16+

Бәхетле финал: Төркиягә очканда аңын югалткан ханымны ничек тормышка кайтарганнар?

"Самолеттагы аптечкада кирәкле препаратлар бар иде. Укол кададык. Реанимацион чаралардан соң йөрәге тибә, иреннәре селкенә башлады, тиресе дә кызара башлады. Пульсы гына вакыты-вакыты белән югалды, шуңа күрә аны тагын аңына китерергә туры килде..."

Казанда самолет бортында аңын югалткан пассажирканы аңына китереп, янәдән яшәтә башлаган табиб Энҗе Мотыйгуллинаны бүләкләделәр.

- 8 июль иде бу, төнге Казан-Анталия" рейсы, дип искә ала Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәм хастаханәсенең кардиология бүлеге җитәкчесе Энҗе Мотыйгуллина. - 3.30да очып киттек, якынча берәр сәгатьтән табиблар эзләве турында игълан иттеләр. Мин йоклый идем, ирем уятты. 50-60 яшьләрәге пассажирка аңсыз ята иде, пульсы инде сизелми, тәне дә зәңгәрләнә башлаган иде. Бортта медицина хезмәткәрләре дә бар иде. Без ханымны идәнгә яткырдык, кан йөрешен яхшырту өчен аякларын күтәрдек. Кызганыч, туганнары юк иде, шуңа безн аның ниндидер авыру белән интегүен дә, башкасын да белә алмадык. Самолеттагы аптечкада кирәкле препаратлар бар иде. Укол кададык. Реанимацион чаралардан соң йөрәге тибә, иреннәре селкенә башлады, тиресе дә кызара башлады. Пульсы гына вакыты-вакыты белән югалды, шуңа күрә аны тагын аңына китерергә туры килде.

Шуннан самолет Казан аэропортына әйләнеп кайта. Пассажирканы ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Иртәнге алтыларда исә янәдән Төркиягә очалар. Әлегә кадәр табиб белән әлеге пассажирка очрашмаган...

Чыганак: АиФ

Фото: https://tatarstan24.tv

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading