16+

Бостонда татар көйләрен уйнаучы Елена Кораблева: «Музыка иҗади, ирекле, интуитив шәхес булырга ярдәм итә»

Нью-Йорк, Бостон урамнарында татар «Әпипә»сен, «Каз канаты»н ишетүчеләр аптырап калмасын. Аларны Казан кызы Елена Кораблева уйный. Америка халкын ул шулай татар көйләре белән таныштыра.

Бостонда татар көйләрен уйнаучы Елена Кораблева: «Музыка иҗади, ирекле, интуитив шәхес булырга ярдәм итә»

Нью-Йорк, Бостон урамнарында татар «Әпипә»сен, «Каз канаты»н ишетүчеләр аптырап калмасын. Аларны Казан кызы Елена Кораблева уйный. Америка халкын ул шулай татар көйләре белән таныштыра.

Елена АКШның Бостон шәһәрендә яши. Кечкенәдән музыкага, аеруча виолончельгә гашыйк. Моннан ун ел элек, 2007 елда Америкага китә. Музыкаль карьера үсеше дә нәкъ шул вакытта башлана.

Еленаны Бостон консерваториясенә укырга алалар. Яшәү өчен саллы гына стипендия дә түләп торалар. Соңрак Елена Мичеган университетында да белем ала. Шул ук вакытта танылган музыкант Сурен Багратуниның ассистенты булып эшли башлый. Укуын тәмамлагач, янәдән Бостонга кайта.

Күптән түгел Елена дәрәҗәле «American Protege» бәйгесендә җиңү яулый. Әлеге җиңүе аңа Нью-Йорк шәһәрендә дебют концертлары белән чыгарга ярдәм итә. Ул шулай ук «The American Prize» бәйгесе финалисты да. 

Елена классик музыкант булуына карамастан, төрле жанрларда иҗат итә. Ул танылган музыкаль төркем – «2CELLOS» белән дә чыгыш ясый. Майклом Бубле, «Транс-Сибирский Оркестры» рок группасы белән дә уртак иҗади проектлары бар.

Казанда, Татарстанда тууы иҗатына да тәэсир итми калмый. Бүгенге көндә ул татар халык көйләренә нигезләнеп, төрле музыкаль композицияләр иҗат итә. Музыкасы төрле чорны колачлый: заманчадан алып барокко стиленә кадәр барып җитә.
Әлбәттә, яраткан инструменты – виолончель белән дә аерылмый. Яшь буынны шушы инструментны үзләштерергә өйрәтә.

– Минем дәресләр Америка балалары өчен уникаль, чөнки ул рус һәм америка виолончель мәктәбен берләштерә. Балаларга музыкаль образлар тудырырга өйрәтәм. Һәр балада музыкага сәләт бар, аны бары тик үстерә генә белергә кирәк. Ә иң мөһиме: дәресләр аша музыкага мәхәббәт тәрбияләү. Балаларга дәресләр арасында үзлегеннән дә эшләргә өйрәтәм. Музыка иҗади, ирекле, интуитив шәхес булырга ярдәм итә, – ди дәресләре турында Елена.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading