16+

Бәхетле киләчәк өчен (Тәүфикъ Әйди тууына 80 ел тулу илә)

Тәүфикъ милли, рухи тәрбияне сабый чактан башлауның әһәмиятле икәнлеген Ризаэддин Фәхретдиннең “Сабый чакта алган тәрбияне, соңыннан, бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән фикерен кабатлап искә төшерде. Гомерем буе балалар белән эшләгәч, бу сүзләр белән тулысынча килешәм.

Бәхетле киләчәк өчен (Тәүфикъ Әйди тууына 80 ел тулу илә)

Тәүфикъ милли, рухи тәрбияне сабый чактан башлауның әһәмиятле икәнлеген Ризаэддин Фәхретдиннең “Сабый чакта алган тәрбияне, соңыннан, бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән фикерен кабатлап искә төшерде. Гомерем буе балалар белән эшләгәч, бу сүзләр белән тулысынча килешәм.

Уйларыбыз, ниятләребез һәм гамәлләребез киләчәктә дә уртак булсын, чөнки без бары шулай гына татарны күтәрә һәм яшәтә алабыз. (Тәүфикъ Әйди)
Гәрәй Рәхим, Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Тәүфикъ Әйди, Ренат Харис һәм мин – без 1941 ел балалары. Гәрәй Рәхим әйткәнчә, берүзе, бердәнбер әдип, тикшерүче, философ, пропогандист булган һәм вакыт койрыгына тагылган бөтенебезне дә, тарих үргән камчы белән камчылап, Вакыт белән янәшә урынга чыгырырга тырышкан сабыйлардай тыйнак дустыбыз Тәүфикъ Әйди генә инде егерме ел арабызда юк. Үз иленең, үз халкының якты киләчәге хакына көрәшүгә гомерен багышлавы белән татар халкының йөз аклыгы, халкыбызның үлемсез хәтер сакчысы дип танылган Гаяз Исхакыйның дәвамчыларының берсе бит ул. 
Тәүфикъ Әйди татарларга карата җәбер-золым аеруча көчле һәм дәһшәтле еллар дәвамыңда иблис коткысына бирелмәгән, милләт һәм тарих алдында йөзе ак, вөҗданы пакь шәхес, татар теле, мәдәнияте сагында торучы күренекле язучы, журналист, көрәшче. Тормышыбыз гел янәшә бармаса да, тәрбияви әдәби-музыкаль чараларда бергә булган мизгелләр хәтеремдә җуелмаслык изге хатирәләр булып сакланалар. Аның ихтирамлы күз карашы, сөйләгәндә күңеленең изгелеген чагылдырган, сөйләгән сүзләренең фикеренә тәңгәл ягымлы авазына мин соклана идем. Кайберәүләр сөйләгәндә аларның авазларыннан сөйләгән сүзләренең киресен ишетәсең бит. Дөнья халкының бәхетле киләчәге, иминлектә яшәве өчен бөтен төрки халкына үрнәк, әйдәп баручы татар халкын яклауга, саклауга гомерен багышлаган Тәүфикъ Әйдинең чыгышларында аның уй-теләкләренең, кылган гамәлләренең изгелеккә юнәлгәнлеге сөйләм авазыннан ук аңлашыла иде. Аның чыгышыннан соң җырларны башкарганда мин дә җырларның көе һәм сүзләре эчтәлегенә тәңгәл аваз салырга тырыштым. Үземнең шәкертләремне дә шуңа өйрәтәм. 
Тәүфикъ Әйдинең тормышка, дөньяга карашы, халкыбызны саклауга, яклауга юнәлтелгән уй-фикерләре, гамәлләре минем дә уй-хыялларыма тәңгәл туры килә. Уйларыбыз, ниятләребез һәм гамәлләребез киләчәктә дә уртак булсын, дигән сүзләре миңа карата да әйтелгән мөрәҗәгатедер. Ул бит чынлап та мине якын иткән, хыялларын тормышка ашыру юлыңда үзенең юлдашы була алуыма ышанган. Шулай булмаса 1986 елның 24 февралендә миңа бүләк иткән “Кайда да кадерле” дигән китабына “Кадерле Миңгол Галиевкә - мин яратып тыңлый торган талантлы җырчыга иҗатта үрнәк алучы автордан”, дип язмаган булыр иде. Тәүфикъ Әйди халкыбызны рухи тәрбия өлкәсендә әдәбият белән беррәттән сәнгатьнең әһәмиятенә дә зур игътибар бирә иде. Ул үзенең иҗатында Татарстанда, Рәсәйдә генә түгел, күп кенә башка илләрдә дә яшәп, гомерләрен музыка, җыр-моң сәнгатенә багышлаган халкыбызның күренекле уллары, кызлары турында да тарихи әһәмияткә ия искиткеч истәлекләр язып калдырды. Тәүфикъ Әйди туган телне, милләтне саклауда, яклауда һәм рухи тәрбия өлкәсендә сәнгатьнең, бигрәк тә күңелләрне әсир итүгә, сафландыруга сәләтле моң сәнгатен үстерүгә ил җитәкчелегенең уңай карашын, җитди ярдәмен теләде.
Телебезне, халкыбызны, дини-рухи тәрбияви гореф-гадәтләребезне, милли йөзебезне ата-бабаларыбыз рухы шатланырлык дәрәҗәгә ирешүгә омтылабыз икән, моның өчен бөтен дөньяны яулап килүче, кешеләрне манкортлык дәрәҗәсендә тотарлык сәләткә ия уйсыз күңел ачуга корылган шау-тамашаларга сукырларча иярүне теләмәде ул. Тәүфикъ милли, рухи тәрбияне сабый чактан башлауның әһәмиятле икәнлеген Ризаэддин Фәхретдиннең “Сабый чакта алган тәрбияне, соңыннан, бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән фикерен кабатлап искә төшерде. Гомерем буе балалар белән эшләгәч, бу сүзләр белән тулысынча килешәм.
Әлбәттә, һәр телне саклауның әһәмияте зур. Ә аны саклау өчен аның илкүләм ихтыяҗлыгы кирәк. Татарстан, Республика буларак, үзенең конституциясенә ике дәүләт теленең берсе итеп татар телен куйган икән, димәк дәүләт телләренең икесен дә белүче һәркем ихтирамга лаек, хөрмәткә ия. Димәк ул нинди һөнәр иясе булса да, кая барса, нишләсә дә аның телләр белүе гыйлемлек, акыл дәрәҗәсе югары, башкаларга хөрмәтле икәненә ишарә. Шуңа күрә алга киткән илләрдә беренче чиратта шундыйларга игътибар, ихтирам, юл ачык: “Кечкенә Швецария үзендә бер гомуми дәүләт теле булмыйча, бөтенесе 3 тел: немец, француз, итальян телләре булудан оттырмый, бәлки ота гына”. Ленин сүзләре бу. Республика исеменә лаек Татарстанда да беренче чиратта дәүләт телләренең бер дәрәҗәдә булуын хаклап һәр урында, һәр эштә дәүләт телләрен, шул исәптән үз туган телләрен дә белүчеләргә өстенлек бирү бер милләтнең дә хокукларын кысу, кимсетү була алмый. Чынлап та, телебезне сакларга, халкыбызны якларга телибез икән моның өчен рухи һәм акыл тәрбиясен, телләргә ихтирам уятуны сабый чактан, балалар бакчасыннан башлап югары белем алганчы дәвам итү шарт. Бүгенге көндә балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең ике телне белмәүләре туган телебезне саклауга мөмкинлек бирә алмый, мәктәпләрдә дә шулай ук Рухи тәрбиянең иң әһәмиятле чараларыннан берсе музыкаль тәрбия икәнлеге билгеле. Шуңа күрә фикердәшем, яшьтәшем булган халкыбызның күренекле улы истәлегенә уртак хыялларыбызны тормышка ашыру нияте белән Тәүфикъ Әйди исемендәге Халыкара тәрбияви сәнгать үзәге булдыру хыялымда иде. Бу хакта күп профилле полилингваль 180-нче гимназия белән Милләт йортында эш башланды инде.
2021 ел туган тел, халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнгән икән, Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы татар халкы башка милләтләр арасында лаеклы урынын саклауга ил күләм тырышлык, акыл кирәк. Милләтебезне, телебезне, милли моңыбызны саклауга, яклауга җаннары-тәннәре белән гомерләрен багышлаган, инде бакыйлыкка күчкән тарихи күренекле шәхесләребезнең, шул исәптән вакытсыз дөньядан киткән халкыбызның газиз улы, 2021 елның 1 маенда тууына 80 ел булган Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдиновның да рухы шат булырлык, Татарстан Республикабыз чын мәгънәсендә ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ, ДУСЛЫК ИЛЕ дәрәҗәсенә күтәрелсен.

Миңгол Галиев,

РФ югары профессиональ белем системасы мактаулы хезмәткәре,

Татарстанның халык артисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading