез, юксынабыз. Ул төнне дә шул ук булды – төнгә кадәр искә төшереп, елашып-көлешеп утырдык, әйберләрен барладык... Аннан, үзебез дә сизмәстән... Иртән мин Ринатка, моның кадәр еш кайтып йөрүенең дөрес булмавын әйттем һәм без салкын гына саубуллаштык. Ул ике ай кайтмады... Ә мин үземнең авырлы икәнемне белеп, хуштан язганмын.

– Минем виза белән проблемалар килеп чыкты, эш аркасында тоткарландым. Ә Гөлзифаны сагындым. Ничә еллар дәвамында беренче тапкыр: «Мине өйдә көтәләр», – дигән уй тынгылык бирмәде. Ә аннан  төш күрдем – төшемдә Арина миңа сөенә-сөенә алтын беләзек кидертте. Гөлзифаны күрүгә, аның тамагыннан бер ризык та үтмәвен күрүгә төшемнең мәгънәсен аңладым. Гөлзифа төсле үк ышанмадым, әмма күңелем белән Ходайдан бу төшнең өн булуын һәм безгә озын гомерле кыз бала җибәрүен сорадым...

... Фатир ишеген ачып керүгә Гөлзифа тынсыз калды. Бөтен дөнья шарларга күмелгән, Аринаның бүлмәсе кечкенә Каринаны каршы алырга әзерләнгән, бала өчен бөтен кирәк-ярак хәстәрләнгән, газда әле суынып та өлгермәгән аш, чисталык хөкем сөрә иде. Кечтеки Карина өйгә кайтуын аңлауга булса кирәк, хуҗаларча тавыш бирүгә, Ринат бөтен батырлыгын кулган җыеп, кызчыгын кочагына кысып борыны белән тере төенчегенә терәлде: «Мин исән вакытта, Алла бирса, син минсез бер атна түгел, бер көн дә тормассың, кызым. Без синең белән бер команда, яме? Ә хәзер әйдә киемнәрне алыштырыйк, әнине ашатыйк, аннан мин сине чәп-чәп итәм». Шатлыгыннан исергән Гөлзифа: "Их, Аринам да янымда булса!"- дигән хисләргә бирелеп елап җибәргәнче, Ринат аны кочаклап та алды:

– Башка еламыйбыз, Гөлзифа. Алайса Арина безне кичермәячәк! Ул безнең бергә булуны теләгән иде. Без бергә, безнең тагын бер кызыбыз бар. Мин синең рәсми төстә хатыным булуыңны телим. Ике атнадан мин бөтен эшләремне төгәлләп, тулаем сезнең янга күченәм. Күрше подъезддан зур фатир алдым. Бүгеннән һәм мәңгелеккә сез минем бүгенгем һәм киләчәгем...

Фото: Womancosmo.ru

Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

51

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading