16+

Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев моңлы сандугачыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә әнә шундый шигыре белән уртаклашты. Укып карыйк:

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев моңлы сандугачыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә әнә шундый шигыре белән уртаклашты. Укып карыйк:

БӘХЕТЛЕ БУЛСЫННАР ҖЫРЛАРЫМ
(Хәния Фәрхи истәлегенә)

Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.

Кушымта:
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар, кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә, -
Бәхетле булсыннар җырларым.

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да,дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем.

Кушымта.

Дөньяда килү бар,китү бар...
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,-
Мин киткәч,бурычым җыр түләр.

Кушымта:
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар, кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading