16+

Блогер Айназ Габидуллина: “Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә” 

Кемдер пандемияне сүгә, ә кемдер үз файдасына куллану якларын таба. Бигрәк тә иҗат кешеләре сәхнәдән мәхрүм калганнан соң, тамашачылары белән Интернет аша якынаю юлын тапты. Берничә ай эчендә социаль челтәрдә язылучыларын арттырган, алай гына да түгел, үз проектын булдырып, даими рәвештә видеолар төшерә башлаган блогер Айназ Габидуллина белән “Шәһри Казан” корреспонденты да аралашып алды.

Блогер Айназ Габидуллина: “Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә” 

Кемдер пандемияне сүгә, ә кемдер үз файдасына куллану якларын таба. Бигрәк тә иҗат кешеләре сәхнәдән мәхрүм калганнан соң, тамашачылары белән Интернет аша якынаю юлын тапты. Берничә ай эчендә социаль челтәрдә язылучыларын арттырган, алай гына да түгел, үз проектын булдырып, даими рәвештә видеолар төшерә башлаган блогер Айназ Габидуллина белән “Шәһри Казан” корреспонденты да аралашып алды.

“Инстаграм”да Мөнирә апа маҗараларын карап баручылар өчен язма тагы да кызыклы булыр. Айназ, блогерлык эшенә керешкәнче,  никахлар теркәү белән шөгыльләнә торган булган.
- Элек миңа рус телендә генә тантаналар уздыру буенча мөрәҗәгать итәләр иде. Очрашулар вакытында сез икегез дә татар түгелме соң, әйдәгез инде татарча уздырыйк, дип алардан үтенә идем. Бер-ике парны шулай кире уйларга өндәгәнем бар. Хәзер инде, блогер буларак азмы-күпме танылу алгач, блогны татар телендә генә алып баргач, хәтта үзара русча сөйләшүчеләр дә теркәүне татарча уздыруны сорый башлады. Мин моңа чиксез куанам. Татарча күпкә җиңелрәк. Әти-әниләре, олы буын вәкилләре шундый куана.

- Хис - кичерешләрне белдерә башласаң, татарча сүзләр табып булмый, безнең телебез ул яктан ярлырак дигән сүз белән килешәсезме? Әллә бу кешенең сүз байлыгына бәйлеме?
- Әлбәттә, бу кешенең сүз байлыгына бәйле. Телебез ярлы дигән сүз белән килешмәс идем. Киресенчә, хис-кичерешләрне, табигать күренешләрен сурәтләү өчен төрле сурәтләү чаралары да күп. Телебез бик бай, матур ул яктан. Ә хәзерге заман жаргоны күбесенчә чит тел сүзләре, алынма сүзләр, урыс сүзләре булганлыктан, кешеләрнең бу стереотибы дип саныйм. Телебезне ярлы дип әйтә алмыйм.

- Ирегез Айдар да, сез дә пандемия вакытында блогерлык белән шөгыльләнә башладыгыз? Нинди максаттан башланган эш бу?
- Әйдә төшерик, танылыйк дигән максат булмады, очраклы рәвештә килеп чыкты. Без һәрвакыт шулай шаярабыз, күңел ачабыз, бер-беребезнең күңелен күрәбез. Сүзләр дә, җырлар да, нәрсә генә юк. Һәрвакыт кул астында камера гына булмый. Төшергәннәрне элек куярга Айдар рөхсәт бирми иде, бу юлы рөхсәт бирде. Иң беренче кыймыйча, сториска гына куйган идем. Авылда телефон тотмый. Телефон тота торган җиргә чыгып карасам, Инсаграм “шартлар” дәрәҗәгә җиткән. Бер-берсенә җибәргәннәр, постлар куйганнар. Бер минутлык кыска гына видео безне таныта башлады. “Авыл романы” дигән сериал төшерә башладык. Шуннан китте инде.

(Айдар белән әңгәмә: Мишәр егете видеолары белән танылган Айдар Габидуллин: "Әрсез мишәр егете образ гына, миндә мишәр каны юк")

- Хейтерларга мөнәсәбәтегез ничек? Кара исемлегегез еш тулыланамы?
- Хейтерларның нахак сүзләренә миндә, кызганычка каршы, иммунитет юк.  Бөтенесен исәпләп йөрим, чынлап шулаймы икән, дөрес эшләмәдемме икән дим. Кайвакыт аек акыл сигнал бирә инде, “Айназ, син нәрсә, моны я көнләшүче яза, я начар нияте булган кеше яза”, дип. Блокка тыгар дәрәҗәгә җиткергәннәре бар. Соңгы берничә видео астында беренче мәртәбә чын хейтер күрдем инде. Алар үзләре 755 кешегә язылган, үзләренең бер дусты да, фотолары да юк, исемнәре дә кызык кына инде. Алар сиңа яза-яза, пычрак ата да, аннан Инстаграмнан бөтенләй юкка чыга. Сүз көрәштереп, нәрсәдер исбатлаудан мәгънә күрмим. Пост астында комментарий икән, ул синең активлыкны арттыра гына. Шунысы яхшы. Шуңа күрә аларга да зур рәхмәт. Үсәргә телисең икән, синең яклы кешеләр дә артачак, сиңа каршылар да. Монардан качып котылып булмый.

- Мөнирә апа проекты ничек барлыкка килде?
- Анысы да очраклы. Миндә  шундый типажлы хатыннар гел кызыксыну уята иде. Һәрбер авылда шундый апа бардыр инде ул. Үзе идеаль, ә башкалар андый булмаган хатын турында видео төшереп, башка коймыйча, сториска гына куйдым. Күпләр бездә бар мондый апа, балачак, әниләр, әбиләр искә төшә дип язды. Хәзер мин ул образны тулырак ачып, тормышның авыр мизгелләрен дә күрсәтәсем, социаль проблемаларны да чагылдырасым килә.

- Сез "Әйтер сүз" проекты да алып барасыз. Гадәттә анда танылган кешеләр белән әңгәмәләр була. Гади кешеләр белән дә эшлисегез килмиме?
- Гади кешеләр белән дә эшлисем килә. Гади дип, танылмаган мәгънәсендә генә “гади”. Кеше гомерен коткаручы табиблар, “ашыгыч ярдәм”дә эшләүчеләр белән әңгәмә эшлисем, аларның хис-кичерешләрен күрсәтәсем килә. Укытучылар, гыйбрәтле язмышлар хакында да төшерер идем. Вакыт җитеп бетми. Ул проект минем ирем ярдәме белән генә гамәлгә ашырыла, аның өчен акча түләүче юк.
Проектны башлаганда максатым – артистларның ялтыравыклы якларыннан тыш, эчтәлекләрен күрсәтәсем килә иде. Шуңа да ул “Әйтер сүз” дип атала. Синең халыкка әйтер сүзең нинди? Үзеңнән соң нинди эз калдырырга телисең син. Шул хакта.

- Сезнеңчә, татартелле Интернетны үстерү өчен ниләр эшләп була?
- Беренче чиратта, үз блогыңны татарча гына алып барырга кирәк. Башка блогерларны, күп кенә артистларны карыйм да, алар 50:50  алып бара, яисә тулысынча русчага күчә. Мин аларны аңлап бетермим. Әгәр дә син җырчы икән, сиңа бит, нигездә, сине җырчы буларак танып-белүче кешеләр язылган. Алар арасында татар телен аңламаучылар 1 проценттыр инде. Җырларыңны тыңламый һәм аңламый торганнар. Ләкин алар хакына рус теленә күчү дөресме? Мин моны икейөзлелек дип саныйм. Нигә алайса татарча җырлыйсың, концертларыңны татарча бирәсең?

Аларның рус эстрадасына чыгарга мөмкинлекләре булса, телләрен җимереп, татарча сөйләп, ике минут та тормаслар иде. Зуррак акча, зуррак масштаблар артыннан китәрләр иде. Сыйфатлы контент бик аз. Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә.

- 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иттеләр. Шул рәвешле генә телне саклау мөмкин дип саныйсызмы, әллә инде ана телен югалмас өчен бу гына азмы?
- Бу рәвешле генә татар телен саклап калып булмый. Беренче чиратта, аң сорала. Кызганычка, аңлы рәвештә татар телен саклау буенча бик аз гаиләләр эшли. Татар теле ул гаиләдә башлана. Әйтик мәсәлән безнең 3 яшьлек кызыбыз бар. Аны урыслаштыру ике көнлек эш. Ике көн мин аның белән иртәдән кичкә кадәр русча сөйләшим ди, бетте - ул урыслаша. Иренмичә, көн саен йоклар алдыннан әкият сөйләргә, ул русчага күчә икән, татарча ул сүз болай була, кызым, дип аңлатырга кирәк. Кешеләр аннан: “ничек шулай татарча сөйләшә?” дип гаҗәпләнә. Иренмәгәнгә шулай. Иренмәгәнгә саклана татар теле.
Төркиягә барып, “Балык дәрьясы” дигән кибет исеме күргәч, минем күземә яшь тыгылды. Чөнки безнең бөтен Татарстанга бер “Балык дәрьясы” дигән кибет юк. Ул булмаячак та. Шул хәтле җан әрни. Татарстанга караганда, анда мин үземне татар дип күбрәк хис итәм. Татар телен саклау — һәрбер кешедән башлана. Елны “фәлән-фәлән елы” дип игълан итеп, ниндидер чаралар үткәреп кенә булмый. Милли үзаң булырга тиеш дип саныйм мин.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading