16+

Боз сөңгеләреннән штраф «тамчылый»

Казанда тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен предприятиеләр дә, торак идарәче компанияләре дә һәм һәр казанлы да үтәргә бурычлы.

Боз сөңгеләреннән штраф «тамчылый»

Казанда тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен предприятиеләр дә, торак идарәче компанияләре дә һәм һәр казанлы да үтәргә бурычлы.

Ләкин, “Агроторг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (“Пятерочка” универсамнары) белән “Тандер” акционерлык җәмгыяте (“Магнит” кибетләре) кагыйдә бозучылар исемлегеннән гомердә дә чыкмаслар ахырысы. Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сөйләгәнчә, алар үз территорияләрен җыештыру, түбәдән боз сөңгеләрен һәм кар төшерү мәсьәләсенә елның-елында җавапсыз карыйлар.
 
-Коммерция предприятиеләре боз сөңгеләрен һәм түбәдәге карны төшермичә үзләренә-үзләре зыян гына салалар, шул ук вакытта казанлылар иминлегенә дә хәвеф тудыралар. Машина төзеклеккә техник карау уза бит, корылма да тәртиптә булырга тиеш, - дип, докладчыны бүлдереп, үз мөнәсәбәтен әйтте мэр Илсур Метшин.

“Заречье”, “Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы”, “Вахитов районы идарәче компаниясе”, “Город”, “Жилище и комфорт”, “Слобода” идарәче компанияләре тарафыннан ишегалларын кардан тиешенчә җыештырмау очраклары теркәлгән.

-Урамнарны кардан чистарту буенча муниципаль килешүләр төзегән “Шәһәр күперләре”, “Горводзеленхоз”, “Шәһәрнең тышкы төзекләндерү”, “Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе” муниципаль унитар предприятиеләренә дә эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкармаганнары өчен беркетмәләр тутырылды, - диде Әлфир Шәмсетдинов.
“Казан” милли мәдәният үзәгенә, шулай ук Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы бюджет оешмаларына бер мәртәбә кисәтү ясалган.

Узган ел тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу фактларына 41,5 меңнән артык административ беркетмә тутырылган. Казанда 51 урында рөхсәтсез барлыкка китерелгән чүплек табылган, узган елның ахырына шуның 16сы бетерелгән. Әлфир Шәмсетдинов әйткәнчә, рөхсәтсез чүплекләр саны елдан-ел кими бара. Рөхсәтсез чүплекләр (полигоннар түгел) 2012 елда 190 урында барлыкка китерелгән булган. Бакчачылык ширкатләрендә, бистәләрдә һәм шәһәрнең эчке территориясендә яр буйларына чүп ташлаучыларга штрафлар зур.

Казан урамнарына һәм диварларга рөхсәтсез рәвештә реклама беркетергә ярамый. Үз белдегендә урнаштырылган 934 реклама конструкциясе сүтеп ташланган, 606 административ беркетмә тутырылган. Белдерүләрне, плакатларны һәм игъланнарны да теләсә кая ябыштырып йөрү рөхсәт ителми. 2017 елда шундый 787 һәвәскәр тотылган, узган ел андый очраклар 20 процентка кимрәк булган. Җир казу эшләренә рөхсәт ордеры алу зарур, узган ел үз белдегендә җир актарырга тотынган предприятиеләргә 193 штраф салынган. Казыган чокырыңны тиешенчә капламасаң, янә штраф. Төзелеш оешмасы эшләр башкарганда агачларны киссә, алар санын торгызырга ягъни яшь агачлар утыртырга тиеш. Әлеге таләпне үтәмәгән оешмаларга 21 административ беркетмә тутырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading