16+

Бәхетнең кайда икәнлеген беләсезме?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 2012 елдан башлап, һәр елның 20 мартында Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә.

Бәхетнең кайда икәнлеген беләсезме?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 2012 елдан башлап, һәр елның 20 мартында Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә.

Бу тәкъдим белән кечкенә генә Бутан дәүләте чыккан булган, башлангычны БМО хуплаган. Кытай белән Һиндстан чигендә урнашкан Бутан иле халкы үзләрен “дөньядагы иң бәхетле кешеләр” дип саный икән. Ишеткән дә юк иде, менә сиңа Бутан!

Бездә әлегә Халыкара бәхет көне социаль челтәрләрдә үзара котлау сүзләре һәм рәсем-открыткалар җибәрешү сыйфатында гына билгеләп үтелә. Татарстан башкаласында быел IT-паркта “Казан-бәхетле кешеләр шәһәре” исеме астында форум да оештырылды. Анда җитәкче-активистлар һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

- Сораштырулар күрсәткәнчә, казанлылар үзләрен Казанда яшәүләре белән бәхетле саныйлар. Казан-яшьләр өчен дә һәм өлкәннәр өчен дә зур мөмкинлекләр шәһәре. Мин үзем дә Казан кешесе булуымны, әнине кочаклавымны, туганнарым һәм дусларым белән аралашуны бәхет саныйм. “Казан велотөне”, “Тәмле Казан”, “Ай да Казань!”, “КышДаКар”, “Чәй көне” фестивальләре казанлылар һәм туристлар арасында абруй казанды, Россиядә туристлык өлкәсендәге иң яхшы проектлар дип бәяләнде. Болар да минем өчен бәхет,-диде үзенең чыгышында шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Волейболчы Елена Чернышева сәламәтлекне иң олы бәхет саный.
- Спортта соңгы көчне туплап ярышасың, ә җиңү яуласаң, шулкадәр җиңел булып китә. Остеңә бәхет ишелеп төшкән кебек. Спортчы җиңүе тамашачылар өчен дә сөенечле мизгел. Ләкин, спортта гел җиңүләр генә булмый, җиңелгәндә дә төшенкелеккә бирелмәскә, киләсе бәйгеләргә әзерләнергә кирәк. Кешеләр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен. Сәламәт организм ул инде үзе бәхет, - дигән фикердә тора спортчы Елена Чернышева.

Елена Чернышева:”Миннән сезгә бүләк”,-дип,  залдагы тамашачыларга ике туп ыргытты. Тупны эләктереп өлгергән ике кыздан да бәхетлерәк кеше булмагандыр әлеге мизгелләрдә.

Казанның IT-паркы директоры Антон Грачев бәхетне хезмәттә күрә. “Һөнәри камиллеккә омтылырга кирәк. Эшегез сезгә бәхет китерер”,-дип киңәш бирде ул студентларга.

Татар милли ашлары рестораннары челтәре хуҗасы Солтан Сафин, галимнәр тикшерүләренә таянып сөйләгәнчә, кеше бәхетне күзләре, куллары һәм дә ашказаны ярдәмендә тоемлый икән. Аның:”Тамагы ач кеше үзен бәхетле санамый”,-дигән сүзләренә студентлар көлешеп кул чапты.

- Көненә аз-азлап 5-6 мәртәбә туклану яхшы. Ашказанын дыңгычлап тутырырга ярамый, йокларга 2 сәгать кала, гомумән, ашамагыз. Туклануда 50-30-20 кагыйдәсенә нигезләнергә тырышыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимеш - 50 процент, бөртеклеләр һәм кузаклылар ризыклары - 30 процент, терлек һәм кош ите - 20 процент. Табигый ризыкларны үзегез әзерләп ашарга тырышыгыз. Көчле дә, сәламәт тә булырсыз, - дип, бәхет кешенең ашказанына “яшеренгәнлеген” сиздерде Солтан Сафин.


Дизайнер Екатерина Борисова көнчелектән азат булырга, башкаларның уңышларына сөенергә чакырды.

- Кием, бакча яки бүлмә бизәлеше сызымнары ясаган һәвәскәр дизайнерлар миңа киңәшкә килә. Аларның иҗат эшләренә сөенәм, чөнки кеше матурлык тудырырга омтыла. Тәкъдимнәремне исәпкә алып, гамәлгә ашырылган дизайн проектлары минем өчен дә бәхет. Матурлыкны күрү, буш җирдә матурлык тудыру-бәхет ул, - диде Екатерина Борисова.


Татарстанда #ЭстафетаСчастья җәмәгать чарасына старт бирелде. Республика халкы социаль челтәрләргә үзләренең бәхетле мизгелләре сурәтләнгән фоторәсемнәрне урнаштыра һәм бәхет турындагы фикерен яза ала. Әлеге фоторәсемнәр күргәзмәләрдә һәм тематик видеороликлар эшләгәндә файдаланлачак.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading