16+

Блогер Рамис Гыйльметдинов: "Видеолар өчен авылда миллион идея бар..."

Авылда якшәмбе көнне ял итәләрме? Кулыңны сындырсаң да, сыңар кулыңа чиләк тоттырып бакчага чыгарып җибәрәләр. Әле эшләмәс өчен кулын сындырган дип тә төрттереп куялар. Авыл ялкауларны яратмый шул. Бу көннәрдә ватсапта таралган шул хактагы видео шактый кешенең күңеленә хуш килде. Дөресе дә шул бит, ди видео авторы Рамис Гыйльметдинов.

Блогер Рамис Гыйльметдинов: "Видеолар өчен авылда миллион идея бар..."

Авылда якшәмбе көнне ял итәләрме? Кулыңны сындырсаң да, сыңар кулыңа чиләк тоттырып бакчага чыгарып җибәрәләр. Әле эшләмәс өчен кулын сындырган дип тә төрттереп куялар. Авыл ялкауларны яратмый шул. Бу көннәрдә ватсапта таралган шул хактагы видео шактый кешенең күңеленә хуш килде. Дөресе дә шул бит, ди видео авторы Рамис Гыйльметдинов.

“Татар кешесе көндәлеге” аккаунтын алып барган блогер яз көне дә бәрәңге утырту турында кызыклы видео төшереп көлдергән иде. Ул “гениальный идея” челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләргә бер пародия буларак язылгандыр инде. Әмма аны кулланып карарга була. Яз килми тормас, бәрәңге утыртыр алдыннан Рамисның идеясен истә тотыгыз әле, әмма бер шарт белән – син азакта калырга тиеш түгелсең.

Ни өченме? Чөнки бу пирамида. Иң аста булган кеше оттырырга да мөмкин. «Бәрәңге утыртырга мин үземнең бер дустымны чакырам. Ул үзенең дүрт дустын чакыра. Аның дүрт дусты дүртешәр дустын чакыра. Барысы бергә миңа көрәк тотып киләләр. Шулай күп булып җыелып, минем бәрәңгене тиз генә утыртып бетергәч, мин уеннан чыгам. Соңыннан мин чакырган дустыма бәрәңге утырталар. Аннары ул да уеннан чыга. Шулай итеп, бөтен Татарстанның бәрәңгесе утыртылып бетә». Соңыннан берүзең калмас өчен, тырыша-тырыша дүрт кеше табарга кирәк була инде. Бәрәңге алганда да әйбәт идея бу. 

- Ә видеолар төшерергә идеяне каян аласың? - дип сорыйм Рамистан.
- Аларны алдан уйлап куя торган гадәтем юк, барысы да тормыштан алынган. Фәкать юмор гына өстәп җибәрергә кирәк. Махсус уйлап төшергәннәренә караганда, андыйларны күбрәк яратып карыйлар. 

- Блогер булу авыр хезмәтме?
- Чын блогер булу өчен күп тырышырга кирәк. Сине көн дә күзәтмәсәләр, гел күз алларында тормасаң, югаласың, синең белән кызыксыну да бетә. Видеоларны эштән соң төшерергә тырышам. Халыкка кызык булгач, миңа да күңелле. Әле быел өйләндем. Әби дә бик мактый үземне. Мине карап барган танышлары, киявеңне күрдек, бик кызык кеше икән, дип әйтәләр ди. Видео төшергәнгә берсе дә бер сүз әйтми, хуплыйлар гына. Хатынны да, әбине дә, әниемне дә бик яратам. Активлыгым,  җор теллелегем - әнием тәрбиясе.

Мин Актаныш районының Күҗәкә авылында унбер балалы гаиләдә җиденче бала үстем. Күп балалы гаиләдә гел котыру, шаяру була бит инде. Каршыдагы әбигә кунакка ун оныгы кайта иде. Алар белән бергә ике йортта гына да егерме бала була иде. Бала вакыт бик күңелле узды. Әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Бәйрәм саен мине сәхнәгә чыгара иде. Биедем дә, җырладым да. Сәхнәдән куркырга кирәкми, дия иде. Видеолар төшерергә менә шул  да этәргеч булгандыр. Аларны мин башта бер дустыма гына җибәрә идем. Бактың исә ул үзенең дусларына җибәрә икән. Ютубка төшерә башла әле әйдә, ди ул бервакыт. Кем карасын инде аны, дигәч, дусларына җибәреп ятуын сөйләде. Алар да тагын яңа видео бармы дип сорыйлар икән. Ютубка төшереп куя башладым шуннан. Аннары инстаграмга күчтем. Мин аны “ялкау челтәр” дим. Ютубка кимендә унбиш минутлык видеоларны берәр атна төшерә идем. Ә инстаграмга бер минутлык та җитә, бик җайлы. 

- Шулай яратып төшергәч, авылны сагынасың бугай.
- Чаллыда яшибез. Әмма авылны бик яратам, анда видеоларны да рәхәтләнеп төшерәм. Миллион идея бар авылда, ишегалдына чыккан саен идея туа.

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??Эфэрин

    Мөһим

    loading