16+

Бәхетле гаиләләр бәйрәме (15 май - Халыкара гаилә көне)

Күптән түгел генә Биектау муниципаль районы 1нче номерлы Биектау урта мәктәбендә "Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый" дигән темага татар телле ата-аналар өчен конференция узды.

Бәхетле гаиләләр бәйрәме (15 май - Халыкара гаилә көне)

Күптән түгел генә Биектау муниципаль районы 1нче номерлы Биектау урта мәктәбендә "Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый" дигән темага татар телле ата-аналар өчен конференция узды.

Чакырылган кунакларның бик хөрмәтле булуы да бу чараның нәтиҗәсе булсын дип үткәрелүен күрсәтеп тора. "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый  фонды” директоры  Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры ярдәмчесе Гүзәлия Минкина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова һәм җирле җитәкчеләр. Хәтта Томск мәгарифне үстерү институты  ректоры  Оксана Замятина да ерак араларны якын итеп, тәҗрибә өстәргә килгән иде.  

 Бер акыл иясе һәр бәхетле гаилә үзенчә бәхетле дисә дә, бу сәгадәтнең нигезендә туган телебез, милли традицияләребез, гореф-гадәт, йолаларыбыз, җыеп әйткәндә, туган телебез ята дигән нәтиҗә ясарга була. Алар аны үзләре дә бик яхшы аңлый, хәтта гаиләнең иң кечкенә әгъзалары да татар булып туганнарына әти-әниләренә рәхмәт укыйлар. Горурлык хисе кичерәләр һәм шушы матур гадәт-йолаларыбызны киләчәккә дә алып барырга ышандыралар. Хәер, монысы аның иң мөһиме инде. Әгәр дә буыннар чылбыры өзелеп, гасырлардан-гасырларга безгә мирас булган бу хәзинәбез югалса, моннан да аянычы булмаячак. Менә шул куркыныч хәлгә юл куймас өчен уздырылган да бит инде әлеге конференция.

Беренче карашка гади генә тоелган әти-әниләр конференциясен милли бәйрәмгә әверелдерү өчен зур тырышлык куйганнар 1нче мәктәптә. Икенче катның коридорында кул эшләре күргәзмәсе тезелеп киткән. Теләгәннәрне үз осталыкларына өйрәтә торган мастер класслар да оештырганнар. Хәер, монысын бик теләгәндә һәм тырышканда бар җирдә дә эшләргә була инде, анысы. Ә менә туган телгә мәхәббәтне , дөрес сөйләүне кунаклар килә дип кенә төзәтеп булмыйдыр ул. Өлкәннәрнең дә, балаларның да телләрендә бер генә чит-ят сүзләр дә, бер генә акцент та сизмәдем. Ә бит бу Казанга терәлеп үк торган Биектауда!Сәбәбен конференция азагында аңладым. Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова үзе туган телебезне бик хөрмәт итә икән бит һәм үзенең кул астындагылардан да шуны таләп итә. Аның чыгышын сокланып тыңладым. Туган телебез бигрәк матур шул: сандугач җыры кебек моңлы,  чишмә кебек  челтерәвек.

Атаң-анаң биргән мондый телне белмәү, өйрәнмәү гөнаһ булыр.  Хәер, Пәйгамбәребез хәдисләрендә ул шулай диелгән дә - "туган телен белмәгәнне ахирәттә тәмуг көтәр"-дип акка-кара белән язылган китапта. Ә менә әлеге конференциядә катнашучыларга, киресенчә, әҗер - савап та язылырга тиештер әле. Чыгышларның исемнәре генә дә бик мәгънәле бит. "Бала тәрбияләүдә гаилнең роле", “Иң зур мирас бер генә -  газиз туган тел генә!",  "Балам тәрбияле булсын дисәң..."

Мондый саллы чыгышлардан соң миңа үз иҗатыма һәм "Шәһри Казан" газетасына нигезләнеп "Гаилә һәм тәрбияле киләчәк "темасына сөйләү кыен булмады. Киресенчә, баланы китаплар һәм газета-журналлар белән  үстерергә кирәклегенә басым ясарга җай чыкты.

Бәйрәм булгач, бүләксез дә булмый бит инде ул. Районда гаиләләр арасында ел буе барган шәҗәрә, оста куллар, инша-эсселар конкурсларына   йомгак ясалды. Уңган-булганнар лаеклы бүләкләрен алды. Ә инде бу юлы артык зур җиңүләргә ирешә алмаганнар уңышларның серенә төшенде-туган телне тагын да ныграк яратырга, хөрмәт итәргә, (ә моны дөрес матур сөйләү һәм язу белән исбатларга), гаиләдә тагын да ныграк дус булырга кирәк икән бит! Бер дә үтәп чыкмаслык түгел. Тырышканда -теләгәндә һәркемнең хәленнән килерлек. Биектауда узган конференция менә шул хакыйкатьне ачуы белән дә кыйммәтле дә.  

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading