16+

"Бәллүр каләм" җиңүчеләре бүләкләнде: "Журналистикада иң мөһиме – гуманизм"

Казанның “Пирамида” концертлар залында “Бәллүр каләм — 2022” журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. 25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә быел 1700ләп кеше катнашкан.

"Бәллүр каләм" җиңүчеләре бүләкләнде: "Журналистикада иң мөһиме – гуманизм"

Казанның “Пирамида” концертлар залында “Бәллүр каләм — 2022” журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. 25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә быел 1700ләп кеше катнашкан.

Иң элек тантанага килүчеләрне “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. “Һәр елның үз авырлыклары, югалтулары була. Шуңа да карамастан, безнең тармак өчен ел уңышлы булды. Бүген нәтиҗәләр ясыйбыз, иң талантлы, тырыш журналистларны тәбриклибез”, - диде ул.

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев журналистика өлкәсендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады. “Безнең һөнәрдә өскә омтылучы, яхшылыкны пропагандалаучы журналистлар да, аска тартучы журналистлар да бар. Ә биредә яктылык өләшүчеләр җыелган. Сүзегез һәрчак дөрес, гадел булсын. Остазыбыз Флорид Әгъзәмов әйтүенчә, журналистикада иң мөһиме – гуманизм, ягъни кешеләрне ярату. Әйдәгез, кешеләрне яратыйк, шушы кыен шартларда булдыра алганча ярдәм итик”, - диде Илшат Әминев.

Кунаклар арасында ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Мәскәү кунагы, “Беренче канал” алып баручысы Максим Шәрәфетдинов һәм башкалар бар иде. 

“Һәркемгә мәгълүм, журналистика – җәмгыятьнең стратегик, күпфункцияле институты. Сезнең кулда дөньяның иң көчле коралы – сүз. Сүз кешене канатландырырга да, кешелек дөньясының тарихын юкка чыгарырга да мөмкин. Сез республика тарихын алтын хәрефләр белән дөнья тарихына язасыз. Мин сезгә Татарстан журналистларына хас булган намуслы хезмәт, яхшы кәеф, якты идеяләр, көч-куәт телим. Җәмгыятьне борчыган сәламәтлек саклау, социаль яклау, балалар һәм ата-аналар темаларын игътибар белән яктыртканыгыз өчен аерым рәхмәт”, - диде Ләйлә Фазлыева. 

“Федераль каналда Казанга бәйле яңалыкларны сөйләгәндә, күз карашында ниндидер бер елмаю барлыкка килә. Башкалар моңа игътибар итмәсә дә, туган ягымда яшәүчеләр моны күрә һәм сизә. Казанда тәрбияләнеп үстем, шуңа да монда яшәүче һәркем миңа кадерле. Элек Казанда бергә эшләгән кайбер коллегаларым хәзер Мәскәүдә Федераль каналларда эшли. Үз илендә үзен тапкан, төрле дәрәҗәләргә ирешкән һөнәр ияләрен, чын мәгънәсендә, бәхетле дип саныйм. Һәркайда беренче булыгыз һәм Ватаныбызны бөтен дөньяга танытыгыз”, - диде Максим. Ул кайчандыр бергә эшләгән тележурналист Михаил Любимовны “Һөнәрендә иң яхшысы” номинациясендә бүләкләде. “Михаил һәрвакыт минем өчен ихлас, гадел алып баручы үрнәге булды”, - диде Максим. 

Профессор, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Гран-прига лаек булды. Аңа бәйгенең төп призы – автомобиль ачкычы тапшырылды.

“Бу югары бүләккә миннән дә лаеклырак кешеләр бар. Мин моны яхшы беләм. Бу бүләкне мин журналистларны әзерләүче укытучыларга, остазларыбызга булган бер ихтирам билгесе буларак кабул итәм. Моннан 20 еллап элек бу бүләкне остазым Флорид Әгъзәмов алган иде. Аның җиңүләрен кабатлавым белән бәхетлемен”, - диде Васил Гарифуллин. Ул әлеге бүләкнең көтелмәгән булуын әйтте. “Белгән булсам, галстук киеп килгән булыр идем. Бу карарны кабул иткән һәркемгә зур рәхмәт”, - диде профессор.

“Бәллүр каләм — 2022” журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе җиңүчеләре:

Гран-при иясе – профессор, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин
“Журналистикага тугрылык” номинациясе – Әскәр Сабиров (“Татарстан” журналы) һәм Инсаф Абдулла (“Яңа Гасыр” каналы)
“Мультимедияле редакция” номинациясе – “Ялкын” журналы һәм “Татарстан” ГТРК каналының яңалыклар хезмәте
“Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе” номинациясе – “Хезмәт” газетасы (Балтач) һәм “Казан утлары” журналы редакцияләре
“Һөнәрендә иң яхшысы” номинациясе – Михаил Любимов (“Яңа Гасыр” каналы, Гөлназ Шәйхи (“Татарлар” газетасы), Гөлнар Гарифуллина (“Татар-информ” агентлыгы)
“Ел фоторепортеры” номинациясе – Анна Арахамия (“Сөембикә” журналы)
“Ел телеоператоры” номинациясе – Андрей Корсинский (“Яңа Гасыр” каналы)
“Иң нәтиҗәле матбугат хезмәте” номинациясе – ТНГ-Группа матбугат хезмәте (Бөгелмә)
“Популяр блогер” номинациясе – “Шаян ТВ” телеканалы
“Туган тел” номинациясе – “Яңарыш” газетасы (Удмуртия Республикасы)

Барлык җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата премия, диплом һәм “Бәллүр каләм” сыны тапшырылды.

Моннан тыш, “Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын яктырткан” “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе, “Актаныш-информ” үзәге, “Россия Федерациясендә Фән һәм технология елын яктырткан” Бөгелмәнең “Геофизик Татарии” газетасы редакциясе, “Татарстан-24” каналы, “Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырткан” “Нократ” (Мамадыш) һәм “Сарман” газеталары редакцияләре махсус бүләк, ягъни смартфон белән бүләкләнде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading