Татар интернетында “Зөләйха күзләрен ача” фильмы тирәсендә кискен бәхәсләр бара. Бу бәхәсләргә, фильмга, гомумән, татарның бүгенгесе хакында Нур Алиев язмаларында.
Скопировать ссылку
Татар интернетында “Зөләйха күзләрен ача” фильмы тирәсендә кискен бәхәсләр бара. Бу бәхәсләргә, фильмга, гомумән, татарның бүгенгесе хакында Нур Алиев язмаларында.
Беренче язма
Татар интернетында “Зөләйха күзләрен ача” фильмы тирәсендә кискен бәхәсләр бара. Бу текстны язу монда гауга уяту нияте түгел, ә үз фикеремне җиткерү.
Беренчедән, фильмга тулаем бәя бирү өчен аны алдан карап бетерергә кирәк! Китабы укылган булу тагын да яхшырак! Икенчедән, бу тарихи документаль фильм түгел, бу уйлап чыгарылган әдәби әсәр, фантазия, теләсәгез. Өченчедән, комментаторлар арасында баш рольне башкарган Чулпан Хамматовага ачулы уклар ату гомумән аңлашылмый! Янәсе ул татарча сөйләшми, христиан диненә күчкән, аны татар дип исәпләргә урын юк, өстәвенә ни өчен ул татар милләтен хурлаучы фильмда уйный дигән сораулар куела...
Нинди зәгыйф фикерләү!!! Кемнең нинди диндә, нинди телдә сөйләшүе – үз эше, үз кыйбласы! Конституция, закон тарафыннан бу чикләнми, ялгышмасам. Ким дигәндә, бу профессиональ мөнәсәбәт, бар роль – бар яраклы актер! Аннан, бу мантыйктан чыгып эш итсәк, бер генә татар кешесенә дә (Роза Хәйруллина, Илдар Хәйруллин һ.б. һ.б.) бу фильмда катнашырга ярамый димәк??? Татар милләтен хурлаучы фильм бит, янәсе?!
Карчык образына да тискәре фикерләр күп җыелды. Имеш, татар хатын кызы дөрес күрсәтелмәгән. Бу очракта Роза Хәйруллина шәп башкарган образны “татар әбие” итеп түгел, ә киленен яратмаган кайнана буларак кабул итергә кирәктер бәлки?! Ок, ә Мортаза кебекләр аз булганмы, бүген әзме? Татардан ямь күрмәгәнне, урыстан ямь күргәннәр юк дип уйлыйсызмы? Хәзерге гаиләләрдә дә мондый күренешләрне көн дә күреп торабыз, катнаш никахларның саны артып тора. Кайда соң монда хыянәт, кайда монда татарны хурлау? Гомумән, мондый фикерләрне татар халкының тарихын, милләтнең язмышын белмәгән, үткәннәре белән кызыксынмаган кешеләр генә яза аладыр. Әйтерсең лә, татарлар гел елмаеп, җырлашып-биешеп, Тямай-Грейларга сикереп, тәти генә чөкердәшеп яшәгән!
Мин рәхмәтле! Гүзәл Яхинага да, фильмны төшерүчеләргә дә, съёмкаларда катнашкан актёр-массовкага да зур рәхмәтле! Бу фильм – безгә, Татарстанга, татар халкына ИНДЕ зур мирас калдырган хезмәт! Кирәк, халкыбыз белән агарыныр өчен кирәк карарга бу киноны!
Икенче язма
Постларымның берсендә “Зөләйха...” чыгуы хакында мин рәхмәт сүзләремне белдергән идем: Яхинага, кино төшерүчеләргә, актерларга... Татарның бүгенге хәлен сукыр карчыкка тиңләдем! Фикеремнән баш тартмыйм!
Бу урында тагын бер кат ассызыклап куям – язуның сәбәбе экранизацияне, Яхинаны (автор буларак) яклау өчен түгел! Язманы игътибар белән укучылар минем тел төбемне, җиткерергә теләгән фикеремне аерым ачык аңладылар дип уйлыйм! Тик, комментаторлар арасында үзләре генә ишетергә теләгән урыннарны контексттан ертып алучылар да хайран булды, аеруча үзләрен “милләтпәрвәр”дип йөртүчеләр арасында. Ок!
Мин әдәбият белгече, кинокритик түгел, әсәрне ошады/ошамады дәрәҗәсендә генә бәяли алам. Тик үз фикереңне үз челтәр битеңдә җиткерү бүгенге көндә тыелмый бит, шулаймы? Кыска иттереп әйткәндә, урыны белән ошады, урыны белән юк, әмма китап/фильм мине битараф калдырмады, тагын бер кат уйланырга өндәде. Комментарий язучылар арасында – кайбер интеллигентлар, журналистлар - Гүзәл Яхинага, Чулпан Хаматовага “маңкорт”, “марҗа” (янәсе татар телен белми, чукынган, Мәскәү администрациясенә хезмәт итә) дигән тамга-ярлыклар тактылар. Язучы Вахит Имамов һәм башка критикларның мәкаләләрен каршы китерделәр. Кызык инде!)) Бу кешеләр миңа америка госдепы килбәтләрен хәтерләтте – икеле-өчле стандартлар! Алар тәкъдим иткән мантыйктан чыгып эш итсәк, татар телен белмәүчеләрне, мохиттән аерылучыларны без, бөек татарлар, “татар” дип исәпли алмыйбыз! Шулай килеп чыга...
Яхшы, шулай булгач, без Муса Җәлилнең кызыннан да, Акчуриннардан да, Мәрҗәни токымыннан да, Татарстанның халык һәм атказанган кешеләренән, аларның бала-оныкларыннан да баш тартырга тиешле булабызмы?? Узган елны кукуруз кырына төшеп утырган очкычның пилоты Дамир Юсуповны бөтен татар дөньясы белән күккә чөйдек! Туктагыз әле, “милләтпәрвар” иптәшләр! “Татар, татар, бу безнең баһадирыбыз, чын татарыбыз” дип күккә чөер алдыннан Дамирдан татар теле буенча имтихан алдыгызмы?.. Нишлисез сез??? Нигә татарны бүлгәлисез??? Нигә бу двойной стандартлар??? Татарны үз-үзеннән биздереп бетерәсез бит!!! Татар телен беләме ул, белмиме, алар барысы да безнекеләр, барысының да кан тамырларында татар ДНКсы!
Гузэл яхина язган эсэр буенча тошерелгэн фильм.Китабын укымадым.Ужасс.Гузэл кем син???
0
0
Без имени
0
0
Менэ дигэн, тарихи кино. Молодцылар!!! Татарнын гореф гадэтлэре киноларда, китапларда гына калып бара инде. Татарнын хэзергесе вакытта иле дэ ,дине дэ , дене дэ, теле дэ юкка чыгып бара .
Комментарийлар
0
0
бу татар киносы тугел, урыс киансы, шун,а аны карау, хэм тэнкитлэу - вакыт эрэм иту генэ
0
0
0
0
БЕЗ шундый инде. Үзебез утырган агач ботагын кисәбез дә,егылып төшкәч гәеплене эзли башлыйбыз.Бөек Тукаебыз яшәгән -Болгар кунакхәнәсен җимереп җир белән тигезләп куйдыкта тынычландык.Кем боерыгы белән эшләнгән- билгесез...Свияжскийларны төзәргә акча таптылар,ә Тукай яшәгән йортны җимереп ташладылар. Урыслар булып урыслар да-Это приступления века!-дип яздылар. Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллин:Биредә, каядыр якында Тукай җаны бәргәләнгәдер -дип язган иде.Бу сүзләр үзәк бәгергә үтеп керә торган итеп әйтелгән. Болгар кунакхәнәсен юк иткән кешеләр, юк итәргә юл куйган кешеләр тынычланмасыннар, качан да булса моңа әйләнеп кайтачаклар әле.Менә шундый инде без хөрмәтле милләттәшләр.Шуңа күрә,без шушы көнгә калдык.Телсез,илсезгә әйләнеп барабыз...
0
0
0
0
Гузэл яхина язган эсэр буенча тошерелгэн фильм.Китабын укымадым.Ужасс.Гузэл кем син???
0
0
0
0
Менэ дигэн, тарихи кино. Молодцылар!!! Татарнын гореф гадэтлэре киноларда, китапларда гына калып бара инде. Татарнын хэзергесе вакытта иле дэ ,дине дэ , дене дэ, теле дэ юкка чыгып бара .
0
0