16+

Бәхәсле бәйрәм тарихы

Халыкара ир-атлар көне 19 ноябрьдә билгеләнеп үтүгә карамастан, 23 февраль Россиядә төп бәйрәм булып санала. Гадәт буенча, бу көнне хәрбиләрне генә түгел, ир җенесендәгеләрнең бөтенесен – Ватанны саклаучыларны һәм киләчәктә саклый алучыларны да котлыйлар.

Бәхәсле бәйрәм тарихы

Халыкара ир-атлар көне 19 ноябрьдә билгеләнеп үтүгә карамастан, 23 февраль Россиядә төп бәйрәм булып санала. Гадәт буенча, бу көнне хәрбиләрне генә түгел, ир җенесендәгеләрнең бөтенесен – Ватанны саклаучыларны һәм киләчәктә саклый алучыларны да котлыйлар.

Башка бәйрәмнәр кебек, Ватанны саклаучылар көне тирәсендә дә аның тарихи һәм мәгънәви асылы турында бәхәсләр туа. Гадәттә, аның кирәкмәслеге турында хәрби хезмәттән ерак булучылар сүз башлый – диван стратеглары аның тарихында казынырга тотына.

Ельцин чорында совет символикасы, бәйрәмнәре белән нишләргә дип баш ватсалар, тора-бара бу җайланды: Октябрь бәйрәме башка көнгә күчерелеп, Халык бердәмлеге көненә әйләнде, СССР гимнының көе калды, 8 март та Хатын-кызлар көненә генә әйләнде (элек сыйныфташ кызларны котлаганда, әлеге бәйрәмнең исемен открыткага язып сыйдырып булмый иде). Бу – сыналган ысул. Русь чукындырылгач, элеккеге динне кырып-себереп бетерергә тырышып карыйлар, әмма бу гасырларга сузылгач, халыкта киң таралган гореф-гадәтләр яңалары белән бергә катышып китә. Масленица бәйрәме, мәсәлән, элеккедән үк калган. Татарларның Сабан туе да Исламны кабул иткәнче үк булган, әмма, белгәнебезчә, ул бүген дә гөрләтеп уздырыла.

23 февраль үзенең революцион эчтәлеген совет чорында ук югалткан иде. Чынлыкта, Кызыл армия төзү турында декретка 1918 елның гыйнварда кул куела, кайбер тарихчылар 23 февраль көнне Нарва буенда ул беренче җиңүгә ирешкән дип исбатлый. Кызыл армия немец гаскәрләрен бераз тоткарлый, әмма бу Җиңү булмый, шул ук көнне Германия ультиматум белдерә. Әлеге дата дүрт елдан соң очраклы рәвештә генә бәйрәм көн дип билгеләнә.

Диван стратеглары һәм тарихны үзгәртергә тырышучылар өчен Совет бәйрәме икән, димәк, дөрес түгел, аны заманга яраклаштырырга кирәк. Берәүләр бу көнне генерал Корниловның «Боз походы» белән тәңгәлләштермәкче. Ак гвардиячеләрдән Ватанны саклаучы ясау бөтенләй дөрес түгел. Алар кемнән саклаган аны? Кызыл Армиядә булган миллионлаган үзләренең ватандашларыннанмы? Аларга әле берничә дистә мең чит ил интервентлары да булышкан: Ерак Көнчыгышта – японнар, Себердә – чехословаклар, Петроград янында – финнар, Мурманскида – инглизләр. Һәм болар бөтенесе Ватанны саклаганмы? Алар да ак гвардиячеләргә Ватанны саклашырга килгән булганнар, күрәсең. Тарихка кереп батсаң, чыга алмый ятуың бар, ул совет чоры бәйрәме, Россия – СССРның варисы икән, димәк, ул бәйрәм хәзер дә булырга тиеш. Кайберәүләр тәкъдим иткәнчә, әлеге бәйрәмне рус армиясенең башка җиңүләре белән бәйләп, бүтән көнгә күчерергә маташуы да мәгънәсезлек, 23 февраль – Кызыл армиянең барлыкка килүе белән бәйле, Патша Россиясенеке белән түгел. Башка республикаларда аны һәркем үзенә яраклаштырган, Белоруссия белән Кыргызстанда – үзгәрешсез калган, Украинада – 14 октябрьдә, әмма ул Бөек Ватан сугышы елларында УПА (Бандерачылар) барлыкка килү белән бәйле.

Чорлар алышынган саен, үткәннәргә караш та үзгәрә, тарихны да яңабаштан карап чыгыла. Әйләнгән саен бәйрәмнәрне үзгәртеп тору кирәкме икән? Бәйрәм итү – һәркемнең үз ихтыярында булырга тиеш, кем лаек дип таба – шул бәйрәм итә, теләмисең икән – бәйрәм итмә, ирексезләүче юк бит. Бу көнне кемне котларга ярый, кемне ярамый дип баш ваткан арада, галимнәр Җиргә Нибиру планетасының якынлашканын хәбәр иткәннәр әле. Җирдән өч тапкыр зуррак булган әлеге планетаның җан ияләре февраль ахырында җирдәгеләр белән сугыш башларга тиеш, имеш. Менә шул чагында кемнең – саклаучы, кемнең диван батыры булуы ачык күренәчәк инде. Хатын-кызлардан бүләккә оекбаш белән одеколон кабул итеп алганда, бөтенесенә ярый, ә нибиручылар – ануннаклар белән көрәшкәндә ничегрәк булыр? Ануннакларны җиңәсе иде бит, әле 8 Мартта оекбаш белән одеколон өчен дә үч аласы бар.

фото - uralpress.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X