16+

Борщ ашарга ярыймы?

Ни гаҗәп, ЮНЕСКОның ризыклар, кухнялар исемлегендә Россия бөтенләй урын алмаган. Пилмән дә юк, аракысы да, коймагы да дигәндәй... Танымыйлармыни безне, әллә бу ризыкларны яратмыйлармы икән? Россиягә килүгә барыбер шулар белән сыйлыйбыз ич! Шуларның берсе белән сыйлагач, үзләренә рәхәт булып китә әле. Гаризаны үзебез бирмибез икән, үзләре безне кабул итәргә тиеш, югыйсә.

Украинаны яклау дәвам итә. Юллар, алымнар, ысуллар төрле. ЮНЕСКО дигән мәгълүм оешма әнә барыбызга да билгеле, барыбыз да яратып ашаган борщ дигән ашны Украинаның матди булмаган мәдәни мирасы итеп таныган. Аны ашарга мөмкин, әлбәттә, әмма бик сакланып кына, чөнки хәзер аны халыкара оешма саклый.

Әйе, ЮНЕСКОның мирас дип аталган исемлекләрендә төрле халыкларның милли ризыклары да бар икән. Татарстанның Изге Болгар җирлеге, Зөя шәһәрчеге һәм Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегендә булгач, без анда төрле биналар, тарихи корылмалар гына бар дип уйларга гадәтләнгән. Алай түгел икән. Ризык – шул ук мәдәни мирас дип, ЮНЕСКО 2001 елдан милли тәгамнарны да байлык итеп таный башлаган. Бүген исемлектә 500гә якын ризык бар. Ашауга бәйле төрле диеталар (әйтик, яшелчәләр, балык, зәйтүн мае һәм башкалар кушылмасы – Урта диңгез диетасы), француз, япон, мексика кухнялары да шул ук исемлеккә кертелгән. Хәтта теге яки бу ризыкны әзерләү ысуллары (рецептлар) да бар анда.

Ни гаҗәп, ЮНЕСКОның ризыклар, кухнялар исемлегендә Россия бөтенләй урын алмаган. Пилмән дә юк, аракысы да, коймагы да дигәндәй... Танымыйлармыни безне, әллә бу ризыкларны яратмыйлармы икән? Россиягә килүгә барыбер шулар белән сыйлыйбыз ич! Шуларның берсе белән сыйлагач, үзләренә рәхәт булып китә әле. Гаризаны үзебез бирмибез икән, үзләре безне кабул итәргә тиеш, югыйсә.

Борщтан кала тагын ниләр бар соң бу исемлектә? Әйтик, әрмән ләвәше. Әрмән халкының һәм иленең визит карточкасы шул икән. Әзәрбәйҗан далмасы – виноград яфракларына төрелгән фарш белән дөге дә шул ук исемлектә. Әзәриләрдә хәтта бу ризык хөрмәтенә фестивальләр уздырыла. Кемдер яраткан, кемгәдәр ошамаган төрек кәһвәсе белән корея кимчхисын да ЮНЕСКО яклый һәм саклый икән. Барыбыз да яраткан пылау да шунда. Үзбәкнеке түгел икән бит ул. Әлеге тәмле тәгамне V гасырда ук фарсылар пешергән. Бүгенге үзбәк һәм таҗик вариантлары ЮНЕСКО тарафыннан бердәй дип кабул ителгән.

Өчпочмак, бәлеш, чәкчәк... Матди булмаган мәдәни мирас итеп танылырлык бик тәмле ризыклар, шулай бит? Ләкин юк без анда. Тыйнакланабыздыр бәлки. Тыйнак бит без. Зур-зур бәлешләр пешереп, чәкчәкләр ясап Гиннеслар рекорды куйдык дип мактанабыз анысы. Тик ул китапны соңгы елларда күргән юк. Кергәнме без анда, юкмы – белмим. Таныйлармы безне, юкмы – белмим. Хәер, ризыкларыбыздан бигрәк, үзебезне сакларга кирәк әле. Татар булса, татар яшәсә, өчпочмак-бәлешләребез сакланыр да, булыр да, ашарбыз да.

ЮНЕСКОның “тәмле” исемлекләрендә, Россия белән берлектә, АКШ белән Бөекбритания дә юк. Бәлки милли ризыклары яки кухнялары юктыр? Әлбәттә, бар. Бәлки ризыклар белән вакланып тормаска булганнардыр. Ә менә Украинаны бу нисбәттән, ризыклар нисбәтеннән сакларга булганнар. Дәүләтенә дә, халкына да “куркыныч” яный бит, янәсе. Ә россиялеләр, америкалылар белән британиялеләрне әле сакларга кирәкми.

Ризыкларга бәйле дә сәяси уеннар бар. Монысын да беләбез хәзер.

Ә борщ? Ә борщ белән чыннан да сак булырга кирәк икән. Рецептына үзгәрешләр кертергә ярамый. Кертсәң дә, җиткерергә мөмкиннәр. ЮНЕСКОга...

Фото: https://masharyadom.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading